16+

Изгелек җирдә ятмас

Мин кергәндә Ләйлә ханым эш өстәлен тутырып кәнфит, печенье ише тәм-томнарны җәеп салган иде. Юк-юк, чәйләп утыруы түгел. Киресенчә, чәй эчү түгел, хәтта күрше бүлмәгә чыгып керергә дә вакыты юк чагына туры килдем. Кечкенә капчыкларга саный-саный күчтәнәч тутырып ятуы. Актүбә картлар йортына концерт белән барырга җыенганнар икән дә: «Ничек инде...

Изгелек җирдә ятмас

Мин кергәндә Ләйлә ханым эш өстәлен тутырып кәнфит, печенье ише тәм-томнарны җәеп салган иде. Юк-юк, чәйләп утыруы түгел. Киресенчә, чәй эчү түгел, хәтта күрше бүлмәгә чыгып керергә дә вакыты юк чагына туры килдем. Кечкенә капчыкларга саный-саный күчтәнәч тутырып ятуы. Актүбә картлар йортына концерт белән барырга җыенганнар икән дә: «Ничек инде...

Рәхмәт яугыры, «Чатыртау» сәүдә үзәге директоры Руслан Әсләм улы Шакиров: «Берничә хатын-кыз килегез дә, кибеттән нәрсә аласыгыз килә, барысын да җыегыз», - дигән. Исәпләве буенча, бер генә кеше дә өлешсез, күчтәнәчсез калырга тиеш түгел. Ләйлә Карамованың (рәсемдә уртада) Актүбә инвалидлар җәмгыяте рәисе булып эшли башлавына нибары бер ел. Әмма шул кыска гына вакыт эчендә дә инвалидларның күңелләренә ачкыч табарга, аларның серләре сыярлык үз кеше булырга өлгергән.
- Кайберләре, йомышлары төшеп, төн уртасында да шалтырата кайчагында. Сүзем юк, кеше сиңа ышана икән, бу миңа нәрсәгә караганда да кыйммәтрәк, - ди ул. Актүбә бистәсе җитәкчесе Роза Алмаз кызы Галиева белән бергәләп, Гагарин исемендәге мәдәният йортында эшмәкәрләр, җитәкчеләр катнашында, «Шәфкатьлелек марафоны» да үткәргәннәр. Барлыгы 44 мең сумга якын акча кергән. Роза Алмаз кызы белән янә киңәшләшкәннән соң, әлеге акчаны мохтаҗларга, авыру балаларга бүлеп бирергә булганнар. 14 мең тирәсе Инвалидлар җәмгыяте файдасына да калган әле. Әлеге эш белән канатланган Ләйлә ханым «Хәйрия» ансамбле дә оештырып җибәрә. Бусын да авыр язмышка дучар булганнарның азмы-күпме күңелләрен күтәрер, тоташ «соры» булып тоелган көннәренә ямь бирер өчен эшли ул. Ә бит араларында Башкортстан ягыннан күченеп кайткан ирле-хатынлы Гүзәл Ильясова белән Валера Зиннәтуллин, Илдус Кашапов, Гөлнара Хәбибуллина, Зөлфия Әхмәдишина кебек баян, курай, думбра, сыбызгы кебек 9-10ар уен коралында уйнаучылар да, җырга һәвәсләр дә юк түгел. Һәркайсы талант иясе. Шулай барлый торгач, 9 кешелек төркем туплана. Араларында төрлесе бар. Күрмәүчеләрен сәхнәгә җитәкләп чыгаралар, җитәкләп алып кереп китәләр. Укытучылар, бакча хезмәткәрләре бик теләп ярдәмгә килә үзләренә.
- Нәфисә Хәсәншинага үзем ияреп чыгам. Тотып тормасаң, башы артка китә. Ә сез аның ничек итеп җырлаганын белсәгез икән?! Баянчыбыз Мәгъсүт Ибраһимов та профессионаллардан ким түгел, - ди Ләйлә ханым, үзенең артистлары белән горурланып.
Концертлар белән Азнакай районы авылларында йөреп чыкканнан соң, Лениногорск шәһәрендә, Бөгелмә районының Кодаш, Әлмәт районының Тайсуган һәм Бишмунча авылларында, Мөслим районының картлар йортында, Тугаш һәм Олы Чакмак кебек авылларында да булганнар. Барлыгы 30га якын концерт куелган. Моның түләүсез, хәйрия концертлары булуын да ассызыклау кирәктер. Әле күптән түгел генә, «Азнакайнефть» идарәсе ярдәме белән аппаратура да алгач, эшләре гомумән хутка киткән.
- Шәхсән үзем өчен иң авыр концерт Яңа Карамалыда булды. Чөнки бер көнне әнкәемнең 40ын үткәрдек, икенче көнне концерт булды, - ди ул.
Шуңа күрә әлеге чыгышларын «Әнкәм истәлегенә» дип атыйлар да. Концертны тоташтырып торган канва кебек, кич буе Ләйлә ханымның үзе язган шигырьләре яңгырый.
Җыр-моңга тартылган инвалидларын читтән килгән концертлардан да калдырмый Ләйлә Миргалим кызы. Данир Сабиров, Ринат Рәхмәтуллин концертларына да чарасын-әмәлен табып, рәт тутырып алып барып утырта үзләрен. Әле менә инвалидлар өчен генә дип Фирдүс Тямаев киләчәк ди. Инвалидларын «Шәһри Казан» газетасына яздыруны да, һич авырыксынмыйча, үз өстенә алды Ләйлә ханым. Аның турында язуымның төп сәбәбе дә әле бу түгел. Мине иң гаҗәпкә калдырганы - Ләйлә ханымның инвалидлар җәмгыятенә үзе теләп, үз инициативасы белән килүе булды. Баксаң, моңа җитди сәбәпләр дә булган икән. Чөнки үзенең дә 22 яшьлек улы инвалид. Аларның проблемаларын кешедән сорыйсы түгел.
- Концертлардан соң, менә аз булса да сезгә күчтәнәч дип, сәхнә артына менүчеләр дә була. Ихластан эшләгәннәре күренеп тора. Кеше хакына бервакытта да кызыкканым булмады. Мин аларны барысының күз алдында шунда ук бүлеп бирәм. Безнең участокта 630лап инвалид бар. Алар өчен эшлисе дә эшлисе әле. Бистә җитәкчесе Роза Алмазовна да ярдәменнән ташламый. Кайчагында төрле чараларга 30ар кеше чыгып китәбез. Автобус белән дә проблема булганы юк. «Спутник» такси җәмгыяте җитәкчесе Рамил Рәис улы Шәйхелисламов, бернинди хатсыз-нисез, 10-11 мәртәбә машина бирде. Безгә ярдәм иткән башка эшмәкәрләрнең дә эшләре уң булсын, дип телибез. «Кызылъяр» кибетләре челтәренең директоры Сирень Шәмгун улы Хафизов, 3 инвалидыбызны Әлмәтнең иң затлы кибетенә алып барып, һәрберсен 20шәр меңгә киендереп кайтарды, бер инвалидның өен ремонтларга ярдәм итте. Ничек рәхмәтле булмыйсың аларга, - ди Ләйлә ханым.
Кечелек итсәң, олылык табарсың, дибез. Шундый ихлас кешеләрне күргәч, моңа кабат- кабат инанасың. Ләйлә ханым үзе дә шуларның берсе ләбаса!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading