16+

«Тантана” премиясе кемнәргә биреләчәк?

“Тантана” республика премиясенә старт бирелде. Аның нәтиҗәләрен без 27 март көнне Буада белә алачакбыз.

«Тантана” премиясе кемнәргә биреләчәк?

“Тантана” республика премиясенә старт бирелде. Аның нәтиҗәләрен без 27 март көнне Буада белә алачакбыз.

Театр дөньясындагы әлеге тантаналы чара 13нче тапкыр уздырылачак. 

–“Тантана” республика премиясенә старт бирелә. Ул Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан театр сәнгатендәге уңышлары өчен билгеләнгән махсус һөнәри премия. Анда дәүләт, муниципаль, шәхси һөнәри театрлар катнаша ала. 2023 елның 1 мартыннан һәм 2024 елның 1 мартына кадәр куелган спектакльләр генә катнаша ала. Болар ел дәвамында барган премьералар дигән сүз. Алдагы елларда театр бәйрәме  Чаллыда, Әлмәттә узса, быел ул Буа дәүләт драма театрының яңа бинасында үтәчәк, анда  алдагы сезонның җиңүчеләре  билгеле булачак, – диде Татарстанның Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары Эльмира Фәтхуллина.

Җиңүчеләрне 17 номинациядә билгеләячәкләр. 12се һөнәри эшчәнлек белән бәйле. Елдагыча, “Иң яхшы хатын-кыз  роле”, “Иң яхшы ир-ат роле”, “Курчак театрының иң яхшы артисты” кебек  персональ премияләр билгеләнәчәк. Моннан тыш тагын 5 номинациядә спектакльләр бәяләнәчәк. Актерларга махсус бирелгән премияләр күләме 100 мең. Шулай ук махсус номинацияләр дә булачак.

Фото: https://vk.com/buateatr

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading