Татарда рэп бармы? Шушы һәм башка сораулар белән «Вконтакте» сайтындагы «Татар рэпы» төркеменә керәм. Катнашучылар санына һәм аралашу үзенчәлегенә караганда, татар рэпы белән кызыксынучылар шактый икән. Мин һәр җырына тирән мәгънә салган, ике юл белән чынбарлыкны өздереп әйтеп бирә алган G.Raf - Рафил Галәветдинов белән очраштым. Рафил - гади авыл...
- Рафил, рэп белән шөгыльләнергә сине нәрсә этәрде?
- Мәктәптә укыганда ук кызыксыну бар иде. Ләкин шул агымга кушылырмын, рэп белән шөгыльләнермен, дип уйламый идем. Иҗатымның башы 2011 елның октябренә барып тоташа.
- Рэп синең өчен шөгыль генәме, әллә яшәү рәвешеме?
- Шөгыльдән башланып, яшәү рәвешенә әйләнде дип әйтер идем. Беренче җырларны тыңлаучы хозурына тапшырганда адымнар ышанычсыз иде. Тора-бара ышаныч, аның белән бергә рэпка тартылу да артты.
- Трекларыңны беренче булып кем тыңлый?
- Дустым Эдуард. Ул җырга тиешле бәяне бирә, сыйфат ягыннан да тикшерә. Эдуардның, гомумән, иҗатка катнашы зур, мин аны уң кулым дип әйтер идем.
- Треклар сыйфатлы булсын өчен әйбәт студия кирәктер...
- Мин беренче җырларны «үземнең студиямдә» (көлә) яздыра идем. Баштарак клуб бинасында яздырсам, соңрак анда төнгә калдырмый башладылар. Аннары төннәрен өйдәгеләргә комачауламас өчен студияне мунчага күчердем. Ә мин трек яздырган беренче чын студия ул Марат Майна җитәкләгән «Приют рекордс» иде. Шулай ук Зөлфәт Галимҗанов җитәкчелегендәге «Йөрәк тибеше» студиясе белән дә хезмәттәшлек итәм.
- Ә үзең кайсы рэперларны тыңлыйсың, кемнәрдән үрнәк аласың?
- Татарлардан «Иттифак», Д-Али (Шәкүр), ДжаЛиль, Фунт һәм Кактустан үрнәк алам.
- Синеңчә, татар рэпын үстерү өчен ни эшләргә кирәк?
- Татар рэпы белән кызыксынган талантлы яшьләр бик күп. Аларга ярдәм итәргә, сәхнәгә чыгарырга кирәк, минемчә.
- Күптән түгел Интернетта татар рэперларының иҗатын чагылдырган «Тегермән» тапшыруы старт алды. Аның турында сөйләп китсәң иде...
- «Тегермән»нең һәр чыгарылышы татар рэпы белән шөгыльләнүченең иҗатын аның бер трегы аша сурәтли. Һәр чыгарылышта Интернет челтәрләрен һәм тыңлаучылар күңелен яулаган бер рэпер катнаша. Оештыручысы - Азат Садыйков. Бүгенгә 8 чыгарылыш эшләнде. «Тегермән» әйләнә... Шул рәвешле ул татар рэпы белән шөгыльләнгән яшьләрне таныта, аларның иҗаты белән танышырга мөмкинлек бирә.
- Иҗатыңа тәнкыйть күзлеге аша караучыларга игътибар итәсеңме?
- Беренче трекларны челтәргә куйганда тәнкыйть алай ук сизелми дә иде. «Татар рэпы» төркеме үз эшен башлап җибәргәч, тәнкыйтьчеләр агымы барлыкка килде. Минемчә, татар рэпына адекват тәнкыйть җитеп бетми.
- Синеңчә, татарда рэп бармы?
- Татарда рэп булачак!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар