16+

«Курчакларның да буйсынырга теләмәгәннәре бар»

Кунагыбыз - «Әкият» татар дәүләт курчак театрында курчакларны сөйләштерүче, Татарстанның атказанган артисты Фәнзилә Сабирова. Ул «Кәҗә белән Сарык»та - Сарык, «Таңга - Чулпан, айга - Зөһрә»дә - Зөһрә һәм Ләйсән, «Котбетдин маҗаралары»нда - Кыз һәм башка геройларга җан өргән кеше.

«Курчакларның да буйсынырга теләмәгәннәре бар»

Кунагыбыз - «Әкият» татар дәүләт курчак театрында курчакларны сөйләштерүче, Татарстанның атказанган артисты Фәнзилә Сабирова. Ул «Кәҗә белән Сарык»та - Сарык, «Таңга - Чулпан, айга - Зөһрә»дә - Зөһрә һәм Ләйсән, «Котбетдин маҗаралары»нда - Кыз һәм башка геройларга җан өргән кеше.

- Фәнзилә, курчак театрына мәхәббәт кайчан башланды? Үзегез ул театрны беренче тапкыр кайчан күргән идегез?
- Без кечкенә чакта туган авылым Олы Кариле (Кама Тамагы районы) авылына курчак театры килгән иде. Ул чакта хәзерге хезмәттәшем Ришат Гыйздәтуллин бик истә калган. Миңа бигрәк тә артистларның спектакльдән соң сәхнәгә чыгып баш июләре ошый иде. Шул мизгелне көтеп утыра идем.

- Димәк, шул чакта ук курчак театрына карата мәхәббәт уянган...
- Ул чакта, артист булырмын, дип, башыма да китермәдем. Минем өчен бары тик ике генә һөнәр бар иде. Табиб һәм укытучы. Балачакта сәхнәгә битараф булмавым үсә төшкәч тә сәхнә белән зарарлагандыр мине. Сәнгать юлын сайлавыма сыйныф җитәкчеләре дә этәргеч булгандыр. Сыйныфыбызны артта калдырмас өчен җырларга да, биергә дә, шигырьләр сөйләргә дә туры килде. Аннары әтиебез Хөрмәтулла да баянда уйнап җырларга ярата иде. Әтинең апасы Фәһимә бик оста җырлый. Аның моңына хәзер дә догалар укыганда сокланалар (алар Туфан Миңнуллин белән бер сыйныфта укыганнар). Сәнгатькә мәхәббәт нәселдән дә килгәндер.

- Ә ни өчен театр училищесының курчак театры бүлегенә юл тоттыгыз?
- Мин драма бүлегенә килеп укый башлаган идем. Аннары Илдус Зиннуров мине үз курсына алды. Мин тормышымда андый кеше очравына бик шатмын. Ул безне авыр хәлдә калганда югалып калмаска өйрәтте, курчак театрына безне табындыра белде. Илдус әфәнде студентларны шәхес буларак та тәрбияли. Шуңа күрә аңарда белем алуыма һич үкенмим.

- Артистлар ни өчендер тискәре рольләрне ярата.Үзегезгә бигрәк тә кайсылары ошый?
- Җен-пәриләрне уйнау ошый миңа. Тискәре роль булсалар да, мин аларны балаларны яраттыра торган итеп уйнарга тырышам. Аларның яхшы якларын да күрсәтергә тырышам.

- Сез элек ширма артында уйный идегез, ә хәзер сәхнә алдында. Бүгенге көндә балаларга ошыймы ул алым?
- Бу - заманча, яңа алым. Ул артистны баета, аны формада тотарга ярдәм итә. Бәлки, кайберәүләр аны ошатып та бетермидер, әмма замана белән бергә атларга кирәк бит. Балаларны җәлеп итә белергә тиешбез.

- Курчаклар сезнең өчен эш коралымы, әллә партнермы?
- Курчакларның да буйсынырга теләмәгәннәре бар. Ә мин аларга җайлашырга тырышам. Бер яктан, курчак ул - эш коралы. Икенче яктан - партнерың. Бездә иң мөһиме - тавыш һәм җансыз әйберләрне хәрәкәткә китерә белү өчен зур осталык кирәк. Мин мультфильмнарда да җәнлекләрнең тавышын яңгыратырга яратам.

- Курчак театры артистының холкында да балаларга хас сыйфатлар калмыймы?
- Әгәр дә үзеңдә бала сыйфатлары юк икән, курчак театрында эшләп булмый, дип уйлыйм. Миңа туганнарым да: «Апа, син бигрәк бала-чага инде», - диләр.



- Фәнзилә, драма бүлегендә укый башлаган артист буларак, Казандагы башка берәр театрда уйныйсыгыз килгәне юкмы?
- Мин тирән кичерешле һәм характерлы рольләр яратам. Безнең «Кәҗә белән Сарык» әкиятен драмага якын дияргә була. Башка театрда уйнау турында уйлаганым юк, гәрчә уйныйсы килсә дә. Ә инде үзебездә берәр классикада уйныйсы килә.

- Сезнең театр һәрвакыт фестивальләрдә катнаша. Соңгысы кайда булды һәм аннан үзегез өчен нәрсә алып кайтасыз?
- Әле күптән түгел Башкортстанда «Ниточка» дигән курчак театрлары фестивалендә катнашып, «Иң яхшы спектакль» дипломы алып кайттык. Анда «Кәҗә белән Сарык» әкиятен алып барган идек. Фестивальләр аралашу, тәҗрибә уртаклашу, курчаклар белән эшләү алымнарына бер-беребездән өйрәнү өчен дә кирәк. Үзебездә үткән «Шомбай» фестивале дә истә калырлык булды. Кая барсак та, безнең бинага соклануларын яшермиләр.

- Чыннан да, әкият сыман бу бинаны Татарстанда яшәүче барлык балаларга күрсәтәсе килә...
- Мин аны бигрәк тә авыл балалары күрүен теләр идем. Анда эшләү үзебез өчен дә зур бәхет. Шундый матур театрлы иткән өчен, без җитәкчеләргә рәхмәтле.

- Үзегезнең балалар курчак театры спектакльләренә йөрергә яратамы соң?
- Мин - өч бала әнисе. Олы кызыма - 24 яшь. Мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлады. Ике айлык оныгыбыз бар. Икенче кызыбыз Ләйсән 3 нче сыйныфта укый, биш яшьлек Динәбез балалар бакчасына йөри. Аларның һәркайсының яраткан спектакле бар. Үзләре дә күршедәге балаларны алып кереп, өйдә спектакльләр күрсәтәләр.

- Ирегезнең Сезнең һөнәргә мөнәсәбәте ничек?
- Айдар - мине аңлый торган кеше. Балаларыбызны тәрбияләүдә аның өлеше зур. Аның сеңлесе Миләүшә Фәйзрахманова да безнең театрда эшли. Шулай булгач, Айдар өчен артист һөнәре ят түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading