16+

Халыкныкы, татарныкы: Разил Вәлиевка – 75 яшь!

Разил абыйга 75 яшь тула бүген. Әйе, татарның иң танылган шәхесләреннән берсе, Татарстанның халык шагыйре, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевның юбилее бүген! Котламый калмагыз!

Халыкныкы, татарныкы: Разил Вәлиевка – 75 яшь!

Разил абыйга 75 яшь тула бүген. Әйе, татарның иң танылган шәхесләреннән берсе, Татарстанның халык шагыйре, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевның юбилее бүген! Котламый калмагыз!

...Кечкенәдән сугыш турында китаплар укырга ярата идем. Романтика бит! “Безнекеләр” кебек утларга-суларга керәсе килә, дошман амбразурасын күкрәгең белән каплыйсы, “Ура!” кычкырып, мылтыктан ата-ата дошманнарны куасы килә... Бермәлне кулыма “Яшисе килә” китабы килеп керде. Монысы инде әфган сугышы турындагы китап. Герое да – үзебезнеке, татар егете – Рифкать Миргазизов. Шулай ук гәүдәсе белән хезмәттәшләрен үлемнән коткарып калган каһарман... Ләкин бу әсәрне укыгач, нигәдер амбразурага да ташланасы килмәде, дошманнары куу теләге дә тумады. Уйлата башлады... Авторы истә калды, шуннан Разил Вәлиев иҗаты белән кызыксына башладым, мәктәптә сочинение-иншалар язып, мәктәп, район күләмендә беренче урыннарга чыктым. 10нчы сыйныфта исә шул ук авторның “Бер алманы бишкә бүләек” җыры белән җыр бәйгесендә дә катнашканым истә. Илһам ага Шакиров репертуарындагысы белән.

Разил абый “Идел” журналында эшләгәндә, кулга-кул тотышып эшләргә туры килде. Күп мөхәррирләрнең бөтен өмете – Разил Вәлиевта. Газета-журналларга язылучылар аз, халыкта уку кайгысы юк, яшәргә, җан асрарга кирәк. Ләкин татар укымыйча да булдыра алмый. Озак еллар дәвамында (19 ел!!!) Дәүсоветта мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе булып эшләгән Разил Исмәгыйль улы, шуны аңлаган хәлдә, республиканың барлык китапханәләрендә газета һәм журналларны булдыру өчен армый-талмый хезмәт куя. Президент белән килешә, җаваплы министрлык-ведомстволар аша акча юллый, бюджетка керттерә... Халык укый, тиражлар саклана. Китапханәләрдә генә укып калмыйча, кешеләр теге яки бу басманы өенә дә яздыра башлый. Авылларга чыккач та, иң беренче булып, клублардагы яки мәктәпләрдәге китапханәләргә керүне гадәт иттем. “Идел” дә, “Казан утлары” да, башкалары да кулдан-кулга йөри-йөри, таушалып беткән... Халык укымый дигән фикер белән килешмәүчәнлегем арта гына. Бүген дә татар халкының матбугат һәм китаплар укуында шигем юк. Формасы, форматы гына үзгәрде, әмма укудан туктамадык.

Разил абый үзе дә язудан туктамый. Заманында яшьләр журналы кирәк дип, зур утырышлар барганда листовкалар ташлаган, ахыр чиктә яшьләр журналы булып ачылган “Идел”гә язудан да туктамады, “Шәһри Казан”га да төпле, аңлаешлы язмаларын биреп килә. Аның “Радик туган” дип эндәшүе, төрле бәйрәм көннәрендә шигъри котлаулар җибәрүе дә гаҗәеп бер карасаң. Нинди зур, олпат шәхес шулай олы башын кече итеп аралаша бит! Гадилеге, эчкерсезлеге аңа, әлбәттә, тормыш юлында шактый уңайсызлыклар да китереп чыгаргандыр, әмма шундый булган, шундый булып калган. Син дә үзеңне кеше итеп тоя башлыйсың шул чакта.

Разил Вәлиев – Татарстанның халык шагыйре. Әйе, ул – беренче чиратта, шагыйрь. Татарның иң мәшһүр композиторлары көй язган, иң талантлы җырчылары башкарган, халык тарафыннан гомер буена яратып җырлана торган җырлар авторы да. “Өлкәннәр өчен йөздән артык җыр яздым, балалар өчен дә шул чамадыр. Димәк, ике йөзләп җыр иҗат ителгән”, дигән иде ул бер әңгәмәсендә. “Зинһар өчен кермә төшләремә”, “Аклык булып”, “Бергә узыйк Казан урамын”, “Сана, кәккүк, сана таңнарымны”, “Чаба поезд, чаба”... Гаҗәеп!

Шул ук вакытта, менә дигән прозаик та. “Яшисе килә” повестен юкка гына атамадым. Хәтта Тукай премиясен дә ул “Иске сәгать дөрес йөри” дигән проза китабы өчен (“Ядкарь” җырлары китабы белән берлектә) ала бит. Моннан тыш, шәп драматург ("Әйдә барыйк, кызлар карыйк!", "И машина, машина, җитте минем башыма" пьесаларын гына искә төшерик), шәп тәрҗемәче, шәп публицист икәнлеген дә ассызыкларга кирәк. Ә инде депутатлыгы... Анысы инде үзе бер тарих. 1990 елдан

2019 елга кадәр Татарстан парламентында республика, халык, милләт мәнфәгатен кайгыртып, күпме изге гамәлләр кылырга өлгергән депутатыбыз ул безнең. Чын мәгънәсендә халык депутаты!

Разил абый! Туган көнегез, юбилеегыз белән Сезне – халык шагыйре, халык депутаты!

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading