16+

Салават Рәхмәтулла: «Ышанып кем күзләренә карыйм тагын да хәзер?!»

Башкортстанда яшәүче күренекле татар шагыйре Салават Рәхмәтуллага - 75 яшь.

Салават Рәхмәтулла: «Ышанып кем күзләренә карыйм тагын да хәзер?!»

Башкортстанда яшәүче күренекле татар шагыйре Салават Рәхмәтуллага - 75 яшь.

Тукай - Уфада
…1912 елның апрель аенда Габдулла Тукай Уфага килә һәм Мәҗит Гафури белән очраша. Мәҗит Гафури, пальтосын сатып, Тукайны кунак итә.
(Рәсми чыганаклардан)
Узганнарда - тарих, «узганнар»га
Йөз еллап кына булса да…
Шул йөз еллап вакыт аръягыннан
Хәбәр килә: «Тукай - Уфада!..»
Хат та салмый алдан, «Башкорт дуслар
Тукайны чит күрмәс, - дигәндер. -
Гафурига фельетоннар яздым,
Ул хәтта кул бирмәс!..» - дигәндер…
Ә Гафури… «Кайда туктар ул?!» - дип,
Әллә ниләр юрый Гафури.
Һәр тарафта сорый, иң кыйммәтле
Номерларны урый Гафури…
«Кайда? Бәлки…
башкорт дуслардадыр…» -
Чыгалмый ул уйлар очына…
…Туберкулез Тукай
«Сабах» кибетендә, әрҗәләрдән
Сәке ясап, унбиш кич куна…
Бу елны һич онытырга түгел,
Онытырга түгел бу айны:
«Кышка кадәр рәте табылыр», - дип,
Бөек Гафури, пальтосын сатып,
Кунак итә сырхау Тукайны…
…Егерме җидедә үләр Тукай,
Гафури да
Илле дүрте тулгач үләчәк…
Бөек Тукай, Бөек Гафуриның
Бөеклеген бөек Русиябез
Чорлар узгач кына беләчәк…
Чорлар узган шагыйрь язмышлары
Һаман әллә ниләр уйларлык.
Эх…
Казаннардан шагыйрь дуслар килсә,
Пәлтәм дә юк - сатып сыйларлык…
Думада
…Еллар - Думада эш кайный
(Тагын кайда кайнасын?!):
Дума кадәр Дума булгач,
Эшләр мөһим: аңла син.
Иң мөһимнәрдән мөһиме -
Халыкка арт бормаска:
Аңа… хәмер каптырмаска!
Тәмәке тарттырмаска!..
Көрәшчеләр
Хәйләләрсез,
Саф татарча көрәш -
Көрәшләрнең сыйфат билгесе.
Бер кысыла мәйдан… бер языла:
Кемдә калыр батыр сөлгесе?..
Егетләрнең сөлек кебекләрен
Берәм-берәм батыр егачак…
Батырдан да батыр пәһлеванга
Иң соңыннан
Садыйк чыгачак!..
Һәм ул чыккан! -
Беркем күрмәгәндер
Көрәшченең аңа тиңдәшен:
Бер ыһ иткән дә ул, җирдән аерып,
Башы аша чөйгән көндәшен!..
…Картәтием чалымнары, диләр,
Йөрешемдә…
Холкым…
Буйларда…
Күңелкәем
Җырга-моңга тулы.
Көрәшмәдем Сабантуйларда…
Телдән телгә, чордан чорга күчкән
Картәтием даны зур, беләм!
Сабантуйларда тик көрәшмәдем
Мин…
Бәйгегә кердем… җыр белән!
Хәйләләрсез,
Саф татарча микән
Бәйгеләрнең сыйфат билгесе?..
Эх…
Аяк чалган мөтәшагыйрьләрнең
Кулларында… шагыйрь сөлгесе…
Тамырларда -
җиңүчеләр каны! -
Мең ялганны бер хак егачак.
Бер кысылыр йөрәк, бер язылыр.
Иң соңыннан…
Шагыйрь чыгачак!..
Песи
Урманда адаштырсаң да,
Сагынып өйгә кайтыр.
Кадер бетсә дә,
Туган җир
Барыбер якын, матур!..
* * *
…Әрем орлыкларын коя
Минем туган нигезгә.
Таш кала - төяк безгә…
…Туган мәктәбем нигезең
Хәзер белүче дә юк,
Эзләп килүче дә юк…
…Каберлектә каберләр дә
Артканнан-арта икән:
Туган җир тарта икән…
Туган җирдә урыннар күп
Утырып уй уйлый торган…
Тәгәрәп елый торган…
Мәхәббәтсез дөньям -
карурман...
* * *
Гомер юлларымда үзем
Үземне сынап барам.
ышаныч юк бу дөньяга!
Җанымны кыйнап барам.
...Бердәнберләремне упты -
Кыраудай сукты дөнья.
Әткәйне дә, әнкәйне дә
Гүрләргә тыкты дөнья.
Үземчә түгел, язмышны
Үзенчә үрде дөнья.
Өзелеп сөйгән ярны да
Ятларга бирде дөнья.
Ышанып кем күзләренә
Карыйм тагын да хәзер?! -
Җан атып йөргән дуслар да
Дошман ягында хәзер.
Юлымда җанымны хәзер
Учыма салып барам.
Нишлим?! Бу дөньяда хәзер
Берүзем калып барам.
* * *
Дөньяларым - сихри гөл бакчасы,
Шау чәчәктә чагы гөлләрнең.
Чәчәкләрнең чәчләреннән генә
Сыйпап искән чагы җилләрнең...
Түтәлләрдә үскән гөлләр сыман,
Тамыр - җирдә, җирдә - терәгем.
Тормыш диңгезендә утрау сыман,
Атлантида сыман йөрәгем!
Күңелләрем җырга-моңга тулы
Вәгъдәң барда җанда-нигездә!
...Хыянәтең вулкан булып атса,
Гарасатлар кубар диңгездә...
Җир айкалып, күк чайкалып калыр...
Мәхәббәтсез дөньям - карурман.
Атлантида сыман югалырмын,
Атлантида сыман табылмам.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading