16+

Шомырт чәчәк атканда

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әтнәлеләр белән дуслыгы очраклы түгел. Режиссер Марсель Сәлимҗановның да әлеге төбәк белән туганлык җепләре бәйләнгән. Бәрәскә авылы - күренекле артист, режиссер Рәфкать Бикчәнтәев, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Марсель Җаббаров, Татарстанның халык артисты Зөлфирә Зарипова кебек талантларны биргән төбәк ул. Татарстанның халык, Россиянең атказанган...

Шомырт чәчәк атканда

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әтнәлеләр белән дуслыгы очраклы түгел. Режиссер Марсель Сәлимҗановның да әлеге төбәк белән туганлык җепләре бәйләнгән. Бәрәскә авылы - күренекле артист, режиссер Рәфкать Бикчәнтәев, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Марсель Җаббаров, Татарстанның халык артисты Зөлфирә Зарипова кебек талантларны биргән төбәк ул. Татарстанның халык, Россиянең атказанган...

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әтнәлеләр белән дуслыгы очраклы түгел. Режиссер Марсель Сәлимҗановның да әлеге төбәк белән туганлык җепләре бәйләнгән. Бәрәскә авылы - күренекле артист, режиссер Рәфкать Бикчәнтәев, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Марсель Җаббаров, Татарстанның халык артисты Зөлфирә Зарипова кебек талантларны биргән төбәк ул. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева да әлеге якларны үз итә. Бәрәскә авылы мәктәп укучылары белән ул әзерләгән «Шомырт чәчәк атканда» (Аяз Гыйләҗев) дигән спектакльне Казан тамашачысы да яратып карады. Спектакльнең исеме дә елның нәкъ шундый фасылына туры килеп тора бит. Наилә ролендәге Айсылу Корбанова белән Әндерҗан булып уйнаган Рифат Габдрахманов уеннары аеруча аерылып торды. Япь-яшь кенә булуына карамастан, Азат Галиевне дә бабай итеп кабул итте тамашачы. Энҗе Хисмәтуллина, Динә һәм Дилә Хәкимуллиналар, Ләйсән Сәлахова үз рольләрен яратып башкарды.
Заманында Әндерҗанны уйнаган Марсель Җаббаров балалар уены хакында болай дип белдерде: «45 ел элек театрга килгәч, минем беренче ролем Әндерҗан иде. Шуңа күрә әлеге рольне башкарган егетнең уенын да игътибар белән күзәттем. Авылдашларым өчен шатланып, горурланып утырдым. Бик матур уйнадылар. Декорацияләре дә матур эшләнгән. Наилә Гәрәева зур эш башкарган. Заманында үзем дә Бәрәскә яшьләре белән «Беренче мәхәббәт» спектакле куйганым булды».
Спектакльне карарга күренекле режиссер Равил Тумашев, Аяз Гыйләҗевнең хатыны Нәкыя ханым һәм уллары да килгән иде. Нәкыя апа әйтүенчә, Аяз Гыйләҗев әлеге әсәрне 1968 елда ук язган. Үл үзенең фикерләрен безнең белән дә уртаклашты: «Мин аны балалар уйный дигәч теләмичә генә барган идем, уеннарына сокланып кайттым. Наилә Гәрәева балаларны театрга якынайткан, күңелләрендә әдәплелек тәрбияләгән».
Әлеге спектакльне чыгаруда ярдәм иткән, сәнгатькә җаны-тәне белән бирелгән хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин үзе дә балаларның уңышына куанды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading