8-10 нчы ноябрь көннәрендә узган быелгы «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе иҗатчылар өчен чын әдәби мәктәпкә әйләнде. Әлеге сүзләрне һәр катнашучы дәлилли ала.
Мәктәп иҗат итү теләге булган һәркемгә ачык. Иҗат, әдәбият белән беррәттән әлеге урынның тагын бер тылсымлы сере бар. Бу – якын дуслар табу, очрашу урыны да. Иҗат мәктәбе 3 көн генә дәвам итүгә карамастан, программаның тулы һәм эчтәлекле булуы катнашучылар арасында да күзгә күренмәс, тик шактый сизелерлек элемтә тудырды.
«Көзге каршындагы кебек карашып, аңлашып яшәдек…»
Җылы мохит үзеннән үзе тумый, билгеле. Оештыручыларның тырышлыгы күренеп тора. Аларга «Акчарлаклар» исеменнән рәхмәт сүзен Актаныш кызы, «Поэзия» номинациясендә 1 нче урын яулаган Ләйлә Нуриева җиткерде:
«Оештыру эшләре бик авыр икәнен беләм, мондый күләмле бәйге булганда аеруча зур. Гадәттә, оештыручылар белән ничектер куркыбрак сөйләшәсең, ә «Иделем акчаралагы»нда алай түгел. Монда шундый җылы һәм рәхәт мохит, син хәтта үзеңнең бәйгедә икәнеңне дә онытасың. Һәм бу, әлбәттә, оештыручылардан тора. Мөгаен, аларның синең белән бер дулкында булуы, яшь аермасы күп булмавы да зур роль уйныйдыр. Нинди сорау белән дә килсәң дә, ярдәм кулын сузарга әзерләр.. Бәйгене шулай яхшы итеп оештырып, югары дәрәҗәдә үткәргәннәре өчен зур-зур рәхмәтләребезне җиткерәсе килә!»
«Иделем акчарлагы» бәйгесендә нинди эшләр башкарыла? Нәрсәләр эшләнә икән? Бәйгенең кураторы Фәйрүзә Мөхәммәтвәлиева белән шул хакта әңгәмә кордык.
«Бәйгене һәм иҗади мәктәпне оештыру – «Идел» яшьләр үзәге командасының зур хезмәте нәтиҗәсе. Үземнең вазыйфаларга килгәндә, алар киң спектрны колачлый: бәйгенең нигезләмәсен эшләү, яңалыклар кертү, аны тарату, PR-кампаниясен уздыру, пресс-релизлар язу, гаризалар һәм эшләрне кабул итү, үткән елдагы җиңүчеләрнең эшләрен редакцияләү, җыентык итеп бастыру, жюри әгъзалары, катнашучылар белән эшләү, элемтәдә булу, иганәчеләр эзләү, хәтта диплом, бүләкләрнең төсен, дизайнын сайлау һәм күп кенә күзгә күренми торган эшләр дә бар.
Бәйгенең төп өлеше булган иҗади мәктәп тә зур көч таләп итә. Без тәүлек буе яшь язучылар белән бергә, бер дулкында. Һәр катнашучы үзен иркен хис итсен, фикерләре һәм хисләре белән уртаклашсын, яңа белемнәр тупласын, үзләре кебек иҗатка гашыйк яшьләр белән танышсын, иҗади потенциалын ачсын өчен уңай мохит тудырырга тырышабыз,» — ди ул.
Ә быелгы «Иделем акчарлагы» алдагы еллардагыдан үзгәрәк. Ни өчен дисәгез, язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече, бәйгенең жюри әгъзасы Галимҗан Гыйльманов яшь иҗатчылар белән 3 көн дәвамында бергә яшәде. Әдәби мәктәп өчен бу зур яңалык булса, катнашучылар өчен менә дигән тәҗрибә алу мөмкинлеге булды ул! Көн дәвамында остаз янына килеп, аның белән күзгә күз сөйләшеп, үз иҗатың буенча да, ирекле темага да сөйләшеп булды. Язучы Галимҗан Гыйльманов «акчарлакларга» юл күрсәтеп, болай диде:
“Без бит көзге каршындагы кебек карашып, аңлашып яшәдек, эшләдек. Моннан соң мин сезнең барыгызны да күзәтәчәкмен, кирәк чакта ярдәм кулымны, алай гына да түгел, күңелемне, йөрәгемне сузачакмын... Сез дә мине югалтмагыз, языгыз, шалтыратыгыз, киңәш сорагыз... Яңа әсәрләрегезне уку миңа да рәхәтлек кенә бирәчәк...”
Җиңүчеләр күп, ләкин Гран-при кемнеке соң?
Тагын бер яңалык: быел Гран-прига ике яшь язучы лаек булды. Алар – Эльвина Миңнуллина («Поэзия») һәм Фирүзә Бикбаева («Проза»). Үзенең хис-кичерешләре белән Фирүзә Бикбаева бүлеште:
«Иделем акчарлагы» бәйгесендә Гран-при алу минем өчен көтелмәгән хәл булды. Хәтта бер мәлгә өнсез калдым. Үз көчемнән юкка шикләнгәнмен икән дигән нәтиҗәгә килдем. Һәр юл, һәр сүз, һәр идея – ул минем хезмәтемнең нәтиҗәсе бит. Шул ук вакытта җиңү минем өчен шәхси казаныш кына түгел, ә илһам чыганагы да булды. Хезмәт җимешем башка кешеләрнең йөрәкләрендә яңгыраш тапты, һәм бу минем өчен бик мөһим. Хис-кичерешләр арасында шулай ук җиңелчә борчылу да бар: алга таба нишләргә? Жюри һәм укучыларның ышанычын ничек акларга? Ләкин нәкъ менә шушы билгесезлек мине яңа эзләнүләргә, иҗатка этәрә дә.”
2024 ел «Иделем акчарлагы»на үзгәрешләр алып килде дисәк тә ялгыш булмас. Бәйге канатларын республикабыз эчендә генә җәеп калмыйча, Мәскәү, Ижау һәм хәтта Казахстанга кадәр дә барып җитте. Дөресрәге, чит төбәкләрдә яшәп тә татар телендә иҗат итүче яшь язучыларны берләштерде. Әдәби мәктәпнең әһәмиятле ягы да шунда бит: бер казанда илһамланып кына калмыйча, киләчәктә иҗат ичкынын сүндермәүдә.
«Иделем акчарлагы – 2024» бәйгесенең җиңүчеләре:
«Поэзия» номинациясе:
Гран-при – Эльвина Миңнуллина (Арча шәһәре)
«Проза» номинациясе:
Гран-при – Фирүзә Бикбаева (Саба районы)
«Поэзия» номинациясе:
14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге авторлар:
1 урын – Ләйлә Нуриева (Актаныш районы)
2 урын – Камилә Әхмәдиева (Балык Бистәсе районы)
3 урын – Хәнифә Халикова (Лаеш районы)
19 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге авторлар:
1 урын – Зөһрә Рамазанова (Балтач районы)
2 урын – Рамазан Рахимҗанов (Әлмәт шәһәре)
3 урын – Мадияр Насыров (Казахстан, Семей шәһәре)
«Проза» номинациясе:
14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге авторлар:
1 урын – Азалия Халикова (Казан шәһәре)
2 урын – Исламия Халикова (Лаеш районы)
2 урын – Таңчулпан Гыйлаҗева (Теләче районы)
3 урын – Фирүзә Ибраһимова (Яңа Чишмә районы)
3 урын – Язилә Мозаффарова (Казан шәһәре)
19 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге авторлар:
1 урын – Динә Сабирҗанова (Чувашия Республикасы)
2 урын – Гөлфия Галәветдинова (Арча районы)
3 урын – Лилия Галиуллина (Самара өлкәсе)
3 урын – Шамил Тимиров (Мәскәү өлкәсе)
«Драма» номинациясе:
2 урын – Индира Габдуллина (Казан шәһәре)
Кызыксындыру бүләге – Илсур Мифтахов (Әлмәт районы)
ТаңЧулпан
Комментарийлар