16+

«Туфан – Туфан инде ул»

Татарстанның халык язучысы, танылган драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин турында шундый исемдәге яңа документаль фильм төшергәннәр. ТР Дәүләт Советында журналистлар әлеге фильмны беренчеләрдән булып карады.

«Туфан – Туфан инде ул»

Татарстанның халык язучысы, танылган драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин турында шундый исемдәге яңа документаль фильм төшергәннәр. ТР Дәүләт Советында журналистлар әлеге фильмны беренчеләрдән булып карады.

ТР Дәүләт Советында әле тәүге тапкыр гына үткәрелгән шундый үзенчәлекле матбугат конференциясендә фильмның сценарий авторы - ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, күренекле әдип Разил Вәлиев һәм аның режиссеры - ТР Кинематография берлеге рәисе Илдар Матуров катнаштылар. «Бу фильм яңалык та булып торыр, икенче яктан монда таныш булган бик күп нәрсәләр дә күрсәтелер», - диде Разил Вәлиев, фильмны карый башлаганчы. Илдар Матуров әйткәнчә, ул Т.Миңнуллин турындагы «Без бит авыл малае» дигән беренче фильмны моннан 20 ел элек төшергән булган. «Бу вакыттан соң инде күп нәрсәләр үзгәрде, әмма Туфан Туфан булып калды», - дип белгеләп үтте ул.
Фильм ТР Мәдәният министрлыгы заказы буенча төшерелгән. Туфан Миңнуллинны барыбыз да депутат, язучы һәм драматург буларак белә һәм ярата. Ярты сәгатькә якын барган фильмда Туфан Миңнуллинның иҗаты, тормышы турында да, яшьлеге һәм соңгы еллары турында да кызыклы мәгълүматлар бар. Шушы картинада аның депутат буларак кискен чыгышларын да тыңлап үтәргә була.
Фильмда республикабызның җитәкчеләре дә - ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һ.б. Туфан Миңнуллин турында үз сүзләрен әйтәләр, хатирәләре белән уртаклашалар. Фильм бик кызыклы да, җылы да, шул ук вакытта моңсу да.
Аның премьерасы 24 апрель көнне «Мир» кинотеатрында 16.00 сәгатьтә күрсәтеләчәк, керү ирекле. Май аенда «Туфан - Туфан инде ул» фильмын Кама Тамагында карый алачаклар. Аны шулай ук Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт, Минзәлә һ.б. район һәм шәһәрләрдә күрсәтү дә планлаштырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading