Шунысы кызык - бу эшкә ул бик җитди карый: әз‑мәз аралашырлык дәрәҗәдә күпмедер татарча сүзләр өйрәнүне генә максат итеп куймый, татар теле кагыйдәләрен, сүз төзелешен, телнең башка нечкәлекләрен дә игътибарсыз калдырмый.
- Андрей, татар телен өйрәнү теләге кайчан туды?
- Соңгы вакытта күпмедер дәрәҗәдә татар сәхнәсенә дә якынайдым әле мин. Дусларым, аралаша торган иптәшләрем арасында да татарлар күп. Татар телен белсәң, башка төрки телләрдә дә сөйләшергә мөмкин икәнлеге дә минем өчен ачыш булды. Татар телен өйрәнүгә менә шул сәбәпләр этәрде бугай инде.
- Уңышлар ничек?
- Татарча өйрәнә башлавыма әле ике айлап кына булса да, янымда татарча сөйләшсәләр, аңлыйм. Бик кызу сөйләшмәсәләр яки ниндидер диалекталь сүзләр кулланмасалар, билгеле. Азмы‑күпме үзем дә сөйләшә алам. Исәнме, сау бул дәрәҗәсендә генә түгел инде. Соңгы арада үзем белән русча-татарча сүзлек йөртәм. Юлда күп йөрергә туры килә, вакытны бушка уздырмыйм - көн саен сүз байлыгымны арттырам. Булдыра алганда, татар кешесе русча дәшсә дә, аңа татарча җавап бирергә тырышам. Кайберәүләр аптырап кала (көлә). Теләге булган кешегә татарча өйрәнү авыр түгел һәм моңа вакыт табып була дип уйлыйм.
- Татар теле ошыймы?
- Аның үз тәме, үз яңгырашы бар. Башка бер тел белән дә бутарлык түгел. Рус, инглиз телләреннән кала мин күпмедер башка телләрне дә чамалыйм, шуңа чагыштырыр мөмкинлегем бар. Әлбәттә, әлегә миңа авыррак бирелә торган нечкәлекләре дә бар татар теленең, тик тора‑бара өйрәнеп бетерермен дип уйлыйм.
- Гомумән, татар телен белү кирәк дип саныйсыңмы?
- Һәр тел - үзе бер яңа дөнья кебек ул. Телдә халыкның тарихы, мәдәнияте тупланган, менталитеты ярылып ята. Ничек инде кирәк булмасын? Концертларга татарча программа белән баргач, олы яшьтәге абый-апалар, аккордеонда уйнаган өчен, рәхмәт әйтергә киләләр. Татарча мактыйлар. Аларның ни әйткәнен аңлавы үзе бер рәхәт. Аннан, әйткәнемчә, татар телен белсәң, әзәриләрне дә, төрекләрне дә, башка күп халыкларның да телен аңлап була. Бу тормышта нәрсәнең кайчан кирәк булачагын белеп булмый бит. Шуңа да өйрәнәм.
- Үзеңдә татар каны юкмы соң?
- Белүемчә, юк. Тормыш иптәшемдә татар каны ага, тик ул чит якларда туып үскән кеше. Менә үзем өйрәнеп бетергәч, аңа да өйрәтәчәкмен татар телен (көлә).
Комментарийлар