16+

“Мин аңа хәзер үк һәйкәл куяр идем”

“Керәшеннән сөйкемле сөяк ясады”, “мин аңа хәзер үк һәйкәл куяр идем”, – дигән сүзләрне ишеткәч, икеләнеп калдым. Хәзер тагын милләткә “мәхәббәт” аңлатучы әкиятчене тыңлыйсы була инде, дип уйладым. Ялгыштым.

“Мин аңа хәзер үк һәйкәл куяр идем”

“Керәшеннән сөйкемле сөяк ясады”, “мин аңа хәзер үк һәйкәл куяр идем”, – дигән сүзләрне ишеткәч, икеләнеп калдым. Хәзер тагын милләткә “мәхәббәт” аңлатучы әкиятчене тыңлыйсы була инде, дип уйладым. Ялгыштым.

Халыклар Дуслыгы йортында танылган этнограф Геннадий Макаровның 70 яшьлек юбилей кичәсе узды. Геннадий Макаров - туган якны, халыкларны өйрәнүгә зур өлеш керткән шәхес. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты гомерен халыкка багышлый, дип әйтсәм ялган булмас. Геннадий Макаров борынгы халык уен коралларын торгызып, аларны үз куллары белән ясый да белә. Якын дус, үз эшенең остасы һәм мөгаллим, күпләр өчен үрнәк булырдай милли күңелле шәхес. Геннадий Макаров туган ягын чын күңелдән ярата, бәлки шуңа күрә  аның иң кайнар хисләре буш сүзләр аша түгел, ә күркәм гамәлләре аша күренәдер.  
- Без татар классиклары яшәгән чорны хәтерлибез, ә бүген тормышны без җигеп барабыз. Еллар үткәч безнең чор, һичшиксез, тарихка бөек шәхесләр исемнәре белән кереп калачак. Алар арасында, әлбәттә, Геннадий Макаров та булачак. Ул керәшенне сөйкемле сөяккә әйләндерде, - диде Халыклар Дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов.

Геннадий Макаровның эшчәнлеген фәнни мәкаләләр аша гына түгел, республикабызның күп кенә иҗат коллективлары, җырчыларның сәнгате аша да күзәтеп була. Уен кораллары ясап, экспедицияләрдә тапкан җырларны кәгазьгә төшереп, фольклор төркемнәргә репертуар туплаучы шәхес тә ул. Аның даны күрше респбуликаларга да таралган. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гәрәй Мәгъсүмҗанов сүзләренчә, Марий Элда Геннадий Макаровны белмәгән кеше юктыр.  
- Ул тыйнак, юморны аңлый торган, сөйкемле шәхес. Геннадий әфәнде белән аралашу җиңел һәм рәхәт. Ул сәләтле музыкант, күпкырлы шәхес, - диде Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор һәм Геннадий Макаровның коллегасы Азат Хөсәенов. 

Галим һәм укытучы, күпләрнең яраткан остазы Геннадий әфәнде турында укучылары горурланып сөйли: “Ул беркайчан авыр сүз әйтмәде, ярдәм кулын сузырга әзер торды”, - дип уртаклашалар.

Геннадий Макаров юлын дәвам итүчеләр күп түгел, чөнки этномузыка белгече булып эшләр өчен үз туган төбәгеңне чын күңелдән яратырга, аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында уйланып яшәргә кирәк. Кызганыч, мин милләтемне яратам сүзләрен күпләр дөрес аңламый. Әгәр син туган ягың, халкыңның яшәеше белән кызыксынмасаң, сәхнәгә чыгып гауга куптарудан файда юк. Шуңа күрә Геннадий Макаров кебек чын-чынлап халык иҗатына гашыйк  кешеләрне очрату, сәер шикелле. Әкиятме яки чынбарлыкмы, дип уйлана башлыйсың. Әмма Геннадий әфәнде кичә дәвамында бер тапкыр да үзенең куйган хезмәтләре, бүләкләре турында телгә алмады. Ул халыкка булган мәхәббәтен җырлар, көйләр, уен кораллары аша җиткерә. Милләтпәрвәрлек хисе нәкъ шундый булырга тиеш. Мәхәббәтне сүзләрдә генә күрсәтмәсәк иде.

Илгизә Галиуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading