16+

«Сәхнәдә русча сөйләшсәм дә, сүзләремне татар егете булып әйтәм»

Залда шыгрым тулы халык. Качалов исемендәге рус зур драма театрында «Скрипач на крыше» спектакле бара. Тамашачының бер-берсенә пышылдап: «Төхвәтуллин бигрәк яхшы уйный» дигән сүзләре колакка керә. Ул кичне залда утырган һәр милләттәшебез Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин белән горурланып утыргандыр.

«Сәхнәдә русча сөйләшсәм дә, сүзләремне татар егете булып әйтәм»

Залда шыгрым тулы халык. Качалов исемендәге рус зур драма театрында «Скрипач на крыше» спектакле бара. Тамашачының бер-берсенә пышылдап: «Төхвәтуллин бигрәк яхшы уйный» дигән сүзләре колакка керә. Ул кичне залда утырган һәр милләттәшебез Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин белән горурланып утыргандыр.

- Рамил, cезне театр училищесының рус бүлегендә укыган җирдән Марсель Сәлимҗанов күреп, татар бүлегенә чакырган. Инде күп еллардан соң рус театры режиссеры Александр Славутский: «Рамил кебек талантлы артист бездә юк», - дип, үзегезне эшкә чакырып алды. Икеләнеп калмадыгызмы?
- Миңа калса, нинди милләттән булуга, нинди телдә сөйләшүгә карап, театрны капма‑каршы куярга ярамый. Театр ул шундый кызык, сихерле, могҗизалы организм. Анда кайсы телдә сөйләшсәң дә, ул театр булып кала. Әгәр сәхнәдә вакыйгалар тамашачыны кызыксындыра икән, димәк, спектакль бар дигән сүз. Элек төрле сәбәпләр аркасында минем татар теле онытылган иде. Гомумән, безнең буын, бигрәк тә шәһәрдә үскән буын татар мохитендә тәрбияләнмәде. Марсель абый эшкә чакыргач та, миңа бер ел эчендә татар телен өйрәнүне шарт итеп куйды. Мин бер ел буе татар әдәбияте укыдым. 1986 елда «Без китәбез, сез каласыз» спектаклендә Тукай роле белән сәхнәгә аяк бастым. Ә инде телне камилләштерү өчен Казан дәүләт университетының татар теле бүлегенә укырга кердем. Әлбәттә, миндә татар теле әдәбияте, тел кагыйдәләре белән кызыксыну уянды. Бу минем татар теленә якынаю, татар теленең иманына кайту иде. Гомумән, телләр белүемне мин зур байлыгым, дип саныйм.

- Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында да сезнең уйнавыгызны тамашачы һәрвакыт яратып кабул итте. Шуңа күрә аннан китүегезне халык дөрес аңламады.
- Театрда рәсми рәвештә 1987 елдан бирле эшли башладым. Анда шактый йөк тартырга туры килде дисәң дә ярый. «Ай тотылган төндә», «Галиябану», «Зәңгәр шәл», «Гөргөри кияүләре» һәм башка күп кенә спектакльләрдә уйнау минем тормышымда зур бер этап булды. Министрлар Кабинетында эшләгәннән соң, мин кабат театрга кайтырга ниятләгән идем. Быел август аенда Александр Славутский шалтыратып: «Мин сиңа Скрипач на крыше»да Тевье ролен тәкъдим итәм», - диде. Берничә көннән соң, әсәр белән танышкач, аңа ризалыгымны бирдем.

- Сезгә җитәкче булу да килешә иде...
- Язмыштан узмыш юк, диләр. 2007 елда Рөстәм Миңнеханов мине Министрлар Кабинетына эшкә чакырып алганнан соң да театр белән элемтәләремне өзмәдем, спектакльләрдә уйнавымны дәвам иттем.

- Сез «Скрипач на крыше» спектаклендә башыннан ахырына кадәр сәхнәдән чыкмыйсыз. Спектакльне караганда андагы геройлар өчен борчылып та, сөенеп тә утырасың. Яһүдләрнең үз гореф-гадәтләрен саклавы сокландыра. Үзегез аларның кайсы сыйфатларын үрнәк алырлык, дип саныйсыз?
- Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр аларга охшаш булсын иде. Безгә алардан күп нәрсәләргә өйрәнергә кирәк. Безнең халыкка бер-беребезнең кадерен белү җитми. Яһүдләр иң фаҗигале язмышлы халык. Әмма көчле, бердәм булып калганнар. Алар бер-берсенә ярдәмчел. Бу әсәрдә минем өчен якын нәрсәләр күп. Мин русча сөйләшсәм дә, сүзләремне татар егете булып әйтәм. Бу роль минем иҗади тормышымда, шәхсән кеше буларак та, эчке дөньямны баетты, чөнки ул минем рухыма туры килә.

- Спектакльдән соң уеныгызны ничек кабул итүе режиссерның йөзенә чыккан иде. Тагын яңа әсәргә тотынмадыгызмы әле?
- Әйе, режиссер бик канәгать булып калды кебек. Тиздән Брехтның «Трехгрошевая опера»сын әзерли башлаячакбыз. Бу юлы да режиссер баш рольләрнең берсен бирде.

- Нәрсәгә генә тотынсагыз да, эшегезне җиренә җиткереп башкарасыз. Сез төшергән «Бөркетләр», «Зөләйха», «Дилемма» һәм башка фильмнарны тамашачы яратып карады. «Зөләйха»гыз Берлиннан «Тамашачы мәхәббәте» бүләге дә алып кайт­кан иде. Киләчәктә дә бу юнәлештә эшегезне дәвам итәргә исәпләмисезме?
- Бик дәвам итәсе килә, әмма бүген кинематографиягә караш салкын. Хәзер эшләргә тәҗрибә дә бар. Ул бит киләчәк буыннарга кала торган тарих. «Зөләйха» фильмын караганнан соң, хәтта Япониядән килеп тә миннән интервью алганнар иде. Бу фильм бөтен дөньяга таралган татар халкына көтелгән бүләк булды. Минем Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» әсәре буенча фильм төшерәсем килә.

- Хәзерге татар драматургиясенә мөнәсәбәтегез?
- Кызганычка, соңгы елларда дөньякүләм кызыклы, планетар фикерле әсәрләр күренми шул. Драматургия ул - театрның азыгы. Тамашачы спектакльне күбрәк йөрәге белән кабул итә. Ә аның йөрәгенә үтәр өчен халыкны борчый торган мәсьәләләр күтәрелергә тиеш. Соңгы елларда Зөлфәт Хәким, Мансур Гыйләҗев әсәрләре сәхнәләрдә күренми. Миңа калса, ул драматургларыбызны күз алдыннан югалтмаска, мөмкин кадәр театрга якынайтыр­га кирәк.

- Сез холкыгыз буенча туры сүзле, горур кеше. Ул сыйфатларыгыз тормышта комачауламый калмагандыр?
- Мин үземнең ирекле булуым, әйтәсе сүземне курыкмыйча әйтә алуым белән горурланам. Бервакыт телевидениедә «Кара-каршы» тапшыруын алып барганда бер четерекле мәсьәлә күтәргәннән соң, миңа: «Нигә син үзеңә дошман җыясың?» - дип шалтыраттылар.

- Кызларыгызга да сезнең сыйфатлар күчмәгәнме?
- Бар инде... Әмма бүгенге заманда артык туры булу кешегә зыян китерергә мөмкин.

- Бүгенге көндә алар ни белән шөгыльләнәләр?
- Индира кияүгә чыгып, безгә онык алып кайтты. Камил исеме куштык. Без хәзер дәү әти белән дәү әни булдык. «Дилемма»да ул Камалова фамилияле кыз булып уйнаган иде. Үзе дә шундый фамилия йөрткән егеткә кияүгә чыкты. Диләрә музыка көллиятендә Клара Хәйретдинова классында укый. Инглиз теленнән тыш, немец, итальян телләрен өйрәнә. Күп тел белүе аңа киләчәк тормышта һичшиксез ярдәм итәр, дип уйлыйм.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading