16+

Сәхнә яшәтә дә, яшәртә дә

Тормышчан, гади итеп уйнаганы өчен ярата аны тамашачы. Татарстанның халык артисты Ләлә МИҢНУЛЛИНА сәхнәгә кайсы образда гына чыкмасын, аның тыйнаклыгы, акыллылыгы күзгә ташлана. Ә инде аны әбиләр ролендә күргәч, һәркем авылның саф күңелле, ак яулыклы әбиләрен күз алдына китерәдер. Үзен шәһәрдә туып үскән дип һич уйламассың. Заманында татар бистәсендә яшәгәнгәдер,...

Сәхнә яшәтә дә, яшәртә дә

Тормышчан, гади итеп уйнаганы өчен ярата аны тамашачы. Татарстанның халык артисты Ләлә МИҢНУЛЛИНА сәхнәгә кайсы образда гына чыкмасын, аның тыйнаклыгы, акыллылыгы күзгә ташлана. Ә инде аны әбиләр ролендә күргәч, һәркем авылның саф күңелле, ак яулыклы әбиләрен күз алдына китерәдер. Үзен шәһәрдә туып үскән дип һич уйламассың. Заманында татар бистәсендә яшәгәнгәдер,...

Театр училищесында ул Рузия Мотыйгуллина, Алсу Гайнуллина, Фирая Әкбәрова, Зөлфирә Зарипова кебек артистлар белән бергә Марсель Сәлимҗанов җыйган курста укый. Аларның сәнгатебезгә армый-алмый хезмәт итүләренә дә 38 ел вакыт узган. Артист халкын сәхнә яшәтә дә, яшәртә дә.
Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллина белән аның юбилей көннәрендә очраштык.
- Ләлә апа, Сез беркайчан да рольгә интегеп утырмадыгыз. Еллар үткән саен кайсы рольләрегез ныграк сагындыра?
- Әйе, минем эштән бәхет булды. А.Гыйләҗевнең «Кырларым-тугайларым» спектаклендә - Мөслимә, М. Гафуриның «Кара йөзләр»ендәге Галимә образлары аеруча күңелемә кереп калды. Миннән алда аны Татарстанның халык артисты Сания апа Исмәгыйлева бик матур итеп уйнаган булган.
- Сез башкарган әбиләр роле ихлас, нәкъ авылдагы карчыкларны хәтерләтә. Андый образларга кайчан керә башладыгыз?
- Миңа Марсель Сәлимҗанов диплом спектаклендә әби ролен тапшырды. Шуннан бирле режиссерлар карчыклар рольләрен еш бирделәр. Әлбәттә, артистның язмышы режиссерга бәйле. Башта Равил Тумашев театрга яратып кабул итте. Рәфкать Бикчәнтәев белән эшләү бәхетенә дә ирештем. Тәҗрибәле режиссерлар белән эшләү үзе бер рәхәт иде. Аннары Рәшит Заһидуллин килгәч, үземне рольләр белән сөендерә башлады.
- Ләлә апа, артистның бәхете рольләрдә генәме?
- Юк. Әгәр бертуктаусыз уйнап та, шәхси тормышыңда бәхетең булмаса, аның кызыгы юк. Мин теләп эшкә барам, теләп өйгә кайтам. Үземне бәхетле саныйм.
- Сез - гаиләгездән аерылып, гомер буе юлда йөргән артистларның берсе. Гастрольләр вакытында күңелегезгә аеруча кереп калган мизгелләрне дә искә алыгыз әле.
- Өлкән артистлар белән шундый рәхәт иде. Нинди генә авырлыклар булса да, алар беркайчан да төшенкелеккә бирелеп утырмады. Бервакыт гастрольләрдә йөргәндә Борындык авылыннан чыгып китүгә, буран башланды. Спектакль куясы авылга барасы урынга, адашып рус авылына килеп төштек. Шунда чәйләр эчерткәннән соң, теге авылга безне алып китәргә кушып шалтыраттылар. Җигелгән өч ат белән артыбыздан килеп тә җиттеләр. Аларга өчәр артист утырдык. Юлда барган җирдән бер борылышта өчебез өч якка чәчелеп төшеп калдык, ә кучерыбыз сизмичә дә китеп барды. Башыбызга, шушында катып үләбез икән, дигән уйлар да килде. Кучер үз янында кеше юклыкны клуб янына җиткәч кенә күргән дә безне алырга кире килде. Барып керсәк, тамашачы спектакль башланганын көтеп утыра. Ә без спектакль башында ук сәхнәгә чыгарга тиеш идек.
- Ләлә апа, тамашачы Сезнең җырлавыгызны да бик ярата. Әгәр теләсәгез, шәп җырчы да булыр идегез.
- Яшь чакта нишләптер ул турыда уйланмаган шул. Минем кызым Айгөл дә бик матур җырлый. Әти-әниләрдән күчкән моңдыр инде ул. Тик ул сәнгать юлын сайламады.
- Айгөлнең табиб һөнәре алуын беләбез. Бүгенге көндә ул нинди эш башкара?
- Айгөл медицина көллиятендә укытып йөри. Эшен яратып башкара. Камилә исемле кызын бергәләп үстерәбез.
- Әле әтиегез Рафаил абый да Сезнең тәрбиядә икән.
- Әйе, аңа тиздән 85 яшь тула. Гомер буе заводта авыр эштә эшләде. Бүген үзенең көчсез булуына аптырап утыра.
- Сәхнә кешеләре арасында көнләшү кебек чирләр дә очрый. Тормышта Сезнең хәтерегезне калдырган кешеләр булдымы?
- Хәтер калдырулар булгандыр инде ул, тик мин беркайчан да үпкә сакламадым.
- Тормышта кайгы-шатлыкларны уртаклашыр кешегез кем?
- Кызым Айгөл - иң якын киңәшчем һәм сердәшем.
- Дусларыгызны кайсы сыйфатларына карап сайлый идегез?
- Чын күңелдән дус итә белгән, ихлас булган кешеләргә тартылдым мин. Гайбәт сөйләүчеләрне яратмыйм.
- Гомер үткән саен нәрсә турында уйланасыз?
- Үз акылларымда яшәп, үз аякларымда йөреп, исән-сау яшәргә язсын иде дип уйлыйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading