16+

«МИН – ВОВА. СИН МИҢА ШАЛТЫРАТТЫҢМЫ?»

Яшь җырчы Мурат ГАЙСИН Уфа егете икән. 25 яшьлек егетнең Казанны яулый башлавына исә өч ел чамасы. Уфа сәнгать академиясен тәмамлаган Мурат башта ике ел Гүзәл Уразова белән хезмәттәшлек иткән. Аннан соң аерым «йөзәргә» ниятләгән. Тамашачы хөкеменә күптән түгел генә «Ярны ташламагыз» дигән тәүге альбомын да тәкъдим итәргә дә өлгерде...

«МИН – ВОВА. СИН МИҢА ШАЛТЫРАТТЫҢМЫ?»

Яшь җырчы Мурат ГАЙСИН Уфа егете икән. 25 яшьлек егетнең Казанны яулый башлавына исә өч ел чамасы. Уфа сәнгать академиясен тәмамлаган Мурат башта ике ел Гүзәл Уразова белән хезмәттәшлек иткән. Аннан соң аерым «йөзәргә» ниятләгән. Тамашачы хөкеменә күптән түгел генә «Ярны ташламагыз» дигән тәүге альбомын да тәкъдим итәргә дә өлгерде...

- Мин сигез яшемдә әтине югалттым, - дип балачак хатирәләрен барлый Мурат. - Әнием Гөлшат апам белән мине берүзе аякка бастырды. Ул гомер буе укытучы булып эшләде, безнең өйнең түрендә һәрвакыт китап булды. Шуңадырмы, хәзер дә мин үземне китапсыз күз алдыма китерә алмыйм. Матур әдәбиятмы ул, сәясәт, мемуарлармы - бөтенесен дә йотлыгып укыйм. Әлеге китапка булган мәхәббәтем өчен мин гомерем буе әнигә рәхмәтле булачакмын.
- Балачак этлекләре, алар өчен таяк ашаулар хәтердә сакланганмы соң?
- Аларның чуты-чамасы юк. Сыйныфташлар белән парталарны баскычтан «очырту» дисеңме, өй телефоныннан берәрсенә шалтыратып шаяртулар дисеңме... Шалтыратасың да: «Алло, бу Вовамы?» - дип сорыйсың, ул берничә кат кабатлана. Соңыннан кабат шул ук номерны җыеп: «Алло, бу - Вова. Син миңа шалтыраттыңмы?» - дисең. Әмма бер кат әлеге шаяру белән «каптым». Баксаң, мин шалтыраткан кешенең телефоны номерны билгели икән. Әнигә шалтыратып, «Вова» өчен кирәкне бирделәр.
- Шук-шаян малайның сәнгать дөньясына мәхәббәте кечкенәдән киләме?
- Мин башта музыка училищесын тәмамладым, аннан соң Уфа сәнгать академиясендә башта баян, соңрак вокал бүлегендә укыдым. Сәхнәгә әзерлексез чыктым дип әйтә алмыйм. Гүзәл Уразова белән хезмәттәшлек иткән чорда исә яхшы сәхнә мәктәбе алдым.
- Үзең эшләгән компания җырчылары арасында син иң күп дуэтлар яздыручы дисәм, минем белән күпләр килешер...
- Дуэтлар яздыру ул - шул ук үзеңне эзләү. Төрле тавышлар белән тәңгәллек эзләү процессы үзе үк кызыклы. Төрле стильдә җырлау да ошый. Шул рәвешле мин төрле тамашачы зәвыгына туры килерлек җырлар иҗат итәм. Үзем дә көйләр язам. Көзгә, Алла боерса, сольный концерт белән район-шәһәрләргә чыгып китәргә уйлыйм.
- Җырчыларның санын исәпкә алганда, үз тамашачыңны булдыру икеләтә авырдыр?
- Мине бу иҗат дөньясында инде «батырып» булмый. Авырлык аркасында үзем сайлаган юлдан тайпылырмын дип уйламыйм. Чөнки үзең яраткан эш белән шөгыльләнү бәхет инде ул. Казанда үсү өчен мөмкинлекләр дә күбрәк. Үз тамашачымны да булдыра башладым кебек.
- 25 яшьлек кенә булуыңа карамастан, инде гаилә камыты да кияргә өлгергәнсең.
- Тормыш иптәшем әнием кебек үк Альбина исемле. Ул медицина университетын тәмамлады, балалар табибы. Интернеттагы социаль челтәр аша танышкан идек. Аннан Альбина чәчәкләр белән мин катнашкан концертка килеп, сәхнәгә күтәрелде. Минем, аны күрүгә, авызым ачылды да калды - бер күрүдә гашыйк булу иде ул. Аннан очраша башладык, бераздан Альбиналарның апасына кунакка бардык. Шунда булачак хатынымның аш-суга осталыгын да чамаладым. Ир кешенең йөрәгенә юл ашказаны аша, диләрме - дөрес сүзләр ул. Бөтен яклап та яраттырды да куйды Альбина. 2009 елның 17 июлендә танышкан идек, төгәл бер елдан 17 июльдә туй иттек. Хәзер Альбинаның әти-әнисе белән яшибез.
Мурат белән бергә очрашуга килгән Альбинадан иренә хас сыйфатларны сораштырам.
- Ул ышанычлы, әмма романтикасыз кеше, - ди Альбина Мурат турында. - Шулай да үз хисләрен гел белдереп тора, мин көненә әллә ничә кабат «Яратам» сүзен ишетәм.
- Мин Альбинага «җаныем» дип дәшәм, - ди Мурат. - Аның миңа әйткән матур сүзләре тагы да күбрәк. Әлбәттә, мин гастрольләрдә булгач, әлеге сүзләр телефон аша ешрак ишетеләдер. Аена бер атна бергә яши алабызмы икән без? Менә озакламый ялга - Европа буенча сәяхәткә җыенабыз. Биреп җиткерә алмаган игътибарны тулаем «түләрмен».
- Үзеңдәге нинди сыйфатларны сызып ташлар идең, Мурат?
- Әлегә эчтән янып-көю, үртәлүдән котыла алмыйм. Еллар зирәклек кертеп, әлеге борчылулы халәттән котылырмын дип уйлыйм. Бик күп дусларның дус булмауларын белергә туры килде. Төрле кешеләр белән очрашырга, кемнәрнеңдер эчке дөньясына шаккатырга туры килә. Дөнья бит бу - агы бар, бар карасы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading