16+

Мәскәүдә Туфан Миңнуллинны искә алачаклар

24 августта Мәскәүдә күренекле татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе узачак. Чара уңаеннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры мәскәүлеләргә «Әлдермештән Әлмәндәр», «Хушыгыз», «Мулла», «Гөргөри кияүләре», «Диләфрүз-Remake» кебек танылган спектакльләрдән өзекләр күрсәтәчәк. Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров һәм драматургның кызы Әлфия Юнысова Туфан...

24 августта Мәскәүдә күренекле татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе узачак. Чара уңаеннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры мәскәүлеләргә «Әлдермештән Әлмәндәр», «Хушыгыз», «Мулла», «Гөргөри кияүләре», «Диләфрүз-Remake» кебек танылган спектакльләрдән өзекләр күрсәтәчәк.
Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров һәм драматургның кызы Әлфия Юнысова Туфан Миңнуллин турында үзләренең хатирәләре белән уртаклашачак. Кичәдә Татарстанның халык артистлары Луара Шакирҗанова, Хәлим Җәләлов, Зөлфирә Зарипова, Фирая Әкбәрова, Әсхәт Хисмәтов, яшь буын артистлардан Ирек Кашапов, Ришат Әхмәдуллин катнашачак.
25 августта Туфан Миң­нуллинга багышланган мә­дәни чаралар драматургның туган ягында - Татарстанның Кама Тамагы районында дәвам итәчәк. Камал театры иҗатчының туган авылында ачык һавада «Мулла» спектаклен тәкъдим итәргә җыена.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading