16+

Ринат Таҗетдиновның мәрасиме: “Рәхмәтле булды. Бернәрсә дә таләп итмәде, бернәрсә дә сорамады...”

Татар халкы тагын бер легендар актерын югалтты. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, “Алтын битлек” театр премиясе лауреаты Ринат Таҗетдиновны соңгы юлга озаттылар. Көзге кояшлы көн дә актерыбыз кебек якты, рәхәт, җилсез булды.

Ринат Таҗетдиновның мәрасиме: “Рәхмәтле булды. Бернәрсә дә таләп итмәде, бернәрсә дә сорамады...”

Татар халкы тагын бер легендар актерын югалтты. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, “Алтын битлек” театр премиясе лауреаты Ринат Таҗетдиновны соңгы юлга озаттылар. Көзге кояшлы көн дә актерыбыз кебек якты, рәхәт, җилсез булды.

Камал театрына республиканың барлык җитәкчеләре, татар интеллигенциясе, бөек артистны белгән бар җәмәгатьчелек җыелды. Кызганыч, сәбәбе генә йөрәкне әрнетә. Таҗетдинов Ринат Арифҗан улы каты авырудан соң 16 октябрьдә 86 яшендә арабыздан китте. Мәрасимгә җыелган һәркемнең күзләре яшьләнеп тора. Ринат Таҗетдинов тормышына, кылган гамәлләренә халыкның, республика җитәкчелегенең мөнәсәбәте аның җәсәде янында яңгыраган сүзләрдә дә чагылды.. 

Ринат Таҗетдинов 1938 елның 1 гыйнварында ТАССРның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туган. 1961 елда Мәскәүнең Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлаганнан соң Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры труппасына кабул ителеп, 60 елдан артыграк шунда хезмәт куйды.

Легендар актерны соңгы юлга озату мәрасимен Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев алып барды. «Ринат ага – иң яраткан һәм иң популяр артистларыбызның берсе, бәхәссез авторитет, халкыбызның алтын “баганасы” иде. Аның һичшиксез «татар театрының легендасы» дияргә мөмкин. Бүген кайгылы көнебез: талантлы бөек шәхесебезне мәңгелеккә озатабыз. Мөхтәрәм артистыбыз белән бәхилләшү мәрасимен ачык дип игълан итәм», – дип сүзен башлады ул. Мәрасимгә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән килде. Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шәхсән Таҗетдиновлар гаиләсе янына барып кайгыларын уртаклаштылар аннан мактаулы каравылга үттеләр.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов: «Кадерле дуслар! Татарстан Республикасы һәм татар халкы өчен бүген бик зур югалту. Рәйсә ханым, кызлары, туганнары, сезнең зур кайгыгызны уртаклашабыз. Ринат Арифҗан улы республикабыз өчен зур шәхес, аның бөтен хезмәте милләтебезне күтәрү, телебезне саклауга юнәлдерелде. Әлбәттә, Ринат аганы без гел истә тотарбыз, аның исемен мәңгеләштерү юлларын уйларбыз».

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең хезмәт герое Минтимер Шәймиев: Хөрмәтле туганнарыбыз, кардәшләребез! Тормыш шулай корылган: яшибез, тырышабыз, шәхесләребез бик матур хезмәт итәләр. Гомер буе шулай бара, барсын да, бу – дөрес тә. Ни кызганыч, вакыт үзенекен итә... Бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә тырышабыз, ә бу тормыштан китәр вакыт җиткәч, бер-беребез турында истәлекләрне сакларга кирәк. Без – сәләтле халык, үзебезне һәм республикабызда яши торган барлык халкыбызны яратабыз. Шуңа күрә тиешле хөрмәтне күрсәтергә кирәк. Бу – безнең буыннан-буынга килә торган матур гадәтебез. Бер-беребезгә кылган гамәлләре өчен рәхмәт әйтәбез – бу дөрес тә. Моны матур итеп бәһали белергә кирәк. Тормыш булгач, төрле чаклар була торгандыр. Әмма туганнарыбызны, халкыбызны соңгы юлга озатканда, тиешле хөрмәтне күрсәтә белергә кирәк. Бу – безнең гадәтебезгә кергән һәм аны тагын да ныгытырга кирәк дип саныйм. Безне тәрбияләгән буыннардан үрнәк алып, шундый яшәү рәвешен дәвам итәргә кирәк. Без аны булдырабыз, бу – безнең кулыбыздан килә. Үзебезнең шәхесләребезне хөрмәт белән озатып, без шулай яшибез һәм тагын да матуррак яшәргә кирәк. Югалту һәрвакыт авыр. Мондый вакытларда да без милли залларыбызга килеп хушлашып, шәхескә хөрмәт күрсәтәбез, бу – безнең кулыбыздан килә. Бу – яшәү рәвеше. Дөньяның кадерен белеп яшик. Тормыш ул – тормыш инде. Сабырлык, түземлек кирәк. Матур итеп җыелышып килүегез өчен рәхмәт! Барыбызга да иминлек, тынычлык телим, — дип йомгаклады Дәүләт Киңәшчесе.

Ринат Таҗетдиновның якын дусты, коллегасы Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев та мәрхүмне “безнең буын кешеләреннән иң бәхетле, талантлы артист”, – дип атады. 
– Безгә – Ринат белән 5 ел Мәскәүдә укып, 63 ел гомеребезне бер театр сәхнәсенә биргән кешеләргә – югалту бигрәк тә авыр. Мәскәүдә укыганда курс җитәкчесенең дә иң яраткан студенты иде ул. 1961 елны театрда эшли башлагач, ул сәхнәне шаулатып килеп керде һәм шулай дәвам итте. Ул иң төп рольләрне уйнады: мәхәббәт геройларның да барысын да уйнады, социаль геройларны да уйнады. Төрле жанрларны да уйный ала торган артист иде, кабахәт кешеләрне дә әйбәт уйнады. Студент елларында Маяковскийның «Мунча» дигән пьесасында төп рольне уйнады: ул яшьтә шулай уйнау – ул зур дәрәҗә. Нәрсә уйнаса да, шәп иде. Бәхетле булды ул – аны тамашачы да яратты, җитәкчеләребез дә яраттылар. Чөнки ул үзен тормышта әдәпле тотты, сүз килерлек начар гамәлләр эшләмәде. Телевизордан да «мин бәхетле» дип әйткәнен күрсәттеләр, ул чыннан да бәхетле иде. Мәрасимгә кемнәр килгән – шуннан аңлагыз Ринатка нинди мөнәсәбәт булганын. Аның нинди дәрәҗәдә булуын аңлатырга кирәкми. Аңа урыны җәннәттә булсын, җаны тыныч булсын, дип телибез. Урының оҗмахта булсын, Ринат!, – диде «Щепкинчы» Равил Шәрәфи.

Камал театрының баш режиссеры, Татарстанның һәм Россиянең сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев Ринат Таҗетдинов белән соңгы сөйләшүен искә алды. 
– Ринат абыйны яратмыйча мөмкин түгел иде, чөнки аның кешелеклелеге сәхнәгә дә калкып чыга иде. Аның белән соңгы мәртәбә телефоннан сөйләшүебездә ул шалтыратты: «Фәрит, сәлам! Ни хәлләр?» – ди. «Ринат абый, берәр нәрсә булдымы?» – дим. «Юк. Мин бары тик рәхмәт әйтергә дип шалтыратам», – ди. «Кемгә рәхмәт?» – дим. «Сиңа рәхмәт, театрга рәхмәт», – ди. Ул театрга рәхмәтле булып яшәде. Бернәрсә дә таләп итмәде, бернәрсә дә сорамады. Алган бүләкләрен дә, «Алтын битлеген» дә икенче көнне үк театрга китереп куйды. Урыны оҗмахта булсын! Бөтен театр исеменнән – коллегалардан, тамашачылардан сиңа олы рәхмәтебезне әйтәбез. Хуш!, – дип йомгаклады Фәрит Бикчәнтәев.

Ринат Таҗетдинов белән хушлашырга якташлары, Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Россиянең һәм Башкортстанның халык артисты, Гафури театры актеры Хөрмәтулла Үтәшев тә килгән иде. Алар мәрхүмнең исемен мәңгеләштерү буенча тәкъдимнәрен атадылар. 

Ринат Таҗетдиновны кызы, Казан театр училищесы директоры Руфина Таҗетдинова гаиләсе исеменнән мәрасимгә килгән һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерде. 
– Әти гаҗәеп якты кеше, көчле энергетикалы актер иде. Ул кешеләргә яктылык бирә торган кеше иде. Тамашачы бу энергетиканы тоя һәм, җавап итеп, аны ярата иде. Әти тамашачы мәхәббәтенә коенып яшәде. Аның шушы сәхнәдән китүе дә символик мәгънәгә ия. Ул сәхнәне бик сагына иде, чөнки соңгы вакытта ул сәхнәгә чыга алмады. Әмма үзен шушы театрның бер кисәкчеге итеп тойды. Ул барыгызны да яратты. Барыгызга да зур рәхмәт! Ул үзенең якты нурын оныкларында, сәнгатьтә калдырды, һәм бу яктылык безне бик озак җылытачак әле. Рәхмәт сезгә! – диде. 

Ринат Тәҗетдиновның якташы, гаилә дусты Нияз Хисмәтов та иң якты хатирәләре белән уртаклашты: 
– Гаиләләребез белән йөрешеп, бердәм булдык. 1976 елдан таныш без. Тормышта да бик тәртипле кеше иде. Беркайчан беркемгә таләпләр куймады, кешеләрне ничек бар шулай кабул итә белде. Бар яктан да килгән кеше иде. Аның зарланган вакытларын искә дә төшерә алмый, чөнки йөзеннән елмаю төшмәде. Татарстан Президенты инаугурациясе вакытында нәкъ Ринат дустым Камал театрына яңа зур бина кирәклеген әйткән иде. Кызганыч, яңа бинага аяк баса алмады шул. Аның сүзе, аның соравы белән башланган эш бу. Бик чаян, юмор хисле кеше иде. Ял вакытында Равил абый Шәрәфиев белән очраклы гына очраштык. Ул театр белән килгән иде. Мин ат итеннән “буженина” ясап килгән идем. Равил абыйга аю ите дип ашаттым. Шулай, Ринат белән очрашкач: “Карале, Равилгә аю ите ашаткансың, миңа өлеше тимәгән”, – дип көлештек. Бик ихлас, эчкерсез кеше булдың. Урының оҗмахта булсын. 

Зөлфирә Зарипова, Камал театры актрисасы, Татарстанның халык артисты: 
– Ринат абый изге кеше иде. Күз яшьләремне тыя алмыйм, гафу итәрсез. Ринат абый белән бер эпоха китә. Тормышында авыр вакытлары булса да, беркайчан сер бирмәде. “Мин бәхетле” дип кабатлады. Без Ринат абый белән күп кенә спектакльләрдә бергә уйнадык. Соңгы елларны “Хуҗа Насретдин” спектаклен уйнаганда: “Зөлфирә, китәргә вакыттыр. Сүзләремне оныта башладым”, – дигән иде. “Онытсагыз, мин әйтеп җибәрәм, беркайда китмисез”, – дигән идем. Ринат абый белән уйный торган спектакльләрне зарыгып көтеп алдык. Бик рәхәт кеше, шул ук вакытта искиткеч оста актер иде. Ринат абыйның аңсыз булуын белгәч, күңел әллә нишләгән иде. Уяныр дип өметләндек, әлбәттә. Әмма авыргач, озак интегеп ятмасын дип тә теләдем. Соңгы тапкыр театрда җыелышта күрешкән идек. Ринат абыйның кәефе юк иде инде. Үзе монда, әмма җаны башка урында кебек тоелды. Урының оҗмахта булсын, Ринат абый. Без синең белән бер сәхнәдә уйнавыбыз, эшләвебез белән горурланабыз. 

Филүс Каһиров, Татарстанның халык артисты: 
– Ринат абый, кеше буларак, гап-гади кеше иде. Олысы, кечесе белән бертигез шаярып сөйләшеп, тормышның кызыклы икәнен күрсәтте. Безнең аның белән бәйле иң якты истәлегебез “Кайда син?” җырына клиптыр, мөгаен. Үзе дә бик ошатты ул аны. “Беркайчан клипта төшмәдем, синекендә төшәм әле Филүс”, – дигән иде. Бу клип аның дусты Ирек Баһманов язмышына бәйле булгач, аеруча күңеленә якын алды. Ринат абый белән үткән ул көнемне беркайчан оныта алмаячакмын. Ринат абый Таҗетдинов белән клип төшерү иҗат тормышымда иң тарихи вакыйгаларның берсе. Хуш, Ринат абый. Барысы өчен дә рәхмәт! 

Ринат Таҗетдинов Яңа татар бистәсе зиратына, үзенең васыяте буенча, әтисе кабере янында җирләнде.

Ринат Таҗетдиновның якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Тыныч йокла, Ринат абый! Урының җәннәттә булсын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

6

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading