Татар кызы милли киемнәрне югары мода подиумнарына күтәрә.
Казан дәүләт мәдәният институтының “Дизайн” юнәлеше, “Текстиль дизайны. Костюм һәм аксессуарлар” профиле буенча укырга кергән Наилә Борһанова да үз эченнән дөньякүләм танылу омтылышы белән яна.
Әмма әле берничә ел элек гади студент кыз өчен бу яулый алмаслык үр булып тоела. Былтыр исә аның һөнәри үсешендә хәлиткеч вакыйгалар була. 3нче курс студентының эшләре танылган дизайнер күзенә чалына. Менә бит ничек! Сәләт – бер бәхет булса, аны вакытында күреп алучы булу – икеләтә бәхет.
– Эскизларымны танылган этно-дизайнер Солтан Сәлиев күреп алды һәм коллекция булдырырга тәкъдим итте. Институтта эскизлардан әзер эшләнмәгә кадәр теләсә нинди проектны гамәлгә ашыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Беренче этапта без идеяләр юнәлешендә эшләдек, максатларны билгеләү өчен тикшеренү эше уздырдык, шулай ук булачак продуктның концепциясен, стилен һәм ассортиментын билгеләдек. Боларның барысы да коллекциянең үзенчәлеген табарга һәм аны аутентик итәргә мөмкинлек бирде, – дип сөйләде Наилә “Зәңгәр күл” коллекциясе туу тарихы турында.
Әлеге коллекцияне булдыру өчен илһам чыганагы Татарстанның табигый истәлекле урыны – Зәңгәр күлләре булган. Коллекциядә фирүзә, зәңгәр төсләр өстенлек итә, яулыклардагы милли орнаменталь мотивлар әлеге уникаль урынның матурлыгын чагылдыра. Менә шулай Наиләнең хыяллары көтмәгәндә чынга да ашкан – аның эшләре быелның маенда Казахстан Республикасының Тараз шәһәрендә «ASPARA FASHION WEEK» (“Аспара фэшн уик”) Халыкара югары мода атналыгында тәкъдим ителгән.
Әлбәттә, теләсә кайсы яшь дизайнерның беренче коллекциясе сагаеп кабул ителә. Наиләне җитәкчеләре бу хакта алдан ук кисәтеп куя. Дөньяның 26 иленнән килгән дизайнерлар белән көндәшлек итәр өчен коллекциянең һәр элементы, аны тәкъдим итү ысулы энәсеннән җебенә кадәр уйлана. Нәтиҗәдә, Наилә иҗатына карата гел җылы сүзләр генә ишетә. Киемнәрнең һәм аларны подиумда күрсәтүнең югары сыйфатын дөньякүләм танылган дизайнер Айдархан Калиев та билгеләп үтә.
Мондый уңышны Наилә тулы бер команда эшчәнлеге нәтиҗәсе дип билгели.
– Бер генә коллекцияне дә дизайнер берүзе барлыкка китерми, бу һәрвакыт мода индустриясе өлкәсендә югары класслы белгечләр командасы эше. Ә мин әлегә нибары студент кына, үз коллекцияләремдә төрле укытучылардан алган белемнәремне гомумиләштерергә тырыштым. Әйткәнемчә, җитәкчем Солтан Сәлиев миңа һәрьяклап ярдәм итте, юнәлеш биреп торды. Киемнәрнең барысы да Мәдәният институты базасындагы Инжиниринг үзәгендә тегелде, чигү эшләре дә шунда башкарылды. Анда заманча тегү һәм чигү җиһазлары гына түгел, кеше фигурасын шунда ук сканерлау, барлык үлчәмнәрне алу һәм кеше аватарын булдыру мөмкинлегенә ия 3D сканер, аватар нигезендә костюм проектын эшли торган заманча график редакторлар бар, бу дизайнерның эшен бермә-бер җиңеләйтә, – дип сөйләде Наилә Борһанова.
Бүген Наилә Борһанованың инде ике тулы кыйммәтле коллекциясе бар – «Зәңгәр күл» янына «Нәүрүз» өстәлә, ярты ел эчендә яшь дизайнер алар белән 6 тапкыр халыкара мода күрсәтүдә катнашкан. Милли юнәлешле киемнәре Татарстан, Казахстан, Үзбәкстан, Италия, Швециядә уздырылган мода атналыкларында тәкъдим ителеп, уңай бәя алган.
Ә бит Наилә – гади татар кызы, тумышы белән Чаллыдан, 54нче татар гимназиясен тәмамлаган. Әнисе “КамАЗ” дирекциясендә финансист, әтисе техник белем алган, шәхси фирмада эшли. Кыскасы, әтисе дә, әнисе дә иҗади һөнәрләрдән ерак. Шулай булуга карамастан, алар иҗатка тартылган кызларын барлык башлангычларында хуплаган. Наилә кечкенәдән рәсем ясарга ярата, сәнгать мәктәбен тәмамлый. Мода өлкәсе исә матурлыкка омтылган кызны һәрвакыт кызыктыра. Әмма иң башта ул үзен дизайнерлык юнәлешендә түгел, модель буларак сынап карый. Модельләр мәктәбендә шөгыльләнә, быел хәтта "Мисс Татарстан" конкурсында катнашып, топ-30га керә. Хәзер инде менә дизайнер буларак шундый зур уңыш.
– Балачактан ук дизайнер булачагымны белә идем. Бу иҗади һәм кызыклы эш, ул креатив мохитне, модельер-хезмәттәшләр белән аралашуны, стиль, мода һәм матурлык дөньясына чумуны күздә тота. Кием дизайнын булдырып, кешеләрнең индивидуальлеген ассызыклау, аларга матур һәм уңайлы киемнәрдән йөрү мөмкинлеге тудыру – үзе бер бәхет. Кием-салым барлык кешеләргә көн саен кирәк, бу үзеңне күрсәтү өчен иң үтемле ысулларның берсе, шуңа күрә дизайнер һөнәре һәрвакыт кирәкле булып калачак. Һәм, ниһаять, киләчәктә үз эшеңне ачу, бренд оештыру, шәхси коллекцияләр, авторлык эскизлары һәм принтлар булдыру мөмкинлеге бар, – дип аңлата Наилә дизайнер һөнәрен сайлавын.
Яшь дизайнер үз коллекцияләрендә миллилеккә басым ясарга тырыша. Аның фикеренчә, заманча модада этник өлеш бик актуаль, әмма татар халкының үзенчәлеген чагылдыра торган локаль брендлар аз. Аның үз яшьтәшләрен стильле итеп һәм шул ук вакытта татар колоритын чагылдырып киендерәсе килә. Һәм, әлбәттә, ул чит илдә дә татар мәдәниятен күрсәтергә тели. Милли костюмнар, гадәттә, ачык төсләрдә. Наилә исә йомшак пастель тоннарда эшләргә тырыша, орнаментлар да тыйнак кына кулланыла. Чөнки аның максаты – кешеләр көндәлектә кия алырлык һәм иртәгә актуаль булырлык киемнәр эшләү.
Наилә уңышка ирешү һәм югарылыкка күтәрелү өчен бик күп көч куярга кирәклеген яхшы аңлый. Бүген аның һәр көне исәптә. Хәзерге вакытта Наилә яңа коллекциясен эшләү белән мәшгуль. Бу кичке күлмәкләр җыелмасы булачак. Шулай ук ул Россия, Кытай, Гарәп Әмирлекләрендә узачак мода күрсәтүләргә чакырылган. Киләчәктә ул массакүләм җитештерүгә чыгарга һәм алга таба үз брендын үстерергә тели.
Комментарийлар