- Сез бит театрда артист булган кеше. Кайсы ролегез бигрәк тә истә калды?
- Минем әле бу хакта беркемгә дә сөйләгәнем юк. Камал театрында миңа «Чын кеше» спектаклендә Фидель Кастро ролен бирделәр. Шуннан соң Мәдәният министрлыгыннан, парадка чыкканда, ел саен Фидель Кастро булып киенергә кушалар иде. Табеев яныннан үткәндә автоматны һәм кулны күтәреп китә идем. Театрда уйнау бик ошый иде миңа.
- Ә ни өчен китеп бардыгыз?
- Мәдәният министрлыгыннан Курчак театры директоры вазифасын тәкъдим иттеләр. Танышларым да, артист булып тамак туйдыра алмассың, дигәч, тәвәккәлләргә булдым. Шунда эшләгәндә, Луковский тукталышын Курчак театры тукталышы итеп үзгәрттердем. Аннары Күчмә театрга килгәч, бер төркем кеше Мәскәүгә барып, аны драма һәм комедия театры итеп үзгәрттек. Анда шактый артистка мактаулы исемнәр, фатирлар алып бирдем.
- Мөхәммәт Мәһдиев безне университетның журналистика факультетында укытты. Серләр килешә иде безнең. Аның белән теге дөньяга алып китәсе серләр дә күп. Арчада Мөхәммәт Мәһдиевкә музей булдыруны да заманында район җитәкчесенә үзем башлап әйткән идем. Бервакыт без аның белән хастаханәдә бергә яттык. Үзен онкология хастаханәсенә җибәрәселәрен белгәннән соң, ул: «Бар, белешеп чык әле, нигә монда гына операция ясамыйлар икән», - дип, мине бүлек мөдире янына кертеп җибәрде. Ә мин аңа: «Анда табиблар яхшырак», - дип кенә әйтә алдым. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул өендә беркемне дә кабул итмәде. Таныш-белешләре, хезмәттәшләре күз алдында аның матур килеш каласы килде.
- Кайчандыр композитор Фәтхерахман Әхмәдиев исемендәге фестиваль оештырып, анда катнашучыларга үз бүләкләрегезне дә өләшкән идегез. Анысы да юкка түгелдер.
Комментарийлар