16+

«Казан» биючеләре Бөек Ефәк юлы буйлап сәяхәт итә

17-18 апрель көннәрендә Казан халкы бию тылсымы ярдәмендә Болгар ханлыгы, Кытай, Мисыр, Урта Азия, Һиндстан, Кавказ, Венеция, Осман ханлыгы кебек данлыклы дәүләтләр буйлап сәяхәт итте. 20 еллык юбилейлары хөрмәтенә «Казан» бию ансамбле «Бөек Ефәк юлы» дигән спектакль тәкъдим итте.

«Казан» биючеләре Бөек Ефәк юлы буйлап сәяхәт итә

17-18 апрель көннәрендә Казан халкы бию тылсымы ярдәмендә Болгар ханлыгы, Кытай, Мисыр, Урта Азия, Һиндстан, Кавказ, Венеция, Осман ханлыгы кебек данлыклы дәүләтләр буйлап сәяхәт итте. 20 еллык юбилейлары хөрмәтенә «Казан» бию ансамбле «Бөек Ефәк юлы» дигән спектакль тәкъдим итте.


Ефәк юлның тарихы безнең эрага кадәр II гасыр чорына барып тоташа. Заманында ефәк алтыннан да кыйммәтрәк бәя йөрткән. Шуңа да ефәк юлы дистәләгән дәүләтне сәяси, мәдәни, сәүдә җепләре белән бәйләгән. Спектакльдә тарихи фактлар әкияти геройлар белән үрелеп бара. Кытайның ефәк туку серләрен белгән кызыл ханбикәсен Византия императоры урлап китә. Дошман һөҗүме вакытында ханбикә үз рәсеме төшерелгән кулъяулыгын югалта. Бу ефәк кулъяулык Фарсы принцы кулына килеп ирешә. Ул Кытай ханбикәсенә гашыйк булып, урау юллар аша аны эзләргә чыгып китә. Спектакльдә төрки халыкларының әкият персонажлары да еш очрый. Көтмәгәндә тамашачы залыннан килеп чыккан Хуҗа Насретдин халыкны эчләре катканчы көлдерә. Бераз вакыттан соң, ут янган каурыйларын җилфердәтеп, сәхнәгә сәмруг кошлары чыга.

Ансамбль әлеге спектакльне Мәскәү режиссеры, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Вячеслав Архипов белән берлектә эшли. Бу - режиссерның Казандагы икенче эше. Биючеләрнең профессиональлеге бер кат сокландырса, спектакльнең техник яктан камиллеге, Алинә Шәрибҗанова, «Фәридә-Алсу» дуэты башкаруында җырлар йөрәккә бәлзәм булып ята.
«Казан» бию ансамбле сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының халык артисты Чулпан Закирова «Шәһри Казан» хәбәрчесенә труппаның ни өчен нәкъ менә шушы чорга тукталуы турында сөйләде.



- Бу - бай тарихлы, сәнгать өчен кызыклы вакыт. Аз гына үзебезнең фантазиябезне кушып, шушы чорны бүгенге көн призмасы аша күрсәтергә тырыштык. Борынгы Болгар дәүләтенең чәчәк ату чоры да бит әле бу. Кемдер тамашаны әкият буларак кына кабул итсә, кем өчендер ул тарихи кыйммәткә ия. Һәр тамашачы спектакльдә үзенең сорауларына җавап тапкандыр, - диде ул.



Спектакль ике көндә дә аншлаг белән барды. Бу исә 20 еллык тарихы булган ансамбль рәхмәтле тамашачысын тапкан дигән сүз. Шуңа да карамастан, республика мәркәзе булып торган труппаның бүгенгәчә әле үз сәхнәсе юк. Бу исә спектакль куйган вакытта техник кыенлыклар да тудырган.
- Спектакль куйган вакытта үз сәхнәбез булмавы иң кыен әйбер иде. Әсәрне сәхнәләштерү бер ай гына вакытны алмый. Бер көн эчендә чит сәхнәгә килеп кереп, күп уйланылган, тырышкан әйберләрне тормышка ашырып булмый. Үз сәхнәбез булса, без тагын да күбрәкне булдырыр идек, - ди Чулпан Закирова.



Бөек ефәк юлы аша сәяхәт итәргә теләүчеләрне ансамбль 21- 22 май көннәрендә кабат Камал театры сәхнәсендә көтә. Билетлар инде сатуда.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading