16+

“Тәртип”нең һәр гамәле изгелек юлында

Әле күптән түгел генә “Тәртип” радиосының 10 еллык юбилеена багышланган матур чара турында яратып-сокланып язган идек.

“Тәртип”нең һәр гамәле изгелек юлында

Әле күптән түгел генә “Тәртип” радиосының 10 еллык юбилеена багышланган матур чара турында яратып-сокланып язган идек.

Ә бүген әлеге халык күңеле белән бер дулкында булып, үзләре әйтмешли, “үткән белән көткән арасында күпер салучы “Тәртип” үзен яраткан тамашачысын кабат җыйды. “Тәртип” радиодулкыннарында яңгыраучы “Калеб” тапшыруына да ун ел икән бит, аның да юбилее җиткән икән. Әлеге тапшыруны дистә еллар көтеп алып, яратып тыңлаучылар бик дөрес эшли - алар талантлы яшьләр белән иң беренче танышалар, аларның чыгышын тыңлап, киләчәккә өмет белән карап яши башлыйлар. 

“Талантка юл башында ярдәм итәргә кирәк, ә урта кул сәләтлеләр үзләре дә әрсез була”, - дигән гыйбарәдә бик кызганыч, хаклык зур. Менә шуны истә тотып, оешкан инде ул “Калеб” тапшырулары. Ә менә пәнҗешәмбе көнне тавышларын ишетеп яратырга өлгергән ул яшьләрнең үзләрен күреп алкышлау да насыйп булды. “Чулпан” мәдәният үзәгендә өч сәгатькә сузылган,  милли көйләребездән торган моңлы концерт узды. Чит- ят моңнарны ишетеп тәмам туйган колакларыбыз “Тәфтиләү”, “Су буйлары” кебек мәңге үлмәс милли хәзинәләребезне тыңлап рәхәтләнде.

Тагын шунысы да сөендерә: аларны бит өлкән артистлар түгел,  милләтебезнең йөзек кашы булырлык яшьләр: егет-кызларыбыз башкарды. Димәк, әлеге үлемсез моңнар киләчәк буынның да күзләрен яшьләндерәчәк, битараф калдырмаячак,  яхшы эшләргә дәртләндерәчәк. Алайса почмак саен өлкәннәр тегеләй дә болай дип яшьләрне сүгә, ”без алар яшендә андый түгел, мондый идек”, - ди. Менә әлеге концерттан соң, авызларын ачып карасыннар шулай дип. 

“Тәртип”нең игелекле эшләре күп, дөресрәге, һәр гамәле изгелек юлында. Менә монысы да бик кирәкле һәм вакытлы булды. Әлеге концерт никадәр яшь кешенең өмет йолдызларын кабызды, иҗатларына канат куйды. Чөнки тамашачылар алкышларга бик юмарт булды. Яшьләрнең таланты, тырышлыгы лаеклы бәяләнде.  Әлеге концертны карарга милләтебез сәнгате өчен борчылып, кайгыртып яшәүчеләр килгән иде. Алар арасында хөрмәтле остаз - мөгаллимнәребез Хатыйп ага Миңнегулов һәм Фоат ага Галимуллинның булуы аның дәрәҗәсен бермәбер арттырды.

Җырчылар Илнар Шәрәфетдинов, Мөнир Мәрданов, Наилә Низамиева, Руслан Габбасов, Миләүшә Закирова, Гөлия Заһретдинова, Айзилә Гарифуллина, Рузәл Шакиров, Илдар Сафин, Самат Мөхәммәтҗанов, Гөлназ Гарифуллина, Илгиз Мөхетдинов бер - берләрен уздырыштан милли көйләребезне җырлый белүләрен күрсәттеләр. Кайбер исемле башкаручыларның хәленнән бик килмәгән чаклар да була моны.  Биючеләр тыпырдаганда да: “Идән тактасын сындырмасалар ярар иде!” - дип куркып утырдык. Нәфис сүз осталары: шагыйрь Булат Ибраһим, Айзат Вахитов чыгышы да уйландырды.

Гомумән, һәр чыгыштан яшьлек дәрте сизелеп торды. Концертның озаккарак сузылуы да аңлашыла. Әле күбесе тамашачы каршында беренче чирканчык алган яшләребезнең һәрберсенең бу форсаттан файдаланып каласы килгән. Исемлек шактый озын булса да, кәефләрен төшермәс өчен барысына да рөхсәт биргән “Тәртип”. Мондый моңлы сандугачларның бармак белән генә санарлык аз түгел, ә бик күп икәнлеген күрсәтеп сөендерәсе килгән. 

Моны белгәч, концертны карагач, күңелдә бер әйтер сүз дә шыта. Мондый концертларны мөмкин кадәр ешрак, айга бер үк булмаса да, фасылга бер уздырып булмыймы икән?! 

Тырышып, бүгенгә кадәр исән-сау яшәп килгән “Тәртип” радиосы булдыра алмаслык эш түгелдер бу. Алар бит инде шактый киртәләрне җимереп алга барып, җил-давылларны узган иҗатчылар. Үзләре дә тәвәккәл, иманлы булгач, Аллаһы да ярдәменнән ташламый. Миңа калса монысы да эшләп булмаслык эш булмас. Чөнки милләтебезгә нәкъ бүген шундый сокландыра, горурландыра, уйландыра торган чаралар бик кирәк. 
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading