16+

Мөслим театры яңа автобуста кайтып китте

VI Төбәкара "Идел - йорт" театрлар фестиваленең сайлап алу турларында быел 100дән артык үзешчән театр катнашты.

Мөслим театры яңа автобуста кайтып китте

VI Төбәкара "Идел - йорт" театрлар фестиваленең сайлап алу турларында быел 100дән артык үзешчән театр катнашты.

Унсигез коллективка Казан тамашачысы алдында чыгыш ясау насыйп булды. Чит төбәкләрдән дүрт коллектив кунак буларак чыгыш ясады.Читтә яшәүче милләттәшләребезнең үз телләрен саклап, сәнгатебезгә тартылулары аерым игтибарга лаек. Унсигез коллективка Казан тамашачысы алдында чыгыш ясау насыйп булды. Сәнгать фәннәре докторы Гали Арсланов җитәкчелегендәге жюри үзешчән артистларга үз бәясен бирде. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узган тантаналы кичәне Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова ачып җибәрде һәм театрларга иҗат уңышлары теләде.

- Фестивальгә елдан-ел сыйфатлырак спектакльләр белән киләләр. Театрларның репертуарлары киңәя. Шуңа күрә жюри әгъзаларына эшләү шактый авыр булды. Без гадел булырга тырыштык, - ди Гали Арсланов. Ниһаять, катнашучылар көткән мизгелләр якынлашты. Хатын - кыз ролен иң яхшы башкаручы булып Апас районы халык театрыннан Гөлия Сәләхетдинова, иң яхшы ир - ат буларак Башкортстанның Дүртөйле районыннан Рәсим Ямалтдинов танылды. "Режиссер эзләнүе" төренә Балык Бистәсе халык театры режиссеры Рифкат Галиев ия дип табылды. "Режиссерлык дебюты" төрендә диплом Балтач районы халык театрыннан Раннур Әүхәдиевкә тапшырылды. "Театр сәнгате легендасы" төрендә Баулыдан Миргалиян Фәхриев бүләкләнде. Ул җитәкләгән коллектив өченче урынга да ия булды.

Өченче урын шулай ук Гөлсинә Җамалиева җитәкләгән Азнакай халык театрына бирелде. Икенче урынны Актаныш районының Киров исемендәге авыл мәдәният йорты халык театры (режиссеры - Алсу Хуҗина)алды. Беренче дәрәҗәдәге лауреат исемен Бөгелмәнең Флюра Шәрипова җитәкләгән халык театры яулады. Аларга йөз мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. Фестивальнең иң зур бүләге - Гран - при Зөлфия Фәхретдинова җитәкләгән Мөслим районы халык театрына бирелде. Аларга диплом тапшырганда мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалиева: "Үзем дә халык театрына йөреп, характерлы рольдә уйнар идем", - диде. Ул Президентның әлеге фестивальне хуплавын, шуның өчен дә җиңүче коллективка автобус бүләк итүен әйтеп узды.

Соңыннан мөслимлеләр тамашачыга "Сүнгән йолдызлар" спектаклен тәкъдим итте. Саф мәхәббәтне гәүдәләндергән әлеге спектакль җыр - бию белән үрелеп барды. Яшьләрнең таланты биредә төрле яктан ачылган.

Тантанага район башлыгы Рамил Муллин үзе дә килгән иде. Бу инде җитәкченең сәнгатькә нинди мөнәсәбәттә икәнен күрсәтә.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

ФОТОРЕПОРТАЖ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading