Спектакль япон драматургы, сценаристы һәм режиссеры Коки Митаниның “Көлү академиясе” комедиясе буенча эшләнгән. “Көл” исеме ике төрле мәгънәне аңлатса да, Камал театры режиссерлары аны “Пепел” дип тәрҗемә иткәннәр, ягъни шундый төсмер бирергә теләгәннәр.
- Барлык артистлар да, Фәрит Рәфкат улы да (Бикчәнтәев – Ред.) ни өчен сезонны 9 сентябрьдә ачарга сорыйсың дип кызыксыналар. Чыннан да, сезонны иртәрәк башлап җибәрергә кирәк, чөнки Казан да, вакыт та үзгәрә. Башкалабызда туристлар агымы арта, шуңа күрә алданрак ачарга тәкъдим иттем. Артистлар инде 8 августта ялларыннан чыктылар. Республика көне уңаеннан, җәй азагында дүрт спектакль күрсәтелде, – диде Г.Камал театры директоры Илфир Якупов. Ул сезонның иртә ачылышын Пушкин картасы белән дә бәйләде. 2022 елда әлеге карта буенча Камал театрыннан 11 миллион тирәсе сумга 17 меңнән артык билет сатып алынган.
Яңа сезон премьераларга гына түгел, юбилей кичәләренә дә бай булачак. Түгәрәк дата бәйрәмнәре бу сезонда аеруча күп икән. Юбилярлар исемлегендә Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Зөлфирә Зарипова, Фирая Әкбәрова, Гөлсем Исәнгулова, Фәнис Җиһаншин, Миләүшә Шәйхетдинова, Минвәли Габдуллин бар. Г.Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев юбилей кичәләре шактый көч таләп итүен әйтте, чөнки аларның һәркайсын үзенчәлекле итеп эшләргә кирәк.
- Сентябрьдә Санкт-Петербургтагы бик зур фестивальдә катнашабыз. Бу милли театрларның “Александринский” халыкара фестивале. Россиядән ике генә театр катнаша – Якутиядән һәм без. Анда Мәхмүт Галәүнең “Болганчык еллар. Мөһаҗирләр” әсәрләре буенча эшләнгән ике өлешне алып барабыз. Өченче өлешен кушып, аның премьерасын Марсель Сәлимҗановның туган көненә ноябрь аенда тулысынча күрсәтәчәкбез, – дип, планнары белән уртаклашты Фәрит Бикчәнтәев.
Г.Камал театры коронавирус чикләүләре аркасында озак вакыт Уфага бара алмыйча торган. Быел исә 9 ноябрьдә Башкортстан башкаласына гастрольгә чыгып китәргә ниятлиләр.
Бу сезонда, ягъни 2023 елның июнендә XVI “Нәүрүз” халыкара театр фестивале узачак. Баш режиссер сүзләренчә, бу юлы аны Кавказ халыкларына багышларга булганнар, чөнки соңгы елларда аларга фестиваль оештыручылары тарафыннан игътибар булмаган.
“Шәрык клубы” интерактив мультимедиа комплексы татар тарихы белән таныштыруын дәвам итәчәк. Яңа сезонда анда тамашачыларны бай программа көтә: лекцияләр, видео форматтагы таныштырулар, мастер-класслар, иҗади очрашулар һәм башкалар. Илфир Якупов әйтүенчә, мондый комплекс Россиядә әлегә бердәнбер, һәм төрле шәһәр театрлары аның белән бик кызыксына икән.
Комментарийлар