16+

«Спектакльдәге тәҗрибә тормышка аша»

Сәхнә ягымлылыгына ия артистны, баш рольдә булмаса да, тамашачы яратып кабул итә. Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры артисты Гөлнара Фазылҗанова да әнә шундыйлардан. Үзенең җыр-моңнары белән дә җәлеп итми калмый ул.

«Спектакльдәге тәҗрибә тормышка аша»

Сәхнә ягымлылыгына ия артистны, баш рольдә булмаса да, тамашачы яратып кабул итә. Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры артисты Гөлнара Фазылҗанова да әнә шундыйлардан. Үзенең җыр-моңнары белән дә җәлеп итми калмый ул.

Сәхнәгә моннан уналты ел элек аяк баскан артист үзенең сәнгатькә тартылуы хакында болай дип сөйли:
- Яшел Үзән шәһәрендә туып үстем мин. Әтием Фәһим үзе дә артист булырга хыялланган. Әнием Фирдания бик матур җырлый. Шуның өчен дә алар үзем укыган гимназиядәге җыр түгәрәгенә йөрүемне теләделәр. Баянчы Риф Караметдинов җитәкләгән вокал түгәрәгендә йөргәндә конкурсларда катнашып, уңышлар яуладым. Шуңа күрә, мәктәптән соң мәдәният һәм сәнгать университетына вокал буенча китүем дә очраклы түгел иде. Әмма икенче курстан театр факультетына күчтем. Аллага шөкер, аны тәмамлаганыма үкенмим.
Әйе, үткәннәре өчен үкенмәс өчен, үзе теләгән һөнәрен сайлаган Гөлнара. Яратып башкарган эш кенә кешегә уңыш китерә бит. Моның шулай икәненә инану өчен, артист уйнаган рольләргә күз салу да җитә. Аманулланың «Нечкәбил» әсәре буенча куелган спектакльдә - Нечкәбил, Ж.Мольерның «Тартюф»ында - Дарина, Т.Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү»ендә - Саҗидә, Т. Гыйззәтнең «Башмагым»ында - Хәлимә һ.б. рольләре белән яшь тамашачы күңеленә керде ул.
- Гөлнара, син төрле холыклы образлар иҗат итәсең. Әйтик, Разил Вәлиевнең «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» спектаклендә син хыялый Таңсылу, әйтерсең ул башка дөньядан. «Башмагым»дагы Хәлимә - кыю, үз сүзен турыдан бәреп әйтә торган хатын. Синең үз холкың нинди соң?
- Мин кызу канлырак. Тиз кабынып китәм һәм тиз сүнәм дә. Кешегә ачу тотмыйм. Сабыр булырга тырышам.
- Үзеңнең уйнаган рольләрең гаиләдә килеп туган хәлләрне чишәргә ярдәм итмиме?
- Әлбәттә, рольләр булыша ул. Спектакльдәге тәҗрибә тормышка аша. Шундагы образны истә тотып, гаиләдә ниндирәк хатын-кыз булырга кирәк, дигән нәтиҗәгә киләсең.
- Режиссер артистны, теләсә - гөл, теләмәсә, көл итәргә мөмкин, диләр. Кайбер артистның рольгә тилмереп утырган чаклары да аз булмый.
- Аллага шөкер, беркайчан да рольсез йөргәнем булмады. Моңа хәтле күбрәк 15-16 яшьлек кызларны уйнадым. Режиссерыбыз Ринат Әюпов миңа җырлы рольләр бирергә тырыша.
- Күренекле сәнгать белгече К.Станиславский: «Тискәре рольнең дә уңай ягын таба белергә кирәк», - дигән. Бу бигрәк тә балалар спектакльләренә кагыла сыман.
- Әкиятләрдә мин Убырлы карчык рольләрендә яратып уйныйм. Андый тискәре образны тудыру кызык бит. Әкият ахырында Убырлы, үзенең хатасын аңлап, залдагы балалардан гафу үтенә, аларны яхшы якка үзгәрергә өнди. Әнә шунда аның уңай ягы килеп чыга да инде.
- Әгәр уйныйсы ролең килеп чыкмаса...
- Андый очракта мин тәҗрибәле артистыбыз Нури абый Сафиннан киңәш сорыйм. Театрда бер-береңне аңлап, терәк булып эшләргә кирәк бит ул.
- Сезнең коллектив Ркаил Зәйдулланың «Приют» дигән әсәре буенча спектакль куярга җыена. Анда нинди роль бирделәр үзеңә?
- Ниһаять, мин анда беренче тапкыр урта яшьләрдәге хатын-кыз ролен башкарачакмын. Луиза образында мин әнине күздә тотам һәм аның сыйфатларын гәүдәләндерергә тырышам. Чөнки ул сабыр холыклы, кайгыртучан. Бу рольдә үземне башка яктан ача башладым.
- Сезнең артистлар фильмнарда да төшәргә ярата. Үзеңнең дә берәр фильмда төшкәнең юкмы?
- Соңгы вакытта Илфат Камалиев төшергән «Классташлар» фильмында катнаштым. Әмма әлегә телевидениедән күрсәтелмәде ул.
- Г.Кариев исемендәге театрда шундый күркәм бер гадәт бар: сезнең егетләр кызларны читтән эзләп маташмый, үз араларыннан гына таба. Сезнең мәхәббәт тарихы ничегрәк башланды?
- Бездә радио цехы башлыгы булып эшләүче Рөстәм исемле егет белән дуслашып киттек. Үзе оялчан гына. Бер премьерадан соң миңа бер хатын зур гына чәчәк бәйләмен сәхнәгә менгереп бирде. Аны Рөстәм бирдергән икән. Тора-бара ул мине дә мәхәббәт утында яндыра башлады. Шуннан соң озак та үтми өйләнештек. Хәзерге вакытта бер малай белән бер кыз үстереп ятабыз.
- Аларның сәнгатькә тартылуын теләр идеңме?
- Кызыбыз Ләйлә рәсем сәнгате мәктәбендә укый. Улыбыз Камил, алты яшьтә генә булса да, театрга тартыла. Ринат Хәсәнович аңа «Приют» спектаклендә малай ролен бирде. Балалар белән күбрәк әтиләре шөгыльләнә.
- Ял көннәреңне ничегрәк үткәрергә яратасың?
Китаплар укырга тырышам, пианинода уйныйм, кышын балалар белән таудан чаңгы шуарга йөрибез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading