16+

Туганын эзләп Владивостокка киткән танылган шагыйрә вафат булган

Әҗәленең кайда җиткәнен берәү дә белми. Менә Фәридә Рәсүлева да Яңа ел алдыннан туганнарын эзләп, Ерак Көнчыгышка кадәр барып чыга. Артем шәһәрендәге хастаханәдә 6 гыйнвар көнне вафат була.

Туганын эзләп Владивостокка киткән танылган шагыйрә вафат булган

Әҗәленең кайда җиткәнен берәү дә белми. Менә Фәридә Рәсүлева да Яңа ел алдыннан туганнарын эзләп, Ерак Көнчыгышка кадәр барып чыга. Артем шәһәрендәге хастаханәдә 6 гыйнвар көнне вафат була.

Сумкасында ике китабы да була. Үлемгә тәмам ияләшеп беттек инде без. Соңгы араларда югалтулар бик күп булды шул. "Урыны җәннәттә булсын!" - дибез дә, белгән догабызны пышылдап куябыз. Монда да шулай гына эшләгән булыр идек тә. Ләкин...туган яктан еракларда, чит җирләрдә вафат булган милләттәшебезне соңгы юлга  озату мәсьәләсе кабыргасы белән килеп басты. Чын мәгънәсендә дөнья читендә  вафат булган  шагыйрә, китаплар авторы, 1991 елдан бирле Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фәридә ханымны үзебезчә, мөселманча җирләргә кирәк дигән фикер белән барысы да килешсә дә, бу бит җиңел эш түгел. Аны да барыбыз да аңлый. Ярый әле, танылган язучы милләтпәрвәр Фәүзия ханым Бәйрәмова  бу эшнең башында торып, (ул бу хәбәрне беренче булып белгән) Бөтендөнья Татар конгрессы җитәкчеләре, Татарстан Язучылар берлеге рәисе белән дә киңәшләшкән. Самолет яллап җәсәден Казанга кайтару шактый кыйммәт һәм мәшәкатьле эш, билгеле.

Ләкин "һәр милләттәшебез туган туфрагында җирләнергә, соңгы йорты Ватанында булырга тиеш!"дигән фикер дә яңгырады. Инде якты дөньяда бер  кадерле кешесе дә калмаган Фәридә ханымны акча җыеп булса да, кайтарып, үзебездә үзебезчә күмик дигәннәр дә булды. Атаклы җырлар авторы, шагыйрь Рамил Чурагуловның туганы Таһир Ибашев шул якларда яши һәм Владивосток татарлары җитәкчесе икән. Әле тагын ул Приморье крае депутаты да. Фәридә ханымның читтә вафат булуы бик күп мәсьәләләрне күтәреп чыгарды. Владивостокта,  мәчеттә таҗиклар акчаны күп сорарга мөмкин икән бит әле.

Ул чагында Находкага алып барып җирләрләр дип тә уйлаштылар. "Анда да татар зираты һәм мулла абыстайлары бар",-диде ул якларны бик яхшы белүче һәм  андагы татарлар арасында үз кеше булган Фәүзия Бәйрәмова. Бераздан  ул яклардан тагын бер күңелне җылытырлык хәбәр килде. Фәридә ханымның җәсәде  өлкәнең Артем шәһәре мөселман зиратына күмеләчәк. Җаваплы кеше дә билгеле. Ул каланың татар-башкорт оешмасы җәмгыяте җитәкчесе Фәния Хисамова. Ләкин ара ераклыгы гына түгел, вакыт аермасы да зур булганга, әле алардан бу изге эшне төгәлләү турында хәбәр килмәде.

Ул арада "Аны мөселман зиратына җирләргә кирәкме икән? Ул бит Исламнан китеп, әллә христиан. әллә католик динен алган..."-  диделәр аны яхшы белүчеләр, өенә барып йөрүчеләр,  анда иконалар күрүчеләр.

Монысына ачыклыкны Башкортстандагы каләмдәшебез төбәк тарихын өйрәнүче милләттәшебез  Исламия Латыйпова  кертте. Аның белән элемтәдә торганга  ул да бу хәбәрне ишетеп борчылып миңа шалтыратты. Фәридә Рәсүлева Казаннан Троицкига туганнарын эзләп юлга кузгалган булган. Сәламәтлеге бик үк әйбәт булмаган инде аның, яше дә бар-җитмешне узган. Ниндидер ярдәм дә көткән булгандыр, күрәсең. Ләкин аны тапмагач, тагын да ераккарак юлга,Артем шәһәренә үк китеп  барган. Анда аның абыйсы (Шамил диделәр, бугай) яшәргә тиеш, ди. 

Тик туганлык элемтәләре өзелгән. Шуларны ялгамакчы булгандыр инде мәрхүмәкәй, диде Исламия ханым. Һәм диннән китүенең сәбәбенә дә ачыклык кертте.  Фәридә  Рәсүлева  язучы  Атилла Расихның кызы, Тукайның гыйшкы Зәйтүнәнең оныгы. Аның бабасы да мулла булган. Сугыштан соңгы еллардагы  репрессия вакытында  кызын һәм үзен эзәрлекләүләрдән саклар өчен, шушы тайгак һәм бер дә дөрес булмаган юлга баскан да инде ул шагыйрә-ана. Әйдә, гаепләү дә, хөкем чыгару да безнең эш түгел. Аллаһ каршында  үз  гамәлләре өчен һәркем үзе җавап бирә.

Бу борчулы кайгылы һәм шактый мәшәкатьле хәл күңелләрне сөендереп, өмет уты да кабызды бит әле! Татар кайда гына яшәмәсен, хәтта җир читендә дә, тересен дә, хәтта  үлесен дә ярдәменнән ташламый. "Менә шундый вакытларда урыннарда татар оешмалары бик кирәк тә инде ул. Читтәге татарга менә шундый вакыйгаларга карап бәя бирәләр башка халыклар, - дип сөенече белән уртаклашты  Фәүзия ханым Бәйрәмова. Әйе, йөзне кызартканы юк милләтемнең. Бергә бердәм булганда  киләчәге дә шундый якты, өметле булыр, иншалла!

 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кем соң ул, ичмасам фотосын куярга иде!? Минем ишеткәнем дә булмады ?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Татарның тагын бер якты йолдызы, күпләргә үрнәк булырдай татар кызы бакыйлыкка күчкән.Урыны оҗмах түрендә булсын.Әмин.

      Мөһим

      loading
      2
      X