16+

Төрки илләр тамашасы шәп булачак

Ноябрь ахырында Казанда «Төреквидение» (Turkvizyon) халыкара җыр бәйгесе узачак.

Төрки илләр тамашасы шәп булачак

Ноябрь ахырында Казанда «Төреквидение» (Turkvizyon) халыкара җыр бәйгесе узачак.

Беренче тапкыр әлеге бәйге 2013 елның декабрендә Төркиянең Искешәһәрендә узган иде. Быелгысына әзерлек турында оештыручыларның берсе - «Мәйдан» музыкаль каналының директоры Дамир Дәүләтшин белән сөйләштек.
- «Төреквидение»нең беренчесе узганда ук аны «Евровидение» белән чагыштырулар күп булды. Дамир әфәнде, фаразларыгыз нинди: «Төреквидение» 60 еллык тарихы булган «Евровидение» дәрәҗәсенә җитәрме?
- «Төреквидение» бәйгесе әле яңа шытып кына чыкты. Аны «Евровидение» күчермәсе дип уйлаучылар ялгыша. Ул - төрки илләрнең уртак проекты, анда милли кыйммәтләр күтәрелә. Икенче ел гына уздырылса да, зур темплар белән үсә. Бездә республика, Россия күләмендә фестивальләр күп. Ә менә бөтен төрки милләтләрне берләштергәне беренче генә әле.
- Казанда тамашачыны нәрсә белән шаккатырырга уйлыйсыз?
- Матур тамаша белән. Дөньякүләм җыр конкурсын югары дәрәҗәдә оештыру өчен Мәскәүдән дә белгечләр чакырылды. Бәйгене танылган режиссер Лина Арифуллина куя. Матур декорацияләр, көтелмәгән сюрпризлар... Тамашаны туры эфирда карап булачак.
- Узган елгы җиңүче Фәрит Гасанов чыгышы кайсы ягы белән көчле иде дип саныйсыз?
- Әзәрбайҗан иленең «Евровидение» бәйгесендә катнашу тәҗрибәсе дә бар. Бик әзерлекле номер иде ул. Быел «Евровидение - 2011»дә җиңү яулаган Илдар (Эльдар) Гасыймов та жюри әгъзасы буларак катнашачак. Безнең Айдар Сөләймановның да җиңәргә бөтен мөмкинлеге бар дип уйлыйм. Сайлап алу турында ук номеры көчле иде.
- Айдарның номеры шулкадәр идеаль иде, аның хәтта җиңәсе алдан билгеле булган дигән имеш-мимешләр дә йөрде...
- Юк, алдан билгеле булмады. Егет үзе тырышты. Сайлап алу турында үзегез дә күргәнсездер инде, аның номеры башкалардан бер башка өстенрәк иде. «Дорога из города» бию төркеме дә чыгышны тулыландырды.
- Татарстан бәйгедә узган ел да катнашты. Җиңү яулый алмавыбыз нәрсәгә бәйле? Кайда хата китте?
- Җиңү яуламау хата җибәрү дигән сүз түгел. Алинә Шәрибҗанова, чыннан да, барысын да көчле тавышы белән шаккатырды. Аның чыгышын бәяләүдә төрле сәяси факторлар роль уйнады инде. Быел андый әйберләр булмастыр дип ышанам. Җиңүгә генә кайтарып калдыру кирәкми, әлеге конкурс ярдәмендә без башкаларның үсеш юлларын күзәтәбез, үзебезгә дә иҗат тәҗрибәсен туплыйбыз./
- Тамашаны алып баручыларга аерым таләпләр куеламы?
- Хәзерге вакытта алып баручылар кастинг уза. Аларны да режиссер үзе билгели. Татар, урыс, төрек телләрендә чиста сөйләшүче өч алып баручы булачак. Аларның йөз-кыяфәте дә, тавышы да матур булырга тиеш.
Исегезгә төшерик, «Төреквидение - 2014» халыкара җыр бәйгесенең ярымфиналы - 19 ноябрьдә, ә финалы 21 ноябрьдә Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading