16+

“Театрның яңа бинасы - башкалабызның асылташы”

Камал театрының яңа дәверенә атладык. Бүген Галиәсгар Камал исемендәге татар Дәүләт академия театрының яңа бинасы ачылды.

“Театрның яңа бинасы - башкалабызның асылташы”

Камал театрының яңа дәверенә атладык. Бүген Галиәсгар Камал исемендәге татар Дәүләт академия театрының яңа бинасы ачылды.

Камал театрының беренче бинасы Горький урамында урнашкан иде, хәзерге вакытта анда Тинчурин театры эшләп килә. Икенче бина Татарстан урамында, ә яңа театр бинасы Һади Такташ урамында, нәкъ Кабан күле яр буенда балкып тора.

Ачылу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россиянең мәдәният министры Ольга Любимова, Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин һәм Россиянең театр эшлеклеләре берлеге рәисе Владимир Машков катнашты.

–  Барыгызны да бу матур бинада күрүемә бик шат. Илебездә катлаулы вакыт булса да, без зур максатларны тормышка ашырабыз. Икенчедән, һәрвакыт яңа театр бинасы турында сөйләштек, теләгебез зур иде. Бинаның тышкы бизәлешен сайлау буенча халыкара бәйге үткәрү һәм нәкъ шушы  бизәлешне сайлау да дөрес карар булды дип уйлыйм. Урынны да дөрес сайладык. Әлеге бинаның иҗади потенциалы, мөмкинлекләре бик зур. Төзелештә  катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Театрның яңа бинасы - башкалабызның асылташы. Ул республиканың гына түгел, ә илебезнең мәдәни үзәге булырга тиеш. Без театрга килергә әзер. Иң мөһиме - монда яшьләр булсын, - диде Рөстәм Миңнеханов.   

“Бу бинага кергәч тә, үзеңне затлы ювелир эшләнмә эчендә кебек хис итәсең”, - дип билгеләде Россиянең мәдәният министры Ольга Любимова. Чыннан да, әлеге бинаны төзү өчен барлыгы 29,2 миллиард сумнан артык акча тотылган.   

– Камал театрының ишекләре һәркем өчен ачык булсын. Кечесенә дә олысына да урын җитәрлек.  Камал театры күп куелышлар караган театраль критиклардан алып, сәнгать белән таныша башлаган яңа тамашачыларга кадәр, һәркемне көтеп кала, - диде министр.
Камал театрының яңа бинасы ачылу илкүләм дәрәҗәдәге вакыйга. 

– Мин беләм, бу театрның идеологиясе - дөньяга карата ачык булу. Ак көнчелек белән сокланып карыйм, - диде Владимир Машков. Ул, 2025 елда  “Алтын битлек” театраль премиясе яңа Камал театрында узачагын да игълан итте. Шулай итеп, барлык театраль Россия июнь аенда Татарстан башкаласында җыелачак. Сүз уңаеннан, узган елны Татарстан алты “Алтын битлек”кә лаек булды.  

Яңа театр бинасы Камал театрының тарихын дәвам итә. Тышкы яктан да яңа бина Татарстан урамындагы театрның дизайнына аваздаш. 
Бүген дә Камал театрының тарихы кабатланды. Татарстан урамындагы бина ачылышында кулланылган символик ачкыч, яңа Камал театрын да ачып җибәрде. Аны Камал театры легендасы Равил Шәрәфиев труппаның иң яшь вәкиленә тапшырды.

– Кызганыч, артист гомер буе яшь булып кала алмый. Үзегез миңа карагыз (көлә), ә театр һәрвакыт яшь булырга тиеш, шуңа күрә бу символик ачкычны труппаның иң яшь вәкиленә тапшырам, - диде.

Яңа Камал театры төзелеше 2023 елның кышында башланды. Төзелеш тәүлек буе дәвам итте, диярлек. БРИКС саммиты катнашучылары - Камал театрының беренче кунаклары булды. Ә гади тамашачылар өчен театр март аенда ачылачак дип көтелә. 
Хәерле сәгатьтә!







Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading