16+

Иң зур бүләк Азнакай артистларында

Халык театрларының «Идел-йорт» төбәкара фестивален елның елында һәвәскәр артистлар гына түгел, Казан тамашачысы да көтеп ала. Быелгы XXII фестиваль К.Тинчуринның 125 еллыгына багышланды. Шуңа күрә Туфан Миңнуллин, Рабит Батулла, Аяз Гыйләҗев, Антон Чехов, Гаяз Исхакый әсәрләре белән беррәттән, К.Тинчурин әсәрләре дә сәхнәгә менде. Фестивальнең колачы киң. Беренче турда 118 коллектив...

Иң зур бүләк Азнакай артистларында

Халык театрларының «Идел-йорт» төбәкара фестивален елның елында һәвәскәр артистлар гына түгел, Казан тамашачысы да көтеп ала. Быелгы XXII фестиваль К.Тинчуринның 125 еллыгына багышланды. Шуңа күрә Туфан Миңнуллин, Рабит Батулла, Аяз Гыйләҗев, Антон Чехов, Гаяз Исхакый әсәрләре белән беррәттән, К.Тинчурин әсәрләре дә сәхнәгә менде. Фестивальнең колачы киң. Беренче турда 118 коллектив...

Жюри әгъзаларына (жюри рәисе - ТР һәм РФнең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Әзһәр Шакиров; әгъзалары - Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының халык артисты Гөлсем Исәнгулова; драматург Хәбир Ибраһимов; режиссер, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Раушан Шәрипов; К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры рәссамы Сәйдәш Мөхәммәтшин) шуның кадәр эшне карап чыгып бәяләү җиңелләрдән булмагандыр.
9-24 ноябрьләрдә узган өченче тур Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында, Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия дәүләт театры сәхнәләрендә узды. Әлеге фестиваль кысаларында «Иделкәем» республика балалар һәм курчак театрлары коллективлары фестивале дә куәт алып килә. Быел «Иделкәем» фестиваленең йомгаклау чаралары 2-3 ноябрьдә Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда узды. Балалар театрлары коллективлары арасында беренчелекне яшелүзәнлеләр, ә курчак театрлары арасында Р.Батулланың «Албасты»сын куйган Актаныш районының Яңа Әлем «Серле дөнья» балалар театры яулады.
- Максатыбыз - татар халык театрларын җыйнау, туплау. Ара ераклыгына карамыйча, алар «Идел-йортка» тартылалар. Башкортстан, Чуашстан, Пермь крае, Мәскәү, Владимир һәм Владивостоктан да килеп кушылдылар. Шунысын әйтергә кирәк: татарча белмәгән балалар да (аларны мин урыслашкан дип әйтәм инде) татар театрына тартыла башладылар. Быел Владимирдан килеп «Беренче театр»ны рус телендә куйган коллектив әнә: «Икенче елга, бернигә карамыйча, татарча спектакль куячакбыз», - дип китте. Фестивальдә бер әйбергә - жюри әгъзаларына игътибар итәсебез бар: үзе пьесаны язып, ул спектакльне үзе куеп, үзе жюри әгъзасы булып утырудан арынырга кирәк. «Татар моңы»на үзенең укучысын алып килүчеләрне без инде жюридан читләштереп бетердек, - ди фестивальнең оештыру комитеты рәисе, мәдәният министрлыгының эшләр идарәчесе Кадрия Рәис кызы Идрисова.
Дүшәмбе көнне Камал театрында узган XXII «Идел-йорт» халык театрлары фестивален йомгаклау тантанасында сәхнәгә иң-иңнәр - I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган Әлмәт районының Яңа Кәшер мәдәният йорты халык театры, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы халык театры, 2 нче урынны яулаган Кукмара районының мәдәният йорты халык театры, Арча районының мәдәният йорты халык театры, III дәрәҗә лауреатлар - Башкортстан Республикасының Янавыл районы мәдәният йорты халык театры, Пермь краеның Барда районы Үрнәк халык театры режиссерлары, дипломатлар (Бөгелмә шәһәр татар мәдәни үзәгенең халык театры, Казанның Сәетгалиев исемендәге мәдәният сарае халык театры, Дүртөйле районының Мәләкәс халык театры, Баулы районының мәдәният йорты халык театры, Мамадыш районы мәдәният йорты халык театры, Балык Бистәсе мәдәният йорты халык театры, Мөслим районы мәдәният йорты халык театры, Актаныш районының Иске Корбаш авылы мәдәният йорты халык театры) күтәрелде.
Соңгы өч елда әлеге фестиваль эшендә катнашып килгән жюри рәисе Әзһәр Шакиров фестивальнең күтәрелеш алуын билгеләп үтте. Бу аны хәтта: «Чыннан да татар уянамы икән әллә?» - дигән фикергә килергә дә этәргән булып чыкты. Ул: «Чөнки татар театры булган һәр район, авыл, шәһәр татар барлыгын исбат итә. Әгәр дә шәһәрдә татар халык театры бар икән, халык шул театр янына туплана, шуның агымында яши башлый. Алар янында балалары йөри. Без халык театрларын Россия каршында күтәреп кенә татар милләтенә үзенең кем һәм ни өчен сакланып калырга тиеш икәнен исбатлыйбыз. Моның дәлилләре күп. Әгәр дә Владивостокта татар театры уйный икән, нигә әле без аның белән горурланмаска тиеш. Әлбәттә горурланабыз. Бу - милләтебез өчен иң кирәкле юлларның берсе», - дип, әлеге хәрәкәтнең башында торган Мәдәният министрлыгына, чын күңеленнән татар халык театрлары үссен, күтәрелсен дип йөрүче Кадрия Идрисовага һәм Камил Саттаровка рәхмәтләрен җиткерде. Тамаша башланганчы: «Татарда шундый бер әйбер бар: ул, урынны үзенә бирмәгәч, бөтен фестивальне юкка чыгарырга тели. Конкурста дус та юк, дошман да юк. «Безнең гәҗит»тә чыккан язманы күздә тотып әйтәм моны. Әмма тавыш куптаручының ул эше без караган спектакльләр арасында җиңеп чыга торган түгел иде. Күңелемдә әлеге кешеләргә үпкәләвем түгел, ничек телиләр - шулай язсыннар. Мин үз фикеремдә калам. Ә менә Барда белән Азнакай районы алып килгән, Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган музыкаль комедия, 45 артист, тере оркестрга кушылып җырлау - бүгенге заманда үзенә күрә бер зур сикереш», - дип, Әзһәр ага Гран-при тирәсендә купкан ыгы-зыгыга мөнәсәбәтен дә белдергән иде.
Тантанада Гөлфәния Шакирова (Мөслим) «Иң яхшы хатын-кыз роле»; Равил Фазылҗанов «Иң яхшы ир-ат роле» (Казан шәһәренең Сәетгалиев исемендәге халык театры режиссеры); Р.Батулланың «Кичер мине, әнкәй»ендә баш рольне башкарган Инсаф Шәрифуллин (Мамадыш) «Сәхнәдә уңышлы беренче адым»; ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Миргаяз Фәхриев (Баулы) «Яңа алым»; Рәсим Ямалтдинов (Башкортстан) «Иң яхшы сәхнә бизәлеше»; Флера Шәрипова (Бөгелмә) «Сәламәт яшәү рәвешен халыкка җиткергән өчен» дигән аерым номинацияләрдә билгеләнеп үттеләр.
Фестивальнең иң зур бүләге - автобусны ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин К.Тинчуринның «Казан сөлгесе»н куйган Азнакай халык театрына (режиссеры - Гата Ялалов) тапшырды. Моннан 40 ел элек Ульяновск шәһәрендә Россия күләмендә узган бәйгедә гран-при алган коллектив янә иң югары баскычка күтәрелде. Үзешчәннәрне тәбрикләргә Азнакай муниципаль хакимият районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, районның элеккеге башлыгы Әнәс Исхаков, Казандагы Азнакай якташлык җәмгыятенең рәисе Халисә Исмәгыйлевалар күтәрелде. Танылган җырчыбыз Зәйнәб Фәрхетдинованың чыгышы да якташлары хөрмәтенә иде.
Бүләкләүләрдән соң, сәхнәне гран-при ияләре - Азнакай халык театры үзешчәннәре тотты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading