Бервакыт сөйләшеп утырганда, Татарстанның халык артисты Раушания Юкачевага: «Әгәр сезгә сәхнәдә парлап саф мәхәббәтне гәүдәләндерергә туры килсә, кайсы спектакльне сайлап, анда нинди рольләрдә уйнар идегез?» - дигән сорау биргән идем. Аңа каршы ул: «Таһир - Зөһрә»дә Таһир белән Зөһрәне башкарыр идек», - дип җавап биргән иде.
«Мәхәббәт ул - кадерле кешеңә таянып, шатлык-кайгыларыңны уртаклашып, бер-береңне аңлап һәм санлап яшәү, дип уйлыйм. Авырлык килгәндә мәхәббәт сынала. Мәскәүдә миңа операция булгач, Раушания бер минутка да янымнан китмәде», - дип сөйләгән иде Коля ул чакта. Чыннан да, тормышта аларның мәхәббәте, саф, эчкерсез иде. Яшь чагында авылларына Коляны күрсәтергә алып кайткач та, Раушаниянең бабасы аны ошатып кала. Соңыннан аларга никахны да үзе укый. Ни кызганыч, яшьли бер-берсен сөеп кавышкан бу пар гомер юлларын бергә үткәреп бетерә алмадылар. Сәхнәдә «Казан егетләре» спектаклендә - Мөбарәк, «Бәхетсез егет»тә - Закир, «Юләрләр йорты»нда Михаил Горбачев кебек рольләре белән ул тамашачы хәтерендә дә сакланадыр.
Әгәр исән булса, быел Николай Юкачевка 60 яшь тулган булыр иде. Сәхнәдәге үзенең уңышларына, гаиләдә оныкларына куанып яшисе дә яшисе иде әле...
Раушания Юкачева, Татарстанның халык артисты:
- Коляның арабыздан киткәненә җиде ел. Аны уйламаган бер көнем юк. Юксынып яшим. Фотолары белән сөйләшеп йөрим. Төшкә дә керми ичмаса. Җәй айларында бакчада ул салган өй белән мунчаны төзекләндереп, аның төсе итеп саклыйм. Икенче оныгыбызны Коля күрә алмый калды. Төскә дә, холкы да нәкъ аңа охшаган. Әгәр исән булса, ул аларны сөеп туймас иде.
Әзһәр Шакиров, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты:
- Николай Юкачев, чын рус кешесе, язмышын татар театры белән бәйләде. Бездә рус театрында эшләүче һәм эшләргә теләгән татарлар бар. Ә татар театрында эшләргә теләгән руслар юк. Мин аңа шакката идем. «Син рус театрында эшләсәң, әллә кем булыр идең», - ди торган идем. Ул үзенең нинди артист икәнен исбат итте. Бу - артист өчен зур бәхет. Николайны беркем дә рус кешесе итеп кабул итмәде. Ул минем өчен зур горурлык иде. Татар сәнгатен яратты, гитарада уйнап җырлый иде. Үзенчәлекле кеше булды.
Наилә Гәрәева, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:
- Николай бик мөлаем, акыллы, йомшак күңелле кеше иде. Сәхнәдә бик табигый уйнады. Ягымлы, кешелекле, тыйнак иде. Ул башкалардан кайсыдыр ягы белән аерылып торды. Ныклы ихтыяр көченә ия иде. Яшисе генә иде дә бит әле...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар