16+

Илгизәр Хәсәнов: «Тәүлек буе эшләргә әзер»

Артист тамашачыны образлары аша үзенең ихласлыгына ышандырырга тиеш. Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәнов әнә шундыйлардан. Ул һәр образының нечкәлеген тоя белә.

Илгизәр Хәсәнов: «Тәүлек буе эшләргә әзер»

Артист тамашачыны образлары аша үзенең ихласлыгына ышандырырга тиеш. Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәнов әнә шундыйлардан. Ул һәр образының нечкәлеген тоя белә.

«Әллә язмыш, әллә ялгыш» спектаклендә - Әмир Якупович, «Гайфи бабай, өйлән давай!»да - Саттар, «Төн яна учакта»да - Шакир, «Ефәк баулы былбыл кош»та - Әдһәм, «Эх, алмагачлары!»нда - Хәйбуш һ.б. образларга җан өргән артист ул. «Бибинур» фильмында Уполномоченный булып уйнады. Ул образларының эчке дөньясын ачып бирә. Аның һәр роле тормышчан. Илгизәрнең тискәре рольләре дә нәфрәт уятмый. Артист аларның да уңай якларын таба белә. Драмада да, комедиядә күбесенчә икенче пландагы ирләр ролендә уйнарга туры килде аңа. Хыялсыз кеше - канатсыз кош дигәндәй, артистның әле күңел түрендә йөрткән, уйнарга хыялланган рольләре дә бардыр. Шушы көннәрдә ул үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 37 ел гомерен Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына багышлаган Илгизәр Хәсәнов бүгенге көндә үзе өлкәннәр сафында.

- Гомер узган саен, рольләргә җаваплырак карыйсың, әйбәтрәк итеп уйныйсы килә. Ә инде уйналган кадәреннән канәгать булып яшисең. Авырганда, югары температура белән дә сәхнәгә чыккан чаклар була, - ди артист.

Аның турында хезмәттәшләре дә ихтирам белән сөйли.

Исламия Мәхмүтова, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:
- Илгизәр студент чагыннан бирле театрда. Ул бик итагатьле, намуслы кеше. Үзенең ролен җиренә җиткереп эшли. Шаянлыгы белән дә аерылып тора. Аның педагоглык сәләте дә бар. Мәктәптә театр серләренә өйрәтә.

Люция Галләмова, Татарстанның атказанган артисты:
- Артист кешедә 10 процент талант булса, 90 проценты - тырышлык, диләр. Илгизәрдә талант та, тырышлык та бар. Без аның белән театр училищесында бергә укыдык. Театрга мәхәббәте көчле булгангадыр, һәрвакыт тырыш булды. Ул рольләрне бик тиз ятлый. Тимер Зиннуров безнең арадан киткәч, өч көн эчендә аның ролен ятларга өлгерде. Ул хезмәттәшләрен бик хөрмәт итә.

Нуретдин Нәҗмиев, Татарстанның халык артисты:
- Илгизәр беренче мәртәбә сәхнәдә Хыянәтче ролендә минем улым булып уйнады. Аннан соң да партнерлар булырга туры килде. Режиссер роль бирсә, тәүлек буе эшләргә әзер. Ул кешелекле дә, ышанычлы да. Аның белән разведкага барырга була.

Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артисты:
- Ул шундый нечкә күңелле кеше. Аның эчке сиземләве көчле. Партнерына карата бик игътибарлы. Без аның белән «Төн яна учакта» спектаклендә бергә уйнадык. Ролен камилләштерү өчен, һәрвакыт партнеры белән киңәшләшеп тора. Илгизәр абый рәсемнәр ясарга да бик оста. Табигать күренешләрен бик матур сурәтли. Чиста, саф күңелле булганга, аны хатын-кызларыбыз бик хөрмәт итә.

Зөфәр Харисов, Татарстанның халык артисты:
- Илгизәр белән безнең студент елларындагы дуслык бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Ул эчкерсез, риясыз дус. Гаиләләребез белән дә аралашып яшибез. Бакчасында да ул рәссам күзлегеннән карап эш итә. Әйбәт гаилә башлыгы. Үз эшенә килгәндә, бик таләпчән, театрга баш-аягы белән кереп чумган артист.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading