16+

Тимер Зиннуров турында хезмәттәшләре: «Нинди генә хәлдә калсаң да, аңа таянырга мөмкин иде»

Тамашачы күңеленә үзенең тальян моңнары белән кереп калган Татарстанның халык артисты Тимер Зиннуровның (Тимергали) 67 яшендә йөрәге тибүдән туктады. Гомеренең 40 елын театрга багышлаган артистның хезмәт юлы курчак театрында башланган була.

Тинчурин театрына килгәннән соң, ул башкарган рольләрне санап бетерерлек түгел. "Сынган беләзек"тә - Зиннур, "Әниемнең ак күлмәге"ндә - Максуд, "Гашыйклар тавы"нда - Сәет һәм башка бер-берсенә охшамаган образлары белән истә калыр ул. Аның бүген дә "Алтын көз" спектаклендә уйный торган роле калды.

Исламия Мәхмүтова:
- Тимер ул шаян да, наян да, күңелләрне күтәрә торган кеше иде. Олыларга да, кечеләргә дә игътибарлы булды ул. Әле 21нче гыйнварда гына безгә кереп: "Хәлилне сагынам, кая гармунын бир, уйныйм әле", - дигән иде. Тимер безнең гаилә дустыбыз булды.

Әнәс Галиуллин:
- Без Тимер белән бер савыттан ашап гастрольләрдә йөргән кеше. Ул театрга бик кирәкле артист иде. Әнә аяк очында гомер буе сыздырып уйнаган тальяны тора. Тимер «алтын куллы» кеше булды. Аның үзе төзи башлаган йорты калды.

Люция Галләмова:
- Без озак еллар бергә уйнадык. Тиздән узачак юбилеемда да без аның белән партнерлар булып уйнарга тиеш идек. Бу минем өчен аеруча зур югалту. Ул бик ярдәмчел кеше булды. Нинди генә хәлдә калсаң да, аңа таянырга мөмкин иде.

Сәхнәдәшләре, тамашачылары күңелендә ул озак сакланыр. Тимер Зиннуровны үзенең туган авылы - Лаеш районы Пәрәү авылына җирләделәр. Авыр туфрагы җиңел булсын...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading