16+

КФУ ректоры Илшат Гафуров ни өчен мәдәният министры Ирада Әюпованы тәнкыйтьли?

Электән китапханә белем туплау, китап уку, китап алу урыны булып саналган. Әмма замана бу өлкәгә дә үзгәрешләр кертә. Хәзер китапханәче халыкны басмалар белән тәэмин итеп, китап биреп, кире кабул итеп алучы гына түгел. Аның вазыйфалары күпкә киңрәк.

КФУ ректоры Илшат Гафуров ни өчен мәдәният министры Ирада Әюпованы тәнкыйтьли?

Электән китапханә белем туплау, китап уку, китап алу урыны булып саналган. Әмма замана бу өлкәгә дә үзгәрешләр кертә. Хәзер китапханәче халыкны басмалар белән тәэмин итеп, китап биреп, кире кабул итеп алучы гына түгел. Аның вазыйфалары күпкә киңрәк.

Татарсиан Дәүләт Советы депутатлары республика Милли китапханәсе бинасында китапханәчелек эше буенча фикер алышты.
ТР мәдәният министры Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, республикада 1510 китапханә исәпләнә, шуларның 1506сы – муниципаль, 4се – республика китапханәләре. 2020 ел нәтиҗәләре буенча, 1325 китапханә сайтын яисә web-битләрен булдырган. Китапханәләрнең 94 проценты Интернет челтәренә тоташтырылган. Бу, әлеге дә баягы, китапханәчегә йөкләнелгән яңа вазыйфаларның берсе.

Министр күзаллавында, заманча китапханәләр кешеләрнең белем туплау урыны гына түгел, ә үзара аралашу, фикер алышу урыны да булырга тиеш. Шул исәптән, авыл җирлекләрендә дә. Шәһәрләрдә, бигрәк тә Милли китапханә кысаларында, әллә ничә төрле проектлар тормышка ашырыла. Китапханә урнашкан бинада спектакльләргә кадәр куела. Бу кадәрле төрлеләнеп, китапханә миссиясен югалтмыймы соң? КФУ ректоры, Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуров шул хакта борчуын белдерде.

- Милли китапханәнең миссиясе үзгәрдеме әллә? Китапханә миссиясе дигәндә, без китапханә кино да төшерерлек, биюләр дә биеп йөрерлек җәмәгать киңлегенә әверелде дип сөйлибез. Ул вакытта аны Милли китапханә түгел, Милли мәдәният үзәге дияргә кирәк. Милли китапханә үз алдына нинди бурычлар куйганын аңларга кирәк. Кем килүе, нинди сораулар хәл ителүе, нинди чаралар оештырылуы гына түгел бит. Бу эш ничек башкарылуын, бәяләү параметрларын карау кирәк, - дигән фикердә ректор.

Министр Әюпова да Илшат әфәнде белән килешүен белдерде.
- Чыннан да без китапханәнең төп миссиясен оныта башладык. Аның төп бурычы — ял юнәлешендә эш алып бару. Китапханәнең төп миссиясе — дөрес мәгълүмати ресурсларның үтемле булуында. Ул шул ресурсларның чыганагы булды һәм булачак. Хәзер бик аз укыйлар. Җәмгыятьтә мәгълүмат белән эшләү культурасы бик түбән. Сезнең белән тулысынча килешәм, система кирәк, ләкин бүген китапханә үзен социо-мәдәни киңлек буларак күрсәтмәсә, кысрыклап чыгарылачак, - дип саный Ирада Әюпова.

Элек китапханәләрдә язучылар белән очрашулар уза иде. Пандемия сәбәпле, мондый чаралар сизелерлек тукталды. ТР Язучылар берлеге рәисе, депутат Ркаил Зәйдулла язучыларның әсәрләрен популярлаштыру өчен дә андый очрашуларны яңартырга кирәк, дигән фикерен җиткерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading