Фәрит Бикчәнтәев, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры:
- Глобальләшү татар театрына гына кагылмый. Без «Нәүрүз» фестивале оештырабыз. Анда бөтен Россиядән, элеккеге СССР республикаларыннан театрлар килә. Алтай, Хакассия театрларының үз телләреннән әкренләп чигенә барулары күзәтелә. Россия буенча күп кенә милли театрлар үз телләрендә спектакль уйнарга курка. Кайбер театрларга бары тик үз телләрендә генә уйнау шарты куябыз. Шуннан соң алар аны яңадан тәрҗемә итеп, өйрәнеп килә. Татар театрларында да андый очраклар күренгәли. Әлбәттә, без театрларга «урысча уйнамагыз» дип күрсәтмә бирә алмыйбыз. Бүген бит театр матди ягын да карарга тиеш.
Дамир Самерханов, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының баш режиссеры:
- Минзәләдә 17 мең халык яши, шуларның 6 меңе генә татар. Русча спектакльләр куйсак та, без бит Тукайны уйныйбыз. Бу бит урыс балалары да татар классикасы белән таныша дигән сүз. Мин моны татар мәдәниятенә хилафлык китерү дип санамыйм. Театр яшәргә тиеш. Заманасы шундый булгач, бу инде яшәешнең бер чарасы гына.
Әлфәт Закирҗанов, Казан федераль университеты профессоры:
- Татар театры - милли яшәешнең бер тармагы. Шуңа да милли йөзебезне театр аша күрсәтергә тиешбез. Алда әйтелгәннәр белән берничек тә килешә алмыйм. Мәскәү, Санкт-Петербург, Европа тамашачысына без үз телебезне, этнографиябезне күрсәткән әсәрләр белән генә кызыклы. Рус теленә күчәбез икән, бертөрлегә әйләнәбез түгелме? 80нче елларда Мордовиядә, мордва әдәбияты кайсы телдә булырга тиеш, дигән мәсьәлә куелды. Ул вакытта «алар рус телендә булсын, ләкин аның эчтәлеге милли мәсьәләгә юнәлтелгән булырга тиеш» дигән карарга киленде. Бүген Мордовиядә милли телдә иҗат итүче бер генә язучы да юк. Әлеге куркыныч безгә дә яный. Татар театры бары татар телендә һәм бөтен милли гореф-гадәтләрне яклап һәм саклап кына яши ала. Ул шуның белән үз йөзен саклый.
Илгиз Зәйниев, драматург һәм режиссер:
- Минем өчен бу проблемалар гомумән юк. Татар театры икән, ул татарча уйнарга тиеш. Әгәр дә татар театры русча уйный икән, моның сәбәбен табып, хәл итәргә кирәк. Нәрсә генә әйтсәк тә, ул акча белән бәйле. Димәк, дәүләт театрларны андый хәлгә төшерергә тиеш түгел.
Илдар Хәйруллин, Камал театры актеры, Казан театр училищесы педагогы:
- Рус телендә спектакль уйнау театрның гаебе түгел. Билет алучы юк. Татар телендә аралашучы кеше юк. Оешмаларда татар телен саклау фонды булып та, алар: «спектакль татарча булса, билет алмыйбыз», - дип тора. Монда хөкүмәт тә гаепле түгел. Без үзебез гаепле. Үз балаларыбызны татар рухында тәрбияли алмыйбыз икән, димәк, без үз милләтебезгә хөрмәт белән карамыйбыз. Театр әсәре драматургиядән туа. Без XXI гасырда яшибез, ләкин һаман да Тукай бабай уйлап чыгарган «Кәҗә белән Сарык» әсәреннән ерак китә алмыйбыз. Илгиз бердәнбер «Кечтүкле уен» әсәрен чыгарды. Аңа халык күп килде. Ә башка театрлар әйләндерәләр дә шул «Кәҗә белән Сарык»ны куялар. Интернет заманасы - бөтенләй башка технологияләр чоры. Шуларны уйлап язарга кирәк. Бүген драматургиябез авыру хәлдә.
Фәрит Бикчәнтәев:
- Тамашачыны тәрбияләргә түгел, аны бозмаска кирәк. Тамашачы беркайчан да акылсыз булмады, аннан дивана ясарга кирәк түгел. Тамашачы театрга караганда бөегрәк. Аны хөрмәт итәргә кирәк. Татарстанда да, безнең халык дурак, аңа бата, дип йөрүче режиссерлар бар. Без үзебез, үз тамашачыбызны шулай бозабыз. Аннан соң, алар мәгънәле куйган әйберләрне кабул итми, дип зарланабыз. Итәләр, җәмәгать! Юлларын табарга кирәк. Безнең дә андый хәлгә төшкәнебез бар. 90нчы елларда, бөтен театрлар «янган» вакытта, тамашачы йөрсен дип, ай саен яңа премьера куеп бозып бетердек халыкны. Бүген бу проблеманы чиштек: лабораторияләр эшләдек, кече заллар җыя башладык. Хәзер халык зур залда барган җитди әсәрләрне дә кабул итә. «Курчак туе» биш сезон халыкны аншлаг белән тотты. «Арбалы хатыннар» дүрт ел барды. Хәзер «Дон Жуан» бара. «Мулла»га һаман аншлаг. Зөлфәтнең «Телсез күке»се биш сезон торды. Нинди җитди, катлаулы әсәр. Анда мондый сүзләр бар. Персонаж: «эх яратмыйлар безнең татарны», - дигәч, фин татары: «Ни эшләп сезне яратырга тиешләр, яратсын үзен татар», - ди. Милли сәнгатьтә урталыкны табуы авыр. Зыялылыкны да, тамашачыны да югалтмаска кирәк.
Комментарийлар