16+

Шагыйрь Зөлфәткә куелган истәлек тактасы дога булып ирешсен

Казаныбызның Татарстан урамындагы  7нче йорты  милләтебез әдәбият-сәнгатенең үзенә күрә бер музее  төслерәк. Хәер, кайчан да булса киләчәктә ул  шулай булыр да әле.

Шагыйрь Зөлфәткә куелган истәлек тактасы дога булып ирешсен

Казаныбызның Татарстан урамындагы  7нче йорты  милләтебез әдәбият-сәнгатенең үзенә күрә бер музее  төслерәк. Хәер, кайчан да булса киләчәктә ул  шулай булыр да әле.

Ә хәзергә бу йорт диварыннан безгә, бүгенге заман кешеләренә, биш бөек шәхесебез сынап карап тора."Без яшәдек, яшьнәдек, Ә сез ни хәл, ни эшлисез?"  Истәлек такталарыннан. Болар: Празат Исәнбәт, Рөстәм Яхин, Вафирә Гыйззәтуллина, Хәйдәр Бигичев,Шәүкәт  Биктимеров. Алар барысы да бу йортта  яшәгәннәр: балалар үстергәннәр, талантлы әсәрләр иҗат иткәннәр.  Бу истәлек такталары яныннан узганда милләтеңә тугры хезмәт иткәннең гомере халык бәгыре аша үтүен һәм мәңгелеккә тоташуын тагын бер кат  аңлыйсың. Тагын үзеңнең зур талантлы бөек милләт вәкиле булуыңны төшенеп башың горур күтәрелә. Тукайның "шул милләтнеңмени хокукка хакы юк?!" дигән сүзләре үзеннән-үзе телгә килә.

24 майга кадәр бу йортта мондый истәлек такталары, әйткәнемчә, бармаклар санынча иде. Инде менә кичә  халык күңелендә  урыны зур булган тагын бер лаеклы бөеген  мәңгеләштерде.  "Мин хан түгел,  Зөлфәт кенә" дигән  халык шагыйре исемен алырга өлгерә алмый калса да, халыкның чын мәгънәсендә үз җырчысын үз шагыйрен.

Әгәр дә шулай булмаса күбрәк октябрьгә охшаган быелгы сәер майның яңгырлы тымызык көнендә бу кадәрле халык җыелмас иде.  Моны аңлавы авыр түгел: халкыбызның  шигъри сүзгә сусаган,  күшеккән күңелен шигырь белән җылытасы килгән мәле.

Ярый әле, милләтебездә андый шагыйрьләр бар һәм алар шактый. Мондый талантлары булган халыкның да, туган теленең дә киләчәге, һичшиксез, өметле һәм якты  булырга тиеш дип  уйлап куясың. Соңгы араларда шәхесләрне барлау: такталар кую, урамга исемнәрен бирү  кебек  матур күренешләр шактый  ешайды.  Җитәкчеләргә, бу эштә башлап йөрүчеләргә ихластан рәхмәт. Мондый истәлек такталары бакыйлыкка киткәннәргә кирәк түгел, аларга ихлас кылган  дога да җитә. Ә без исәннәргә зарур. Әтисенә ияреп  килеп, бу зур тарихи вакыйгада катнашкан нәни милләттәшебез өчен мөһим.

Шагыйрьне олылап туган ягы Мөслимнән кадәр килгәннәр. Күп кенә каләмдәшләребез: мөгаллиме Рәдиф Гаташ, яшьләргә журнал таләп итеп язучылар берлеге съезды барган бина балконыннан листовкалар таратышкан Разил Вәлиев, бүген берлек рәисе  Ркаил Зәйдулла,  быелгы Тукай бүләге иясе Ләбиб Лерон  чыгышыннан соң шагыйрь  образы тере итеп гәүдәләндерелде.

Ә кичен Камал театрының  шыгрым тулы залында  халкыбыз иҗаты белән ханнардан бөегрәк күтәрелгән үз шагыйре Зөлфәтнең туына 75 еллыгына багышланган  бәйрәм уздырды.  Иртәрәк югалтуы, шагыйрен саклый алмавы өчен үкенү белән бергә  шатлык- горурлык та тулып ташыды җаннарда.

Анна Арахамия фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading