16+

Казанда яңа буын китапханәсе эшли башлады

Клара Цеткин урамындагы иске китапханә яңа баштан үзгәртелгән. Заманча таләпләргә туры китерелеп эшләнгән әлеге мәдәни үзәккә яшьләр рәхәтләнеп укырга, ял итәргә, рухи азык алырга килә.

Төзекләндерелгәннән соң, укучылар саны өч тапкырга арткан: әгәр элек бер ел эчендә 4 меңгә якын кеше булса, агымдагы елның ике аенда китапханәгә ике мең кеше язылган.

Монда китапларны китапханәчедән башка да алырга мөмкин, махсус аппаратта штрих-кодын сканлаштыру да җитә, һәм, әлбәттә, дизайнерлар тарафыннан искитмәле итеп эшләнелгән заллар, панорамлы тәрәзә бер генә китап сөючене да битараф калдырмый.

Китапханәне үзгәртеп кору 2018 елдан башланып, узган елның декабрендә ачыла. Шәһәрдә китап саклау һәм заманча иҗтимагый киңлек функцияләрен берләштерә торган бердәнбер учреждение бу.
 
Фото:.kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading