16+

Кайсы өлкәдә үзмәшгульләр саны арткан?

Эшмәкәрләр саны арта. Бу хакта матбугат очрашуында җиткерделәр.

Эшмәкәрләр саны арта. Бу хакта матбугат очрашуында җиткерделәр.

Үз эшен башлап, үзмәшгульлек тармагына кереп китүчеләр саны 352,7 мең кешегә җиткән. Моннан тыш, кече һәм урта эшмәкәрлек саны да арткан, бүгенге көндә андыйлар 176,9 мең кеше исәпләнә. Кул кушырып утырырга яратмаучы актив кешеләр, үз көннәрен үзләре күрә. Алар - IT, эшкәртү оешмалары, туризм, логистика, кунакханә, сәүдә, фәнни-техник һәм башка өлкәләрдә үзләрен сынап карый. 

Татарстан Республикасының икътисад министрының беренче урынбасары, Эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова әйтүенчә, агымдагы елның 10 аенда илкүләм проектлар нигезендә кече һәм урта эшмәкәрлек бар яктан да ныклы үсеш алган. Бизнесны тагын да киңәйтү максатыннан 2,7 мең кредит рәсмиләштерелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading