16+

"Менә сиңа куш кулым...": бәби-спектакль ни турында?

Кәрим Тинчурин театры дөньяда беренче инклюзив бәби-спектакль куярга әзерләнә. Тамашачы хозурына ул беренче тапкыр 16, 24 апрель көннәрендә тәкъдим ителәчәк. Спектакльнең режиссеры Алмаз Садриев әлеге тамашаның ике өлештән торачагын хәбәр итте.

"Менә сиңа куш кулым...": бәби-спектакль ни турында?

Кәрим Тинчурин театры дөньяда беренче инклюзив бәби-спектакль куярга әзерләнә. Тамашачы хозурына ул беренче тапкыр 16, 24 апрель көннәрендә тәкъдим ителәчәк. Спектакльнең режиссеры Алмаз Садриев әлеге тамашаның ике өлештән торачагын хәбәр итте.

Беренчесендә артистлар уйнаса, икенче өлештә төп геройлар – балалар. Әлеге чара 2 яшьтән зуррак балаларга исәпләнгән.
 “Менә сиңа куш кулым” дип аталган бәби-спектакленең нигезенә зур мәгънә салынган. 
– Яңалыгы бәби форматы түгел. Нәкъ менә физик яктан чикле кешеләрне табып, алар белән эшләү һәм аларны күрсәтү эксклюзив булып тора. Төп геройга без түгел, ә безгә Алексей кирәгрәк тә булып чыкты. Алексей Романов – билгеле музыкант. Без хореограф Марсель Нуриев белән шундый спектакльләрне чыгарганыбыз булды. Беренче тапкыр “Әллүки” спектаклендә чукраклар булган иде. Мәскәүдә сукырлар белән спектакль чыгардык. Мондый тамаша шундый кешеләрне күрсәтү өчен дә кирәк. Аларны бу җәмгыятьтә читләштермәсеннәр. Башкаларга бу дөньяда төрле кешеләр барлыгын кечкенә яшьтән күрсәтергә кирәк. Әгәр физик яктан берәр үзенчәлегең булса, иҗат итәргә яисә галим булырга хакың юкмени? 5 яшьтән балалар дөньяны аңлый башлый. Шундый кешеләрнең барлыгын да кечкенә яшьтән үк күреп үссеннәр, – дип сөйли театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов.
Кәрим Тинчурин театры актерлары Салават Хәбибуллин, Ландыш Ибатуллина һәм студент Әдилә Хәсәнова тулы бер ишарә һәм хәрәкәтләр театрын тудыра алды. Сүзсез дә балалар күңеленә барып җитәргә була икән бит. Биредә музыканың тәэсире дә башка шул. 
– Бу – минем өчен дә беренче тәҗрибә. Кечкенә баланың башындагы уй-фикерләре төрлечә. Аны беребез дә аңлап бетерми. Монда көйләр, хәрәкәтләр аша балаларның эчке тормышын күрсәтергә тырыштык. Балаларга да, үзебезгә дә кызык булды, – дип сөйли артист Салават Хәбибуллин. 
Чынлыкта спекткаль геройларының исемнәре юк. 
– Без төп герой Алексей Романовның эчендәге көйләре. Мелодияләре. Без аның эчке һәлакәтен, хис-кичерешләрен күрсәтәбез. Бу тамашаны беренче тәкъдим итү. Әле эшләп бетерәсе эшләр күп. Балаларга ошаса, тамашачы кабул итсә, бик әйбәт була, – дип сөйли театр училищесы студенты Әдилә Хәсәнова.
Бармаклары булмаган килеш тә, пианинода уйный һәм иҗат итә алган Алексей Романовның спектакль азагында тамашачылар һәм актерлар арасында уйный башлый. Хәтерләсәгез, газетабызның “Язмыш” сәхифәләрендә аның язмышы турында күләмле мәкалә язган идек. Алексейны тәрбиягә алган Луиза ханым да аның шәхес итеп тәрбияләүгә зур көч куюын күреп торабыз. Алексей үзе дә 8 ел дәвамындагы иҗатының зур баскычларга аша үсүенә шатлыгын яшерә алмый.
– Спектакль аша хисләремне уртаклашудан бик нык шатландым. Бөтен кечкенә балаларга да сүз белән түгел, ә музыка авазлары белән аңлатып була, – ди Алексей.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading