16+

Кем ничек яза?

Ләбиб Лерон башта, ак кәгазьне дошман күреп, ничек язмаска икән, дип, сәбәп эзләп йөри. Хатыны янына кухняга чыгып, бәрәңге әрчергә тотына, савыт-саба юа башлый. Хатыны Фидания: «Бар, язуыңны бел!» - дип куып чыгаргач та, һаман әле кирәкмәгән эш эшләп йөри. Аптырагач, ни язарга икәнен белмәгән-уйламаган килеш язарга утыра. Геройларына исем...

Ләбиб Лерон башта, ак кәгазьне дошман күреп, ничек язмаска икән, дип, сәбәп эзләп йөри. Хатыны янына кухняга чыгып, бәрәңге әрчергә тотына, савыт-саба юа башлый. Хатыны Фидания: «Бар, язуыңны бел!» - дип куып чыгаргач та, һаман әле кирәкмәгән эш эшләп йөри. Аптырагач, ни язарга икәнен белмәгән-уйламаган килеш язарга утыра. Геройларына исем кушып, типкәләп урамга чыгарып җибәрә дә, үзе, шуларга ияреп, күзәтеп бара. И йөриләр тегеләр, и сөйләшәләр, тегендә керәләр, моннан чыгалар.
Шулай өч тәүлек тоташтан, кәгазьләрдән сөремчыкканчы язып ятканда, хатыны килеп колагына пышылдый:
- Ләбиб, нокта куй. Ашарга бетә, гонорар кирәк бит... - ди.
Шулай итеп, Ләбиб Лерон, геройларының туасын тудырмыйча, үләсен үтермичә, әсәренә нокта куярга мәҗбүр була. «Романга тарта иде, тагын хикәя генә булып калды, ну бу хатынны!» - дип, уфтанмыйча сөенеп, өстәл яныннан тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading