Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин җитәкчелегендәге жюри балаларның чыгышын гадел бәяләргә тырышты.
Фестиваль кунаклары арасында Шәүкәт Биктимеровның балалары Искәндәр белән Гүзәл, бертуган энесе Җәүдәт тә бар иде.
- Мин дулкынланып, елап та алдым. Әти турында йөрәк түрендә сакланган хатирәләр кузгалды. Киләсе елга әтинең 90 еллыгы. Аны онытмаулары, искә алулары өчен рәхмәт. Шушы сәнгатькә гашыйк балалар арасында бәлки Әлмәндәр дә килеп чыгар әле, институтта укучы егет ул рольне бик оста уйнады, - диде
Гүзәл.
- Бу фестиваль артист турында хатирәләрне, татар мәдәниятен, телне саклый. Яңа талантларны барлый. Аны оештыручыларга рәхмәт, - ди Искәндәр.
Шәүкәт Биктимеровның энесе Җәүдәт әлеге фестивальнең дәвамлы булуын тели. Үзенең яшьлек елларын искә төшереп алды ул. Заманында аның да артист буласы килгән. Тик Шәүкәт абыйсы аңа "Бер гаиләдә ике артист булмый ул", дип аңа каршы килгән. Ул киләчәктә Шәүкәт Биктимеров яшәгән йортка истәлек такта куелуын һәм аның исеме белән Казанда бер урам аталуын тели.
Фестиваль җиңүчеләре иртәгә билгеле булачак.
Комментарийлар