16+

Мөселман киносы фестивале җиңүчеләре билгеле

Казан халыкара мөселман киносы фестивале тәмам. 5 көн буе төрле мәйданчыкларда 50 конкурс фильмы тамашачы игътибарына тәкъдим ителде. Татарстан Россиянең 18 өлкәсенән һәм 23 илдән килгән кунакларны каршы алды. Беренче тапкыр фильмнарны Бөтендөнья Азия киносын үстерү оешмасы (НЕТПАК) вәкилләре дә бәяләде. Россия, Иран, Төркия, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм башка илләрдән килгән сәнгать эшлеклеләреннән мәртәбәле жюри җыелды. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. 

Мөселман киносы фестивале җиңүчеләре билгеле

Казан халыкара мөселман киносы фестивале тәмам. 5 көн буе төрле мәйданчыкларда 50 конкурс фильмы тамашачы игътибарына тәкъдим ителде. Татарстан Россиянең 18 өлкәсенән һәм 23 илдән килгән кунакларны каршы алды. Беренче тапкыр фильмнарны Бөтендөнья Азия киносын үстерү оешмасы (НЕТПАК) вәкилләре дә бәяләде. Россия, Иран, Төркия, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм башка илләрдән килгән сәнгать эшлеклеләреннән мәртәбәле жюри җыелды. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. 

– Фестивальнең тәмамлануына ышанып булмый. Күптән түгел генә Казан ратушасында ачылу тантанасы узган иде. Фестивальгә бик зур өметләр багладык. Оештыру комитеты бәйге өчен барлык шартларны тудыра алды. 18 ел элек фестиваль “Мөселман” фильмыннан башланган иде. Елдан-ел катнашучылар саны арту шатландыра, – диде Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев. Ул Татарстан Президентының “Кино сәнгатендә гуманизм өчен” призын “Рух” фильмына тапшырды. Аңа истәлекле диплом һәм 500 мең акчалата бүләк бирелде.

– Бу бүләкне алырбыз дип ышанмадым. Хезмәтебезгә югары бәя биргәнгә бик шат. Казанда беренче тапкыр түгел, бу юлы тарихи биналарны карарга да вакыт таптым. Фестивальдә күрсәтелгән киноларны хәзер үк прокатка куярлык. Кеше язмышы турында төшерелгән фильмнарны карау аеруча рәхәт, – диде “Рух”ның режиссеры Михаил Плиско.

Махсус бүләкләр һәм төп номинацияләр күп билгеләнде. “Мукагали” фильмы жюри әгъзалары бүләгенә лаек булды. Казахстаннан килгән кунакларның иҗатын тамашачылар да яратып карады.
– Мин сәхнәдә бер үзем генә басып тормыйм. Бу режиссер, актерлар, сценаристларның уртак хезмәте. Фильм бөек казах шагыйре, Мукагали Макатаевның тормыш юлына нигезләнеп төшерелде. Без аның тормышын, әйткән һәм әйтергә теләгән фикерләрен берләштердек. Шагыйрь язмышын киң аудиториягә күрсәтә алдык, – диде “Мукагали” фильмында төп рольне башкарган Асланбек Җанбалаев.

Татар фильмнары арасында да иң яхшысы билгеләнде. Әлеге номинациядә “Без – 41 нче ел балалары” җиңү яулады. Ә бәйгенең иң зур бүләгенә Иранда төшерелгән “Тихая слава” фильмы лаек булды. 
– Бәхетем эчемә сыймый. Жюри әгъзаларына иҗатыбызны бәяләгәннәре өчен зур рәхмәт. Минем белән фильм өстендә эшләгән кешеләр, кызганыч, монда түгел. Әмма алар бәхетеме уртаклаша дип уйлыйм, – диде Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең Гран-при лауреаты Нахид Хассанзаде.

Башкалабыз кунаклары Казанда узган кино бәйрәменнән һәм Татарстан тамашачысыннан канәгать калды. Кайбер залларда буш урыннар булмады, халык фильмнарны баскычка утырып карады. Казан тамашачысы кино йолдызлары кабынганын күзәтте. Һәр фильмнан соң, режиссерлар белән фикер алышты. Башкала яшәүчеләренә, чыннан да, бәхет елмайды. Фестиваль ахырына якынлашты. Әмма борчылмагыз, күпчелек фильмнарны Интернет челтәрендә карап була. Яңа очрашуларга кадәр!

18 нче Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең җиңүчеләре
Гран-при “Иң яхшы тулы метражлы уен фильмы”: “Тихая слава” (Иран)
Татарстан Республикасы Президентының “Кино сәнгатендә гуманизм өчен” призы: “Рух” (Казахстан)
Иң яхшы милли документаль фильм: “Илче” (Татарстан)
Иң яхшы милли фильм: “Без – 41 нче ел балалары” (Татарстан)
Казан Мэриясе призы: “Галиябану” (Татарстан)
Тамашачы мәхәббәте призы: “Тарлан” (Татарстан, Казахстан)
Жюри әгъзаларының махсус призы: “Мукагали” (Казахстан)
Тулы метражлы уен фильмының иң яхшы актеры: “Газета” (Шри-Ланка)
“Ислам дөньясында мәдәниятләр диалогы өчен” призы: “Сагынбай Манасчы” (Кыргызстан)
 Россия кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре гильдиясе призы – Ак фил: “Ачу” (Ливан, Германия)
Тулы метражлы уен фильмының иң яхшы сценарие: “Кечкенә Баха маҗаралары” (Россия)
Тулы метражлы уен фильмының иң яхшы операторы: “Ачу” (Ливан, Германия)
Иң яхшы кыска метражлы документаль фильм: “Тормыш” (Төркия)
Иң яхшы кыска метражлы уен фильмы: “Фәрештәләр энесе” (Таджикистан)
Иң яхшы тулы метражлы документаль фильм: “Иванова Лествица” (Россия, Франция)
НЕТПАК жюри әгъзалары призы: “Тихая слава” (Иран)
Тулы метражлы уен фильмының иң яхшы актрисасы: “Тихая слава” (Иран)
Тулы метражлы уен фильмының иң яхшы режиссеры: “Бу хәл ТалаатаХарба урамында булды 2” (Египет)

Илгизә Галиуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading