16+

Тинчуринлыларның эшләп узган җәе

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры быел тәҗрибә рәвешендә җәйге ялга июнь уртасында китеп, инде июль азагында тамашачылар өчен ишекләрен ачты.

Тинчуринлыларның эшләп узган җәе

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры быел тәҗрибә рәвешендә җәйге ялга июнь уртасында китеп, инде июль азагында тамашачылар өчен ишекләрен ачты.

Мондый карар үзен тулысынча аклаган – спектакльләрне Татарстан районнарыннан килүчеләр дә, чит төбәк кунаклары да карый алган. Театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, мондый эш итү ысулын җайга салып, алга таба да куллану ягын каралачак.

Рәсми рәвештә театрның сезон ачылышы, гадәттәгечә, татар театрына нигез салучыларның берсе, күренекле драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчурин туган көнендә ачачак. Бу көнне театр, елдагыча, әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан бер төркем чаралар әзерли. Иң башта Казанның Архангел зиратындагы Кәрим Тинчурин каберенә чәчәкләр салыначак. Аннары Кәрим Тинчурин паркындагы драматург бюстына чәчәкләр куелачак. Кичен театрда тамашачыларны Ильяс Камал җитәкчелегендәге театр оркестры каршы алачак һәм Кәрим Тинчурин әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Җилкәнсезләр” спектакле уйналачак.

Сезонның беренче премьерасын исә Тинчурин театры рәсми сезон ачылышына кадәр үк тәкъдим итәргә булган. 5 сентябрьдә тамашачыларга тәүге тапкыр “Таһир-Зөһрә” спектакле күрсәтеләчәк.

-  Фәтхи Бурнашның “Таһир-Зөһрә” әсәрендә сурәтләнгән хисләрнең ихласлыгы, персонажларның конфликты минем өчен кызыклы да, актуаль дә. Шул ук вакытта алар бүгенге заман белән дә яңгыраш таба. Аерым алганда, пьеса һәр персонажны тамашачы өчен дә яңа яктан ача. Биредә аталар белән балалар арасында низаг тууга сәбәп булган яшьләрнең ихлас самими, чиста мәхәббәте сурәтләнә. Шул ук вакытта параллель рәвештә дәүләтләр арасында сәяси мөнәсәбәтләр куера, - ди Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закиров.

Фәтхи Бурнашның “Таһир-Зөһрә”се мәктәп программасына кергән әсәр булганга күрә, спектакльне дә күбрәк мәктәп балалары, яшьләр өчен яраклаштырып эшләгәннәр. Аны “Пушкин картасы” буенча да карап булачак.

Барлыгы 91нче сезонда Тинчурин театры сәхнәгә 6 яңа спектакль чыгарырга планлаштыра. Премьераларның тагын берсен – «Туган-тумача” спектаклен Илгиз Зәйниев куячак. Бу – масштаблы, труппаны җыеп тота торган әсәр. Биредә 30га якын артист катнашачак.

Театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов Рөстәм Галиуллинның Кәрим Тинчурин турындагы әсәрен сәхнәгә чыгарачак. Яңа елдан соң Сәрдәр Тагировскийдан бер спектакль көтәләр. Шулай ук Илсур Казакбаев белән сөйләшүләр бара. Ул Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган спектакль куяр дип ниятлиләр. Сезон Тимур Кулов куелышындагы спектакль белән төгәлләнер дип торалар.

Моннан тыш, 91 нче театраль сезонда Татарстанның халык артисты Миләүшә Нәҗмиева һәм Татарстанның атказанган артисты Харис Хөснетдиновның юбилейлары билгеләп үтеләчәк.

4-5    декабрьдә Тинчурин театрын Мәскәүдә көтәләр. Гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» II Республика фестиваль-конкурсы узачак. Шулай ук Тинчурин театры Великий Новгород һәм Чиләбе өлкәләрендә узачак халыкара театр фестивальләренә чакыру алган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading