Илсөя БӘДРЕТДИНОВА татар эстрадасына бер талпынуда килеп кергән кеше түгел. Ябык тәрәзә-ишекләр тарихы аңа якыннан таныш. Җырчы кыз ул яктан продюсеры, ире Илфак Шиһапов белән берлектә, үз аудиториясен чын мәгънәсендә үзе булдырды. Кемдер «бунтарь», «агрессив» дип акрынлап ияләшсә, кемдер бер тында да кабул итте аны – бәрәч, бездә дә турыдан...
Скопировать ссылку
Илсөя БӘДРЕТДИНОВА татар эстрадасына бер талпынуда килеп кергән кеше түгел. Ябык тәрәзә-ишекләр тарихы аңа якыннан таныш. Җырчы кыз ул яктан продюсеры, ире Илфак Шиһапов белән берлектә, үз аудиториясен чын мәгънәсендә үзе булдырды. Кемдер «бунтарь», «агрессив» дип акрынлап ияләшсә, кемдер бер тында да кабул итте аны – бәрәч, бездә дә турыдан...
Күрешеп сөйләшкәч, Илсөяне башка яктан да ачтым мин – юмор хисле, төгәл, гади булуы өстенә, анда «сорви голова»лык та мулдан икән. Ул сыйфатны еллар да, Илфак та җиңә алмаган...
– Илсөя, башта иң кызыксындырган сорауны бирим әле. Өйдә дә, эштә дә, иҗатта да бергә – туймыйсыңмы Илфактан? Мин, тәртәгә юри булса да тибеп, сиңа буйсынмыйм, башка төрле җырларга күчәм, дияр идем... – И-и, әйтмимме соң инде! Ул вакытта Илфак мине бер җавапта ук урыныма утырта – син теләгән җырлар белән генә ерак китеп булса икән, әнисе... Аннан, мин үземне бервакытта да җырчыга санамадым – мин җыр сөйләүче генә. Илфакка кадәр мин гадәти җырлар җырлап йөри идем үзе. Әмма гел: «Ник ырылдыйсың син?» – дип әйтүчеләр табыла торды. Тавышның шундый үзенчәлегедер инде – мин аннан котыла алмыйм. Шуңа да Илфак мине сәяси мәсләккә кертеп җибәргәч, тавыш үз киңлегенә чыкты кебек. Гомумән, иҗат мәсьәләсендә Илфак берничә елга алдан күзаллап куярга сәләтле кеше. Аның зирәклеге күбрәк булгач, ник буйсынмыйм ди мин аңа?! Аннан, гел бергә кебек тоелсак та, берегешеп утырган юк – ул үз эше белән чаба, мин үземнеке белән мәшгуль.
– 13 ел бергә яшисез, Илфак белән яшь аермагыз да шуның кадәр дип беләм. Үлеп гашыйк булу тарихына тукталасы килә... – Безнең гөпелт кабынган хисләр булмады кебек – бөтенесе дә үз вакыты белән. Лениногорскида (Илфак та, Илсөя дә әлеге районнан. –Г.Җ.) Илфак туплаган кечкенә генә төркем белән чыгыш ясап йөрибез. Ул вакытта «Илфак абый» дип дәшәм, ниндидер хисләр турында башка да керткән юк. Шулай берчак концерттан соң ике машинага төялеп кайтырга җыенабыз. Минем бер пакет-сумка әйберем клубта калган булып чыкты. Илфак яныннан машинадан төшеп, клубка кереп киттем. Мин чыгышка Илфак утырган машина кузгалган иде, тегеләрнең фара утлары гына күренеп калды. Көтеп торган икенче машинага утырырга туры килде, юл буе үз-үземә урын таба алмый кайттым. Их, мәйтәм, шушы пакет аркасында... Илфак та юл буе шулай газапланган икән. Икенче көнне күрешкәч, аңлашканыбызны сизми дә калдык.
– Илфакның инде моңа кадәр гаиләсе, ике бала тәрбияләү буенча тәҗрибәсе бар иде. – Әйе, әмма без очрашып йөри башлаганда алар хатыны белән аерылышу карарына килгән иде инде. Хатыны белән күрешеп сөйләштек, аңлаштык. «Илфакның холкына ничек чыдарсың инде, бала», – диде. Бүгенге көнгә кадәр аралашып торабыз. Ул хәтта: «Илсөя булмаса, балаларымны укыта алмаган булыр идем», – дигән. Мин Илфакның ике баласын да баштан ук якын иттем. Нариман тугач та, Илфакның кызы карашты. Балаларының икесенә дә югары белем алырга булыштык.
Комментарийлар