16+

«Рәхмәте дә, тәнкыйте дә кадерле»

Иҗатта үзең ирешкән кечкенә генә казанышың да балаң кебек кадерле була. Ә инде иҗат дигәннәре телевидение кадәр телевидение зурлыгында булса, әлеге хис икеләтә-өчләтә зурая торгандыр. Һәр эш, һәр башлангычның абына-сөртенә, тәҗрибә туплый-туплый гына тернәкләнә, аякка басуын да искә алсаң...

«Рәхмәте дә, тәнкыйте дә кадерле»

Иҗатта үзең ирешкән кечкенә генә казанышың да балаң кебек кадерле була. Ә инде иҗат дигәннәре телевидение кадәр телевидение зурлыгында булса, әлеге хис икеләтә-өчләтә зурая торгандыр. Һәр эш, һәр башлангычның абына-сөртенә, тәҗрибә туплый-туплый гына тернәкләнә, аякка басуын да искә алсаң...

«Мәйдан» телеканалының баш режиссеры Эдуард ҮТӘГӘНОВ белән шуның турында гәпләшеп утырдык. Ике ел элек барлыкка килеп, тамашачыны кыска вакыт аралыгында яраттырып, күпләр өчен якын дуска әйләнгән «Мәйдан» телеканалы турында ниләр уйлый Эдуард, нәрсәләр сөендерә дә ниләр көендерә аны?
- Менә бүген, инде эфирга чыга башлавыбызга ике елдан артып киткәч тә ышанып җитмим әле, - ди Эдуард. - Беркайчан да татар телле телевидение оештыру нияте белән янып-көеп яшәгән булмады.
- Алайса «Мәйдан» ничек туды?!.
- Очраклы рәвештә дисәм дә буладыр. Уфадан танышларыбыз - «Туган тел» телекомпаниясе егетләре килде дә: «Татарстанга да «Туган тел»не кертергә ярдәм итсәгез иде», - дип мөрәҗәгать итте. Без шуның артыннан йөри башладык. Шунда безгә әйттеләр дә инде - кешенеке артыннан йөргәнче, ник үзегезнең татар телле телевидениене булдырып карамыйсыз, янәсе. Боз әнә шулай кузгалды.
- Күптәнге ике дус: Дамир Дәүләтшин һәм Эдуард Үтәгәновка шул гына кирәк - яңа проект, яңа азарт?
- Юк, идеяне без икәү генә тормышка ашырмадык. Гамәлгә куючыларыбыз бар, алар үз исемнәрен яңгыратуны гына яратмый. Яңа проектка исә бик теләп алындык. Безне караучы тамашачылар саны ике ел эчендә 30 меңнән 3 миллионга җитте. Әүвәл кабель телевидениесендә генә идек, соңрак бик күп телеканал «пакет»ларына кердек. Бүген безне Россиянең теләсә кайсы почмагында карау мөмкинлеге бар.
- Хәер-фатихаларын матди ярдәмнән башлаган партнерларыгыз бүген сезнең эштән канәгать, димәк?
- Әйе, беренче адымнарны ясарга партнерларыбыз финанс ягыннан булышты, бүген исә без үзебезне үзебез кайгыртырга сәләтле инде. Контент - телеканалны «тутыру» мәсьәләсе баштагы мәлләрдә катлаулырак иде, ул вакыт белән көйләнде. Башта клиплар саны бик аз иде, концерт язмаларын бүлгәләп, кисеп утырырга туры килде. Хәзер җырчылар белән дә эшләү җиңелләште. Алар үзләре үк яңа җырларын, яңа клипларын китереп бирә. Аларга - реклама, безгә - матур, сыйфатлы продукт.
- Телеканалның режиссеры буларак, таякның юан башы Сезгә төшәдер инде: күбрәк мактыйлармы, тәнкыйть белән «сыйлыйлармы» үзегезне?
- Тәнкыйть бар, ул булырга да тиеш. Җырчылар арасында: «Сезнең канал примитив, эшли белмисез», - диючеләр дә очрады. Әмма ул җырчыларның күбесе - үзләренең хокукларын башка каналларга биргән кешеләр. Бездә күрсәтелә алмау бәласедер инде - алар канәгатьсезлекләрен тәнкыйть аша җиткерергә тырыша. Аллага шөкер, шалтыратып, рәхмәт сүзләрен ишеттерүчеләр дә шактый.
- Тапшыруларга карата фикерләр дә төрледер?
- Атнага өч тапшыруыбыз чыга. Башта ук без башка музыкаль каналлар тәҗрибәсенә таянырга тырыштык. Әле дә менә күзәтәбез - элегрәк гел җыр гына әйләндергән музыкаль каналлар акрынлап тапшырулар күрсәтә башлады. Тапшырулар булырга тиеш - каналны гел клип белән генә тутырып булмый. Аңлашыла инде, музыкаль канал булгач, алар җитди-фәлсәфи түгел, күңел ачу мәсләгенә күз тотарга тиеш.
- Режиссер буларак, үз эшегездән канәгатьме син, Эдуард, никләр тотындым икән, дигән уй кергәне булмадымы?
- Әле кимчелекләребез бик күп. Эшлисе эшләребез байтак, шуңа да тыныч йөрәк белән утыра алмыйм. Әмма «Мәйдан»дагы эшемне бик яратам. Ул минем балам шикелле: мин аның һәр яңалыгы өчен шатланам, ут йотып торам. Ник тотындым икән, дигән уй килгәне булмады - Дамир белән бер команда булып, иҗади тандем буларак рәхәтләнеп эшлибез.
- Сезнең дуслыкка да шактый бугай инде?
- 90 нчы еллардан башлап бергә эшлибез. Икебез дә иҗат кешеләре: мин актерлыкка укыган идем, Дамир Дәүләтшин консерваториядә белем алган. Элегрәк бергәләп күп кенә проектлар эшләгән булды. Әмма ул да, мин дә, телевидение ачып, шунда хезмәт куярбыз дип уйламаган идек.
- Сезне «Мәйдан»да бер максат берләштерәме?
Беренче максатыбыз - тәрбия. «Мәйдан»да бары тик матур әдәби телле дикторлар гына эшләргә, беренче урында зәвык тәрбияләү торырга тиеш, дип саныйбыз. Шуңа да бизнес, акча дип чапкан юк, иң төп максат - ипләп кенә, җайлап кына үз юлыбыздан атлау, йөз аклыгын югалтмау.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading