16+

Җиңүчене машина көтә

Мәдәният министрлыгы, Традицион мәдәниятне үстерү үзәге оештырган балалар һәм яшүсмерләр театрларының республика буенча йомгаклау туры 2-3 ноябрьдә узачак. Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында үтәчәк әлеге конкурста ике көн эчендә ундүрт спектакль күрсәтелә. Анда республиканың дүрт төбәгеннән курчак театрлары да катнаша.

Ленин исемендәге мәдәният сараенда 9 ноябрьдән 21енә хәтле халык театрларының «Идел-йорт» фестивале үтә. Ул уникенче тапкыр оештырыла. Быелгысы К.Тинчуринның 125 еллыгына багышлана. Йомгаклау турында унбиш коллектив катнаша. Мәдәният министрлыгында үткән матбугат конференциясендә аппарат җитәкчесе Кадрия Идрисова әйтүенчә, фестивальдә катнашучыларның географиясе киңәйгән. Быел да Гран-при иясенә машина тапшырылачак.
Бу юлы Башкортстаннан ике коллектив һәм Пермь крае Барда районы халык театры катнашачак. Шулай ук республикабыздан өч рус коллективының чыгыш ясавы көтелә.
Жюри рәисе Әзһәр Шакиров: «Фестиваль зур әһәмияткә ия. Әгәр районда халык театры бар икән, аны сакларга һәм үстерергә кирәк. Һәр елны коллективларда үсеш сизелә. Талантлар бар. Алар арасыннан ике дәүләт театры барлыкка килде. Ни кызганыч, Гран-при алган кешеләрне телевидение күрсәтми. Театры булган халык кына яши», - дип белдерде ул.
Гран-прига лаек булган театр 10 декабрьдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үзләренең спектакльләрен күрсәтәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading