16+

“Илһам алам күңел чишмәсеннән”

Арча районы Үзәк китапханәсендә Гариф Ахунов исемендәге премия тапшыру тантанасы узды. Әлеге чара бары ике елга бер үткәрелүенә карамастан, һәрчак җылы очрашуларга һәм күңелле мизгелләргә бай. Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты Гариф Ахунов исемендәге әдәби премия 2009 елдан башлап Арча муниципаль районында булдырылды.

“Илһам алам күңел чишмәсеннән”

Арча районы Үзәк китапханәсендә Гариф Ахунов исемендәге премия тапшыру тантанасы узды. Әлеге чара бары ике елга бер үткәрелүенә карамастан, һәрчак җылы очрашуларга һәм күңелле мизгелләргә бай. Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты Гариф Ахунов исемендәге әдәби премия 2009 елдан башлап Арча муниципаль районында булдырылды.

Премия 35 яшькә кадәрге яшьләргә әдәбиятта, сәнгатьтә ирешкән уңышлары өчен бирелә һәм быел 12 нче тапкыр уздырыла.
Кунакларны һәм кичәдә катнашучыларны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Вафина сәламләде. Чыгышында якын киләчәктә олуг әдип хөрмәтенә махсус музей-йорт булдыру хыялы чынга ашачагын белдерде. Чарада шулай ук Казаннан да кунаклар катнашты: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, шагыйрь Рәмис Аймәт, Гариф Ахуновның кызы, М. Горький  һәм С. Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Г. Ахунов исемендәге берләшмә җитәкчесе Наилә Ахунова, әлеге берләшмә әгъзасы, шагыйрә, музыкант Камилә Латыйпова һәм Россия кинематографлар берлеге әгъзасы Андрей Абдракипов. 
Гариф Ахунов исемен мәңгеләштерүдә зур өлешен керткән, аның якты истәлеген халыкка җиткерүгә бар көчен куйган Наилә Гарифҗан кызы әтисен онытмаулары, һәрчак шулай зурлап искә алулары өчен рәхмәтен белдерде. Ул һәрвакыт Арча районының көтеп алынган кунагы, үзе дә: “Арча төбәге минем өчен шуның кадәр якын һәм үз. Мин бирегә туган ягыма кайткандай булам,” – ди. Наилә ханым әтисе турында истәлекләр белән бүлеште, китапханәгә үзенең һәм ире, танылган балалар шагыйре, тәрҗемәче Борис Вайнерның яңа китапларын бүләк итте. 
Рәмис Аймәт шулай ук әдип турында җылы истәлекләрен сөйләде, аның белән якыннан таныш булуы белән чиксез горурлануын белдерде. Гариф Ахунов язучы гына түгел, җәмәгать эшлеклесе дә булуын искәртте. Гариф ага сүзләреннән: “Мин, Рәмис, иртәнге 5тән 11гә кадәр иҗат белән шөгыльләнсәм, калган вакытым җәмәгать эшләрендә үтә инде”. Рәмис Аймәт тә тамашачыга шигырьләрен укыды һәм китапханәгә җыентыгын бүләк итте.
Чара барышында әдипнең тормыш юлы, иҗат өлкәсеннән мәгълуматлар хәтердә яңартылды. Аның “Хәзинә” романы буенча төшерелгән нәфис фильмнан өзекләр күрсәтелде.
Очрашу алдыннан кунаклар әдипне искә алып бюстына чәчәкләр куйсалар, соңыннан районның әдәбият һәм сәнгать музее белән таныштылар.
Кунаклар белән танышу тәмамланганнан соң, дулкынландырыгыч өлеш – бүләкләү тантанасы башланып китте. Бу елны катнашучылар дүрт номинациядә көч сынашты: поэзия, публицистика, проза. Түбәндәге нәтиҗәләр билгеле булды. 
Шигърият номинациясе
II дәрәҗә лауреат –Зилә Габдрахманова. Арча районы Наласа урта гомуми белем мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы;
III дәрәҗә лауреат –Айгөл Хәбибрахманова. Арча районы Илдус авылы, Яшел Үзән медицина училищесының фельдшерлык факультетының икенче курсы студенты.
Проза номинациясе
II дәрәҗә лауреат – Ләйсән Галәветдинова. Арча районы Шушмабаш авылы, шәхси газеталар редакциясендә бүлек мөхәрире;
II дәрәҗә лауреат – Азалия Сабитова. Арча районы Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.
Публицистика номинациясе
I дәрәҗә лауреат – Әнвәр Мөхетдинов. Арча районы Наласа урта гомуми белем мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы;
II дәрәҗә лауреат – Ләйлә Хәкимова. Арча шәһәре, район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе;
II дәрәҗә лауреат – Адилә Галимҗанова. Арча районы Лесхоз урта гомуми белем мәктәбенең 11 нчы сыйныф укучысы;
III дәрәҗә лауреат – Айгөл Фәттахова. Арча районы Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы.
Бу премияне язучылар кулыннан алу яшь талантлар өчен үзе дәрәҗә. Бүләкләү тантанасы җырлы-шигырьле чыгышлар белән аралашып барды.
Гариф Ахунов кебек бөек кешеләр эзләреннән баручы яшьләребезне барлый, таный белергә кирәк. Яшь буын арасында мондый талантлар булуы зур бәхет! Үземә килгәндә, мин дә бүгеннән Гариф Ахунов премиясе лауреаты исемен йөртәм.  Мондый шәхесләр белән очрашып сөйләшү – үзе бер бәхет!

Айгөл Фәттахова

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X