16+

"Театр сәхнәсе артында үскән затлы җырчы": Равил Харисовны соңгы юлга озаттылар

Бүген Татарстанның халык артисты, легендар җырчы Равил Харисовны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрасиме Казанның “Сәйдәш” мәдәният сарае ишегалдында узды. Равил Харисовны соңгы юлга озатырга иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре, җәмәгать эшлеклеләре, сәнгать әһелләре җыелды.

"Театр сәхнәсе артында үскән затлы җырчы": Равил Харисовны соңгы юлга озаттылар

Бүген Татарстанның халык артисты, легендар җырчы Равил Харисовны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрасиме Казанның “Сәйдәш” мәдәният сарае ишегалдында узды. Равил Харисовны соңгы юлга озатырга иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре, җәмәгать эшлеклеләре, сәнгать әһелләре җыелды.

Равил абый фатир түләүләрен түләп кайтып килгәндә, кинәт егылып вафат булган. Инфаркт булгандыр, дип фаразлыйлар. Хатыны Ирина Харисова сөйләвенчә, ул беркайчан да йөрәгенә зарланмаган, иртәдән планнар корып куйган, почтадан соң эшкә барырга җыенган. Тик насыйп кына булмаган... “Урамда аны үтеп баручы кешеләр күргән. Телефонын алып, соңгы тапкыр сөйләшкән кешегә шалтыратканнар. Ул кеше миңа шалтыратты. Кызганыч, “ашыгыч” ярдәм килгәндә, ул инде үлгән булган”, - ди Ирина ханым. 

Хушлашу мәрасимендә республика җитәкчелеге дә бар иде. “Равил абыйның репертуарында төрле төлләрдә иҗат ителгән 500дән артык җыры бар. Аның җыр сәнгатенә керткән өлеше мәңге күңелләрдә сакланыр. Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы исеменнән мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын”, - диде ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

“Бүген Равил абыйны соңгы юлга озатабыз. Татар сәнгате һәм мәдәнияте өчен зур югалту. Ул барыбыз өчен дә фидакарь хезмәт үрнәге иде. Бервакытта да беркемгә дә каршы килмәде, баш тартмады. Ул зәмхәрир суыкларда да, гадәти булмаган шартларда да җырлады. Яшьләр өчен ул терәк һәм киңәшче булды. Равил абый соңгы көннәренә кадәр сәхнәдә иҗат итте. Аның хезмәте, иҗаты мәңге күңелләрдә сакланыр”, - дип сөйләде Казан башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.

Равил Шакирҗан улы Харисов 1948 елның 11 августында туган. Гомеренең 46 елы сәхнәдә узган. Башта Мәскәүдә Анатолий Кролл оркестры, Алла Пугачева, София Ротару, Иосиф Кобзон, Лариса Долина, Лев Лещенко кебек данлыклы шәхесләр белән бер сәхнәдә чыгыш ясаган. 1994 елда туган ягы Татарстанга кайтып, биредә иҗат итә башлаган. Соңгы елларда ул Казан шәһәр филармониясе солисты булып эшләде. Аның белән хушлашырга килгән хезмәттәшләре – кечесе дә, олысы да күз яшьләрен тыя алмады, араларында үксеп елаучылар да булды.

Равил Харисовның танылган артистлар гаиләсеннән чыгуы мәгълүм. Әтисе - Шакир абый Харисов Г.Камал театрында режиссер ярдәмчесе булып эшләде. Әнисе - Татарстанның атказанган артисты Асия Харисова Г.Камал театрында уйнады. Шуңа да Равил абыйның балачагы театрда узган. Башка артист балалары кебек үк ул да театр сәхнәсе артында үскән.

Казан шәһәр филармониясе режиссеры Халисә Исмәгыйлева: “Равил Г.Камал театрының сәхнә артында, грим бүлмәләрендә үсте. Шуңа да ул гомере буе сәхнәгә тугрылыклы булды. Равил – эстраданың алыштыргысыз җырчысы иде. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтыратсаң да, ул һичкайчан “юк” дип әйтмәде. Аның репертуарында теләсә нинди чарага яраклы җыр булды. Бай һәм киң репертуары яшьләргә үрнәк булырлык дип саныйм. Равилне озату бик авыр. Барыбыз өчен дә зур югалту. Урыны оҗмахта булсын”.

Татарстанның атказанган артисты Гөлшат Имамиева: “Равил абый белән 20 елдан артык бергә эшләдек. Аның белән саубуллашу бик авыр. Без бүген затлы татар кешесен мәңгелек юлга озатабыз. Равил абый зәвыклы, көр тавышлы, сабый күңелле, кояш кебек якты йөзле кеше иде. Бик күп еллар буе гастрольләргә бергә йөрергә туры килде. Һәрвакыт эшенә җаваплы карады. Татар сәнгатенә дә бит ул яңа аранжировкалар белән килеп керде. Без аңа сокланып туймый идек. Аңа зур рәхмәтемне белдерәм”.

Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев: “Равил абый белән бертөрле репертуар башкардык. Икебездә дә баритон тавыш. Мин аның шулкадәр төгәл кеше булуына соклана идем. Һәрвакыт матур костюмнарын киеп куя иде. Аның турында “иде” дип әйтергә тел әйләнми, ул һәрвакыт безнең күңелләрдә яшәячәк. Соңгы көненә кадәр татар халкына хезмәт итте. Кайларда җырлаганын бик еш сөйли иде. Без аның ничәнче елда туганын да белмәдек, һәрвакыт яшьләр белән бергә атлады, шаярды, көлде. Әбием: “Әгәр кеше эшкә чыккан җиреннән юлда үлсә, ул җәннәт бакчасына эләгә”, - дип әйтә иде. Равил абыйның урыны җәннәттә булсын”.

Казан шәһәр филармониясе директоры урынбасары, “Казан” бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова: “Мин Равил абыйның әти-әнисен искә алыр идем. Шакир абый белән Асия апа Г.Камал театрының кояшлары булып истә калды. Мин алар белән күбрәк үстем. Ә Равил абый ул вакытта Мәскәүдә зур сәхнәләрдә чыгыш ясый иде. Шакир абыйны “театрның кояшы” дип атыйлар иде. Ул һәрбер артистны ишектән керүгә елмаеп каршы алды, хәлләрен сорашты. Равил абый да шул чалымнарны үзендә туплаган. Тумышы белән укымышлы гаиләдә үскән Асия ападан исә ул зыялылык сыйфатларын алган. Равил абый да филармониябезнең кояшы булып балкыды. Ул күз алдында сары, кызыл, зәңгәр кебек якты костюмнары белән матур булып истә калачак. Бәхил бул, Равил абый”.

Татарстанның халык артисты Равил Харисов Казанның “Курган” зиратында җирләнде. Мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын.

Эльвира ШАКИРОВА
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading