16+

Кара пулат фаҗигасе – Тинчурин сәхнәсендә

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 20, 21, 22 гыйнвардә «Кара пулат» опера-риваятенең премьерасы күрсәтелә.

Кара пулат фаҗигасе – Тинчурин сәхнәсендә

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 20, 21, 22 гыйнвардә «Кара пулат» опера-риваятенең премьерасы күрсәтелә.

Тарихтан билгеле булганча, Кара пулат - Болгарда XIV гасыр урталарында төзелгән бина. Ул бүгенгә кадәр сакланган. Риваятьләр буенча, Кара пулат Болгар ханлыгының хөкем итү урыны булган. Композитор Эльмир Низамов белән шагыйрь Ренат Харис әлеге әсәрне унике кыз турындагы риваятькә нигезләнеп язганнар. Аксак тимер гаскәрләре Шәһри Болгарны яулаганда унике кызны кулга төшерәләр. Араларында хан кызы да була. Сугышчылар кызларны төрлечә кыерсыталар, ләкин алар хан кызын сатмыйлар. Аларны хөкем сараена ябып ут төртәләр, әмма хан кызы янмый...

Әсәр туган илгә мәхәббәт, тугрылык турында. Авторлар әлеге операны Минтимер Шәймиев тәкъдимен күздә тотып язганнар. Аның режиссеры - Георгий Ковтун. Киемнәр рәссам Әсәл Исмәгыйлева эскизы буенча тегелгән. Операның Тинчурин театрында күрсәтелүе дә очраклы түгел. Биредә заманында күп кенә спектакльләрдә күренекле композитор Салих Сәйдәшев көйләре яңгыраган. Шуңа күрә музыкаль әсәрне яңгырату өчен әлеге бина иң кулае, дип табылган.

Фото: tinchurinteatr.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading