«Урмай моңы» фестивале белән озак еллар дан тоткан әлеге авылда кабат яңа төр чара пәйда булды. Чуашстан Республикасының Урмай авылында, милләтпәрвәр шәхес Фәрит Гибатдинов тырышлыгы белән, быел «Урмай-Зәлидә» дигән Халыкара фестиваль уздырыла башлый. Аны үткәрүдә Чуашстан Республикасының милли-мәдәни үзәге, Урмай җирле үзидарәсе ярдәм итә. Әлеге чараны оештыру Татарстан Республикасының Мәдәният...
«Урмай моңы» фестивале белән озак еллар дан тоткан әлеге авылда кабат яңа төр чара пәйда булды. Чуашстан Республикасының Урмай авылында, милләтпәрвәр шәхес Фәрит Гибатдинов тырышлыгы белән, быел «Урмай-Зәлидә» дигән Халыкара фестиваль уздырыла башлый. Аны үткәрүдә Чуашстан Республикасының милли-мәдәни үзәге, Урмай җирле үзидарәсе ярдәм итә. Әлеге чараны оештыру Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Чуашстан Республикасының Милли һәм архив эшләре министрлыгы тарафыннан да яклау тапты.
Фестиваль 8 июньдә ачыла. Кунаклар икенче көнне биредә Сабан туе бәйрәмен дә карый алачак. Анда милләттәшләребез яшәгән төрле илләрдән һәм Россия төбәкләреннән коллективлар чакырулы. Биредә фольклор ансамбльләре белән бергә, аерым башкаручылар да үзләрен сыный алачак. Сәхнәдә тамашачыга иң күркәм йолаларның берсе булган Аулак өй күренешләре дә тәкъдим ителәчәк. Төрки халыкларның кул эшләрен дә әлеге фестивальдә күрергә мөмкин булачак. Катнашучыларны уен коралларын эшләү тәртибе белән дә таныштырырга җыеналар.
Фестивальдә 15тән алып 35 яшькәчә җырчылар һәм биючеләр катнаша. Әлеге чара Чабаксар шәһәрендә ачыла һәм Урмай авылында дәвам итә. Йомгаклау концерты исә 10 июньдә Казанда - К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар