16+

Пешка

70 нче елларда Актаныш районына әдәбият атналыгы үткәрергә бардык. Уңыш бәйрәменә туры килдек: районга Кызыл Байрак тапшырырга Министрлар Советы рәисе урынбасары Мартынов шәхсән үзе килгән. Безгә әйләнеп караучы да юк: һәммәсе Мартынов белән мәшгуль. Банкетка чакырдылар чакыруын, әмма түргә түгел, иң ерак бер почмакка утырттылар. Мондый мөнәсәбәттән кәефе киткән талантлы...

Пешка

70 нче елларда Актаныш районына әдәбият атналыгы үткәрергә бардык. Уңыш бәйрәменә туры килдек: районга Кызыл Байрак тапшырырга Министрлар Советы рәисе урынбасары Мартынов шәхсән үзе килгән. Безгә әйләнеп караучы да юк: һәммәсе Мартынов белән мәшгуль. Банкетка чакырдылар чакыруын, әмма түргә түгел, иң ерак бер почмакка утырттылар. Мондый мөнәсәбәттән кәефе киткән талантлы...

70 нче елларда Актаныш районына әдәбият атналыгы үткәрергә бардык. Уңыш бәйрәменә туры килдек: районга Кызыл Байрак тапшырырга Министрлар Советы рәисе урынбасары Мартынов шәхсән үзе килгән. Безгә әйләнеп караучы да юк: һәммәсе Мартынов белән мәшгуль. Банкетка чакырдылар чакыруын, әмма түргә түгел, иң ерак бер почмакка утырттылар. Мондый мөнәсәбәттән кәефе киткән талантлы бер прозаигыбыз (исемен әйтмим инде), беркайчан да исергәне булмаган әүлиябез, үзенең нормасыннан артыграк төшерде. Тәртип бозмады, сүгенмәде, кайтты да шундук йоклап китте.
Иртән баш авыртып уяндым. Күршемдә генә Габдрахман ага Минский ята. Ә кичә йомшап төшкән егетебез берүзе күрше бүлмәдә. Тик ятасы килми бит.
- Габдрахман абый, - мин әйтәм, - әйдә, шаяртабыз тегене!..
- Мин әзер, башла!.. - ди өлкән дустыбыз.
- Нишлибез, Габдрахман абый, егет безне харап итте... Мартыновның үзенә, лично үзенә әйтте бит: «Син - пешка!» - диде.
Габдрахман абый сюжетны шунда ук эләктереп алды:
- Миңа, парторг буларак, эләгә инде обкомнан, чакыралар инде аны да, мине дә... Барыбызга да эләгә инде моның өчен!
Тын гына көтәбез... менә теге якның ишеге ачылды, аннан егетебезнең ялтырап торган күзләре күренде.
- Чыннан да мин аңа: «Пешка!» - дип әйттеммени?! - диде ул, кипкән иреннәрен чак кыймылдатып.
Габдрахман абый сикереп үк торды:
- Әйтмәгән кая... Бармагың белән борынына төртеп әйттең!
Казанга кайткач та без аның үзенә шаяруны ачмадык. Габдрахман абый, шушы сюжеттан файдаланып, «Пешка» дигән хикәя язып, газетада бастырды. Үзе бик талантлы прозаик дустыбыз безнең усал шаяруыбызны соңрак төшенгәндерме, юкмы - анысын белмим... Бәлки, ул, бераз тынычлангач: «Хыялымда йөргән батырлыкны кылдым, «Пешка!» дип йөзенә бәреп әйттем! - дип, горурланып та йөргәндер...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading