16+

«Татар ядкарьләре» лекциясеннән: күз тиюләре дә су белән өшкерелә, су белән китә

«Татар ядкарьләре» оешмасы үзенең чираттагы белем бирү чарасын уздырды - Тукай клубында «Татар мәдәнияте һәм су» темасына багышланган лекция узды. “Татар ядкарьләре” оештырган әлеге очрашуның төп темасы су иде.

«Татар ядкарьләре» лекциясеннән: күз тиюләре дә су белән өшкерелә, су белән китә

«Татар ядкарьләре» оешмасы үзенең чираттагы белем бирү чарасын уздырды - Тукай клубында «Татар мәдәнияте һәм су» темасына багышланган лекция узды. “Татар ядкарьләре” оештырган әлеге очрашуның төп темасы су иде.

Очрашуда су белән бәйле төрле риваятьләр, ышанулар, су белән үзеңне ничек тоту турындагы сөйләшүләр алып барылды. Лекцияне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, фольклорчы, “Татар ядкарьләре” җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова һәм шулай ук фольклорчы-галим Зәлия Брусько алып барды. Биредә алар үзләренең экспедицияләреннән җыеп кайткан материалларга таянып, татарларда суга булган мөнәсәбәт, су хуҗаларына бәйле риваятьләр белән уртаклаштылар. 

Фәнзилә Җәүһәрова әйтүенчә, һәрбер сулыкның үз хуҗасы бар һәм кешеләр аларга бары тик хөрмәт белән генә карарга тиешләр. Су янында кеше үзен билгеле бер рәвештә тотарга тиеш, нәрсәнедер эшләргә ярый, ә нәрсәнедер ярамый: “Әгәр дә син су буенда яшисең икән һәм су хуҗаларына үзеңнән сәдака, корбан бирмәсәң, су үзенә корбанны үзе алыр. Ул кемне дә булса батырачак. Шуңа күрә аңа 7 төрле корбан бирергә кирәк: күмер, сөяк, тимер, җеп, көмеш акча һ.б. “Бу синең өлешең, безнекенә тимә,-”  диергә кирәк.” Кеше белмәгән судан рөхсәт сорамыйча су эчә алмый, ул аңа корбан бирә, һич югы янда үсеп утырган үләнне ыргыта ала. Әгәр дә моны эшләмәсәң, су тотарга мөмкин. Су ничек тота? Кеше авырый башлый, тәнгә кутырлар чыга һәм аларны бетереп булмый. Фәнзилә Җәүһәрова әйтүенчә, һәрбер экосистема үзенчә оеша һәм кешеләр аңа комачаулый алмый: “Безнең төрки татар дөньясында, татарлар акылында, без бернәрсәгә дә хуҗа түгел, һәр күренешнең үз хуҗасы бар.” 

Чишмә, күлләргә бәйле күренешләргә дә сүз бирелде. Чишмә ачу – сиңа гына түгел, бөтен нәселеңә зур хөрмәт итеп санала. Шуңа бәйле лектор тыңлаучыларга Балтач районындагы кыр уртасында урнашкан чишмә тарихын сөйләде. Бер кеше кыр уртасыннан кайтып барганда, юлыннан тайпыла һәм адаша. Аның каршысында ап-ак киемнән бер кеше пәйда була һәм юлны күрсәтә. Аннан соң ул аңа биредә ерак түгел генә чишмә барлыгын һәм әлеге чишмәне табып, ачып, нәселегез белән карасагыз, сезгә зур савап булыр дигән дә, югалган. Шул вакыттан алып әлеге чишмә кыр уртасында булдырыла һәм авылны хәвеф-хәтәрдән саклап тора: анда янгыннар да булмый, сугыш чорында кешеләр дә аз алып кителә.

Татар әкиятләрендә, җырларында су һәрвакыт кайгыны алып китә, яңа су бәхет алып килә. Су белән һәрвакыт өшкерәләр, дәвалыйлар. Су белән дөрес куллана белү дә зарур. Үле, тере суның аермасы, аның белән ничек куллану киңәшләре турында, гомумән гаилә-көнкүреш йолалары турында Зәлия Мансур кызы сөйләде: “Кеше туганчы ук, аның кайда үләчәге билгеле була. Бу аның ана карнындагы суына сеңдерелә. Бала таптыручы кендек әбиләре, бала тугач, барлык җиһазларны 3 тапкыр яхшылап юып, теләсә кая түгел, кеше аягы басмый торган, ялгыз агач, яисә киртә буена түгә. Бу саклану чарасы”. Шул ук күз тиюләре дә су белән өшкерелә, су белән китә. Татар халкы суга илаһи көч бирә, аның дәвасына ышана.

Татар халкында бик киң таралган “яңа киленгә су юлы күрсәтү” йоласы да сүзсез калмады, аның ни сәбәпле үткәрелүе турында сөйләнде. Кыз үзе бу авылдан булса да, йола үткәрелми калмый. Бу аның нинди хуҗабикә булуы, суны түкми алып кайта алырмы, йөзгә сылумы булуы “тикшерелә”. Иң төп вазифасы – аны су хуҗасы белән таныштыралар. Кыз, үзен кабул итсеннәр өчен, су тотмасын өчен, су хуҗасына көмеш акча, сөлге калдырырга тиеш. Соңыннан әлеге су белән кунакларга чәй эчерелә. Шулай ук кайбер өлкәләрдә әлеге суны җиргә түгү йоласы да бар. Су җиргә сеңгән кебек, килен дә биредәге нигезгә “сеңергә” тиеш.Ул кайтып китеп йөри алмый. 

Татар күзаллавында кеше су белән туганнан алып, соңгы көненә кадәр бәйле. Без үзебез 65 процентка судан торабыз. Шулай да су - җир көче, кеше аны үзенә буйсындыра алмый. Лекцияның да төп мотивы суның кешедән көчлерәк булуы, безнең аңа хуҗа була алмавыбыз турында иде. Шуңа күрә без үзебезне су белән билгеле бер рәвештә тотарга тиешбез.

Әдилә Әхмәтшина

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading