Муса Җәлил исемендәге театрда 30 гыйнвардан 26 февральгә кадәр Шаляпин фестивале бара. Анда үзебезнекеләрдән тыш, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург шәһәрләре һәм Грузия, Әзәрбайҗан, Казахстан, Белоруссия артистлары катнаша.
— Шаляпин фестивале инде 41 ел рәттән үткәрелә, аның абруе елдан-ел арта,- диде Муса Җәлил исемендәге театр директоры Рауфаль Мөхәмәтҗанов.
Кызганыч, Шаляпин фестивале кысаларында татар опера спектакльләре куелмый диярлек. Ул быелгысында да юк. Журналистлар сорагач, Рауфаль Мөхәмәтҗанов:”Татарча булмау ул миллилек юк дигән сүз түгел, башка телләрдә яңгыраган опера спектакльләре шулай ук милли. Әмма фестивальдә татарча көйләр яңгыраячак”,- дип, хәйләкәр җавап кайтарды.
1903 елдан аваз
Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Светлана Измайлова сөйләгәнчә, Горький-Шаляпин музеенда Федор Шаляпинга багышланган экспонатлар белән танышырга мөмкин.
— Мәскәүнең Бахрушин театр музее да, Казанның Горький-Шаляпин музее белән берлектә, Федор Шаляпинның шәхси әйберләре күргәзмәсен әзерли. Экспозиция 13 февральдән 13 июньгә кадәр эшләячәк. Түбән Новгородның тарих-архитектура музей тыюлыгы киләсе җәйдә Казанда “Граммофоннар тарихы. Шаляпин” күргәзмәсе оештыра. Анда 1903 елда яздырылган граммофон тәлинкәсеннән Шаляпин башкаруында җырлар тыңлап булачак.
Бөекләр сагышы
“Татарстан Республикасының рус милли-мәдәни берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ирина Александровская искәрткәнчә, кайда гына яшәсәләр дә, танылган язучы Максим Горький да һәм бөек опера җырчысы Федор Шаляпин да Казанда яшәгән чорларын сагынып телгә ала торган булганнар. Федор Шаляпин Казанда (григориан календаре буенча) 1873 елның 13 февралендә туган, ә 1938 елда Парижда вафат булган. Улы теләгендә Федор Шаляпинның җәсәде 1984 елда Париждан Мәскәүдәге Новодевичье зиратына кайтартыла.
Комментарийлар